Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Табигый газ – һәр йортка
11.08.2021

Табигый газ – һәр йортка

Яз көне Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» фракциясенең газ кертелгән торак пунктларда йорт участокларына кадәр бушлай газлаштыру эшләрен башкару инициативасын хуплап, тиз арада бу эшне башларга йөкләмә бирде.

“Кайбер авыл урамнарының бер ягына газ кертелгән булса, икенче ягында яшәүчеләр бу уңай­лыклардан файдалана алмый. Күп кенә йортлар газ торбаларыннан ерак та урнашмаган, ләкин йорт территориясенә газ килеп җитмәгән. Менә шундый торак пунктларны газлаштырып бетерү гадел булыр иде. Россия Президенты йөкләмәсен үтәү — 2022 елның ахырына иле күләмендә 4 миллионга якын йорт участокларына кадәр бушлай газ уздыру дигән сүз. Ә йортның үзенә кадәр газ кертү эшләре чыгымнарын хуҗалар үз өстенә алырга тиеш. Россиянең күп кенә регионнары матди хәлләре начар булган гражданнарга ярдәм итү чараларын да билгеләде. “Газпром” белгечләре бәяләве буенча, йорт эченә кадәр газ кертү өчен җиһазларның уртача бәясе 80-100 мең сум тирәсе. Бу бәя һәр төбәктә дә шул тирә булырга тиеш. Агымдагы елның 21 апреленнән соң йорт­ларына газүткәргечне үз хисабына кертүче кайбер категория гражданнар дәүләттән компенсация алуга дәгъва итә алачак”, — ди Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары һәм “Бердәм Россия” партиясенең генераль советы сәркатибе Андрей Турчак.
Удмуртиядә дә Хөкүмәт яр­дәм күрсәтәчәк категорияләр билгеләнде. Аларга күпбалалы гаиләләр, инвалид балалар тәр­бияләүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары керә.
Республикада йортларны ин­вентаризацияләү нәтиҗәләре буенча, 770 торак пункт һәм 107 414 йорт әлеге газлаштыру программасына эләгә.

12 июльдән халыктан гаризалар кабул итү башланган иде. Гаризаны “Газпром газораспреде­ле­ние Ижевск” оешмасына, му­ни­ципаль берәмлекләрнең ха­ки­миятләренә һәм күпфунк­ция­ле үзәкләргә барып язарга була. Бүгенге көндә мондый 301 пункт эшли. Моннан тыш, Удмуртия халкының өйдән чыкмыйча гына гариза җибәрү мөмкинлеге дә бар: https://connectgas.ru/ газлаштыру операторының рәсми порталында. Барлык сораулар буенча кайнар линия телефоны да эшли: 8(800)301-84-44.

Газлаштыруның төп шартлары: Гариза бирүче – милегендә йорты яки җире булган физик зат булырга тиеш; Гариза бирү өчен кирәкле документлар: паспорт, ИНН, СНИЛС, йорт һәм җиргә милек хокукы өчен документлар; Газ кертелү эшмәкәрлек белән бәйле булмаган шәхси һәм йорт ихтыяҗлары өчен генә каралган; Газүткәргечнең озынлыгы буенча чикләүләр юк; Торак пункт яннарында урнашкан бакчаларны газ белән тәэмин итүче торбалар гомуми файдалану чикләренә кадәр генә сузыла.

Оператив мәгълүматларга караганда, республиканың 320 торак пунктыннан 6059 гариза кил­гән инде. Алнаш районы рес­­публиканың иң газлашкан райо­ны булуга да карамастан, гариза бирүче районнар арасында беренче урында. Ә Завьялово районы үсеш юлында булса да, газлаштыруга гариза бирергә ашыкмый. Хәзер төп бурыч – газлаш­тырып бетерүнең графигын төзү. Ул 1 сентябрьгә кадәр Россия Федерациясе Хөкү­мәте каршындагы аналитик үзәктә расланырга тиеш.

Газ кертелгән торак пунктларда газлаштыруны тәмамлаудан тыш, «Газпром» якындагы биш елда республика авыллары арасында 581 км газүткәргеч төзиячәк, республиканың 12 районындагы 8600 гә якын йортны газ белән тәэмин итү өчен шартлар тудырылачак.
Тизләтелгән газлаштыру прог­раммасының уңайлыкларын бе­рен­челәрдән булып Игра районы халкы тойды. Чөнки 2017 елда Игра районы иң начар газлаштырылган район иде. Соңгы 4 ел эчендә республика җитәкчелеге һәм “Газпром” оешмасы хәлне яхшырту өстендә күп тырыштылар. Бүгенге көндә Игра районының якынча 50%ы газлаштырылган. 20 ел физкультура укытучысы булып эшләгән Татьяна Козырева йортына да беренчеләрдән булып табигый газ килде.
Агымдагы елның июль аена Игра районында авыллар арасында 48 км озынлыктагы газүткәргеч төзелешен тәмамладылар. Аның нәтиҗәсе – 13 авылның 896 йортына, мәктәп һәм балалар бакчалары котельныйларына газ кертү мөмкинлеге барлыкка килде. 2021 ел ахырына кадәр Игра-Менил поселоклары арасында газүткәргеч кулланылышка тапшырылачак. Ул Факел, Нагорный, Лучик авыллары аша да үтәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 281 торак пунктка газ кертүдә техник мөмкинлекләр туачак.