Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Табигать шаяруы
27.07.2012

Табигать шаяруы

Бәрәкәтле ай булсын!

Бәрәкәтле ай булсын!

Узган атнада Удмуртия территориясенә яшенле-яңгырлы давыл килеп, күп кенә торак пунктларына зыян салды.

Стихиянең иң көчлесе Кече Пурга һәм Глазов районнарына туры килде. 10 торак пункты аеруча зарар күрде. Әлеге районнарда 74 йортның түбәсенә зыян килгән, электр утлары сүнгән, Глазовта дистәләгән машинага агач авып, танымаслык хәлгә әйләнгән. Урамнарда агачларның сынуын, түбәләрнең кубуын Глазовта яшәүчеләр бер куркыныч фильмнан өзек кебек искә алалар. «Республикада давылдан соң төзекләндерү эшләренә 900дән артык кеше һәм 200 данә техника алынып, бүгенге көндә учреждениеләрне сафка бастырып киләләр», — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.