Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Табигать безне кичермәс
4.06.2015

Табигать безне кичермәс

Шәһәрдә йөргәндә һәркемнең игътибар иткәне бардыр: теләсә кайда тәмәке төпчекләре, пластик шешәләр, сигарет каплары, кирәкмәс вак-төяк кәгазьләр аунап ята. Бездә бу — гадәти күренеш. Алар күктән төшми — без ташлыйбыз. Ләкин шуны таныйсыбыз килми, кемнедер гаепләргә тырышабыз. “Менә Чаллыдагы, Казандагы чисталыкка ис китәрлек. Ә чит илләрдә хәтта асфальтны да шампунь белән юалар икән”, — дип зарланабыз. Тирә-якны чиста тоту өчен үзебездән нинди өлеш кертәбез соң? Шунды чишмәсенә бара торган юлда, елга буенда пакет-пакет чүп ташлап китүчеләрнең куллары ничек күтәрелә икән? Юкса, бирегә чиста су эзләп килүчеләрнең эше бит бу. Кайбер урамнарда, тукталышларда да көннән-көн үсүче чүп тауларын күреп җан әрни. 31 майда “Ижау дайверлары” төркеме башкала халкының яратып су коена торган Селычка ком карьерында хасил булган сулык төбен чистартып, 130 кг чүп-чар җыйганнар! Ә бит табигать безнең тарафтан үзенә каршы оештырылган мондый вәхшилекне кичерә алмый, ул безнең шапшаклыкны үзебезгә үк “кайтарып” бирә. Галимнәр моннан берничә ел элек эчә торган чиста суны кибеттән сатып алырга туры киләчәк, дип сөйләгәндә, беркемнең дә ышанасы килмәгән иде. Инде бүген Ижау буасыннан алына торган суны, бигрәк тә җәй көннәрендә, эчеп булмый. Ә буаны пычратуны дәвам итәбез. Моңа заводлар да, яр буенда ял итүчеләр дә, яр буендагы торак пункт­ларда яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр. Шулай үзебез утырган ботакны үзебез чабабыз. Әйдәгез, әйләнә-тирәбезгә күз салып, “Хәлне уңай якка үзгәртү өчен мин үземнән нинди өлеш кертә алам?” — дигән сорауны бирик әле.
Ел саен шәһәр уздыра торган “Ижау-чәчәк атучы шәһәр” дигән конкурста да катнашып, әйләнә-тирәбезне үзгәртә алабыз. Конкурс шартлары белән шәһәр сайтында танышырга мөмкин. Чис­талык чистарткан урында түгел, ә чүпләмәгән җирдә булуын онытмыйк.

Рәмзия Габбасова.