Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Табигать гаепле түгел
19.01.2017

Табигать гаепле түгел

Күптән мондый кыш күргән юк иде. Быел кыш кышка ошады — кары да явып тора, салкыны да җитәрлек. Мондый кыш кемдер өчен шатлык булса, шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгына зур сынау булып тора.
Шушы көннәрдә Красногеройская, Воровский урамнарында яшәүчеләр җылысыз калдылар. Нишлисең, җәен җитешмәгәч, кышкы салкыннарда алыштырырга туры килә инде җылылык торбаларын. Бушлай яуган кар да шактый кыйммәткә төшә торак-коммуналь хуҗалыкка. 8 гыйнвар көнне кар авырлыгыннан Ижауда дүрт катлы йортның түбәсе ишелеп төште. Ярый әле кеше гомерләре өзелмәде, ә түбәне якын арада ябарга вәгъдә итте җаваплы оешмалар. Шәһәр урамнарында йөрү җәяүлеләр өчен бер җәзага әйләнде, дисәк, һич арттыру булмас. Чөнки сукмаклар калмады, ә кар “боткасы” астындагы боз тагын да мәкерлерәк. Ялгышрак бассаң, егылып имгәнүеңне көт тә тор. Хәер, автомобильчеләр дә шатлана алмый. Юллар тараю сәбәпле, “бөке”ләр дә артты.
15 гыйнвар көнне “Удмуртия авто­мобильчеләре» иҗтимагый оешмасының вәкилләре Ижауның Петров һәм 40 лет Победы урамнары буенча йөреп, юлларның торышын тикшереп чыктылар. “Максатыбыз юлларның ничә метрга тараюын белү һәм шул рәвешле шәһәр хакимиятенең игътибарын җәлеп итү. Вакытында чис­тармау сәбәпле, шәһәрдәге 3 полосалы юлларның күпчелеге — 2, кайберләре хәтта бер полосалыга калды. Петров урамы 3 метрга тарайган. Ә норма буенча тараю ярты метрдан арт­маска тиеш”, — диләр алар. Активистлар үзләренең тикшерү нәтиҗәләрен “Вконтакте” социаль төркеменә куйганнан соң, шәһәр хакимияте Петров урамын тиз арада кардан арындырып та куя. Оешма вәкилләре 40 лет Победы урамында “Италмас” сәүдә-күңел ачу үзәге каршындагы юлны да тикшерәләр. Биредә хәл тагын да начаррак булып чыга — тараю 3 метр ярымнан артып китә. “Моның сәбәбе — шәһәр хакимиятенең эшне начар оештыруында. Шәһәр урамнарын бер оешма гына чистарта. Җитмәсә, шәһәр хакимиятенең алар алдында зур бурычы бар. Ә 2016 ел өчен аларга 2017 ел ахырында гына түләячәкләр”, — ди оешманың активисты Александр Сушко.
Менә шундый инде без, кешеләр, бигрәк көйсез. Артык салкын да ярамый, җылыдан да туя башлыйбыз. Узган ел кар аз дип зарлансак, быел аның артык күп булуыннан канәгать түгел. Югыйсә, шөкер итәсе бит. Алла боерса, уңыш мулдан булыр, корылык куркынычы янамас. Ә җитәкчелекнең, торак-коммуналь хуҗалыкның чын кышка әзер булмавына табигать гаепле түгел инде, җәмәгать. Әнә Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәмгә килеп, юлларны, ишек алларын кардан чистартырга теләге булган кешеләргә көрәкләр өләшеп чыкканнар, дип сөйлиләр. Без дә “Удмуртия автомобильчеләре» үрнәгендә шәһәр урамнарында, юлларда тәртип урнаштыруга өлеш кертә алабыз: кем кулына көрәк тотып, кемдер телефон аша шалтыратып.
Юллар көрәлмәгән дип, кемгә зарланырга соң? 072 (998-072) — диспетчер хезмәте; 78-72-78 — юл хуҗалыгы хезмәте; 41-41-12, 41-43-11 — муниципаль милиция хезмәте. Шулай ук Ижау шәһәр сайтында “Сделаем Ижевск лучше” сервисында шикаятегезне язып калдыра аласыз.

Рәмзия Габбасова.