Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сөт җитештерүчеләр… «әчи»
4.06.2014

Сөт җитештерүчеләр… «әчи»

Психологлар инде күптән ачкан бер хакыйкать бар: әгәр халык үзенең кимчелекләрен күреп, аннан көләргә сәләтле икән, бу халыкның психикасы сәламәт, имеш. Бер яктан караганда, Россия халкының психикасы сәламәт, дип уйларга тулы нигез бар. Без үзебезнең кимчелекләребезне яхшы күрәбез һәм аннан көлә дә беләбез. Алар турында көлкеле мәзәкләр дә уйлап чыгарабыз хәтта. “Элек сабаннар агач иде, ашаган калач иде. Хәзер сабаннар тимер, … кимер”, — диелә шуларның берсендә. Бәлки бу усал мәзәк кемгәдер урынсыз булып тоелыр. Ни дисәң дә илдә, иншаллаһ, муллык. Кибетләрдә җаның ни теләсә, шул азыкны сатып алып була. Әйе, бүген кибет киштәләре азык күплектән сыгылып торалар. Бу очракта уйлый, фикерли белгән кешене бик гади сораулар кызыксындыра. Бу продуктларның сыйфаты нинди, кеше сәламәтлегенә файдалымы, кайда эшләп чыгарылганнар? Иртәгә дә бүгенге кебек муллык булырмы, кибеттән азык-төлек югалмасмы һәм аларның хакы нинди булыр?

Мондый авыр сораулар безнең ата-бабаларыбызны 100 ел элек тә борчыган. Йөз ел элек Россия азык-төлек җитештерү һәм аларны чит илләргә чыгару буенча дөнья күләмендә беренче урында торган. Россиядә җитештерелгән майның тәмле булуы турында Европада легендалар йөргән. Ә бит сабаннар агач булган…
Әйдәгез, боларга бераз ачык­лык кертер өчен Россия статис­тика идарәсенең 2014 елның 1 мартына әзерләп бастырган мәгълүматларына игътибар итик. Илдә сыерлар саны (шәхси хуҗалыкларны исәпләмичә) 3 млн 485 мең икән, ә 2013 елда 3 млн 596 мең булган, димәк, аларның саны 3,1%ка кимегән. Савып алган сөт күләме 2014 елның 1 мартына 2 млн 136 мең тонна булган, ә 2013 шул вакытына 2 млн 143 мең тонна, димәк, 0,3%ка кимегән. Кефир җитештерү (157 000т — 15300т) 22% арткан, сөт өсте җитештерү (88000т — 87000т) 2%ка арткан. Сыр җитештерү (65000т — 57000т) 14,3%ка, май җитештерү (33000т — 30000т) 9,5%ка, сөт порошогы җитештерү (16000т — 10000т) 51%ка арткан, ә балалар өчен сөт порошогы җитештерү (700т — 1200т) 40%ка кимегән.
Бу саннар сөт сәнәгатен азрак күз алдына китерергә ярдәм итә, ләкин берәүне дә шатландырмыйлар. Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге (Национальный союз производителей молока) ( шундый оешма да бар икән!) идарәсе рәисе Андрей Даниленко әйтүенчә, Россия сөт продуктларын чит илләрдән кертүче төп илләрнең берсенә әверелгән икән. Әгәр Россиянең дөньяда иң күп сөрү җирләре булуын һәм су чыганагын исәпкә алсаң, моны хурлык дигән сүз белән генә аңлатырга була. Ә сөт продуктларын башка илләргә иң күп сатучы ил Яңа Зеландия икән! Географик картада аны Россия белән чагыштырсаң, ул бер кечкенә нокта кебек кенә. Халык юкка гына тырышкан табар — ташка кадак кагар, дип әйтмәгән шул. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең Удмуртия респуб­ликасы сөт җитештерү буенча Россиядә алдынгылар рәтендә. Республика җитештергән сөт продуктлары аның үз ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмый, ә башка төбәкләргә чыгарырга да җитәрлек.
Ә менә бу проблема авыл хезмәтчәннәре өчен иң авырларның берсе. Чөнки теләсә кайсы төбәктә азык-төлек базарлары инде күптән бүленеп беткән һәм алар үз юнәлешләрендә эшләүче олигархлар һәм җинаятьчел төркемнәр кулында, диләр. Кабул ителгән законнар нигезендә яшәүче илләрдә тәртипсезлеккә чикне тиз куярлар иде, ләкин Россия андый ил түгел шул…
Сөт ризыкларын Россиядә иң зур күләмдә сатучы ил Белоруссия икән. Андрей Даниленко әйтүенчә, моның сәбәбе Белоруссиядә сөтнең үз-кыйммәте (себестоимость) түбән булуда. Дәүләт авыл хуҗалыгына зур суммаларда дотация бирә ала. Фермалар төзергә төзелеш материалларын дәүләт түбән хак­лар белән бирә икән. Россиядә сөтчелек фермаларына газ һәм электр энергиясе бирү өчен ничә түрәгә күпме ришвәт бирергә кирәклекне фермалар үзләре генә беләләр. Ә белоруссиядә ришвәтчелекнең тамырын корыткан президент Александр Лукошенко. Авыл хезмәтчәннәренә сөт сәнәгатен үстерү өчен кредитлар да түбән процентлар белән генә (инфляция күләменнән түбәнрәк) бирелә икән.
Белоруссия крестьяннары Россиянең сөт базарына үтеп керү өчен продукцияләренең хакын махсус рәвештә төшерәләр икән. Ләкин Россия сатып алучылары өчен моннан бернинди дә файда юк. Чөнки Россиянең сәүдә олигархлары кибетләрдә Белоруссия сөтенең хакын күтәреп аны илдәге сөт хакына тигезлиләр һәм үз кесәләрен тулыландыралар. Тагын бер тискәре фактор: ул Россиянең ВТО (всемирная торговая организация) әгъзасы булуы. Европа илләрендә (шул исәптән, Балтыйк буенда) арзан сөт җитештерелә, ә без аны үз базарыбызга кертүне тыя алмыйбыз (ВТОның кагыйдәсе шундый).
Кыскасы, бөтен авырлык, кысулар, изүләр, кимсетүләр Россия авыл хезмәтчәннәре җилкәсенә төшә. Бездә сөтнең үзкыйммәте югары, дәүләт ярдәм итми, ришвәтчелек, эреле-вак­лы түрәләр кысуы сөт сәнәгатен файдасыз итә. Күп фермерлар үз эшләрен ташлыйлар, яшьләр авылдан китәләр. Илне сөт белән тәэмин итү өчен бөтен ышаныч — аны читтән кертү. Ә бу инде үз илеңнең авыл хуҗалыгы тамырына балта чабу дигән сүз. Әгәр Россия 2012 елда читтән 9 млн тонна сөт керткән булса, 2013 елда бу сан 11 млн тоннага җитә. Шуның яртысы Белоруссиянеке, ә калганы башка илләрнеке.
Сөт продукциясе, икмәктән кала — икенче урында. Берен­чедән, ул сәламәтлек өчен кирәк, икенчедән, ул халыкның күп гасырлардан килгән традицион тук­лану продукты. Сөткә тагын да бәяләр арту (ә 2013 елда сөткә хак 30% артты) халыкның ризасызлыгын арттырачагына шик юк.
Белоруссия белгечләре әйтүенчә, анда сөт җитештерүне башка арттыра алмыйлар. Чөнки сөтне Белоруссиядән Хабаровскига кадәр алып барып булмый — сөт ул әчи торган продукт. Шуңа күрә бу авыр мәсьәләнең чишелеше бары тик Россиянең үзенең сөт сәнәгатен заманча югарылыкка күтәрү, аңа зур финанс һәм техник ярдәм күрсәтү, илнең сөт мәсьәләсендә чит илләрдән бәйлелеген бетерү. Премьер-министр Дмитрий Медведев бу эшнең әһәмиятен аңлап, 2013 елда ук тиешле министрлыкларга күрсәтмәләр (Авыл хуҗалыгы, икътисад үсеше, финанс министр­лыгы) биргән була. Ләкин ил яшәеше өчен мөһим булган документлар әле дә әзерләнмәгән икән. Ә Мәскәү түрәләре әзерли торган законнарда төп юнәлеш шундый икән: дәүләттән сөт сәнәгате өчен күп акча сорамас­ка, сыерлар санын арттырырга, яңа эш урыннарын арттырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә…
Хәзерге заман икътисадының төп кагыйдәләренең берсе — “Әгәр кайсы да булса эштә уңышка ирешергә теләсәң, беренче чиратта, анда финанслауны арттырырга кирәк. Әгәр үзәк түрәләре сөт җитештерүне буш сүзләр белән генә арттырырга теләсәләр, бу авантюраның сөт сәнәгатен әчетү куркынычы бар, диләр сөт җитештерүчеләрнең милли берлегендә. Украина вакыйгаларын сәбәп итеп, Көнбатыш илләре Россиягә каршы төрле өлкәләрдә санкцияләр кулланырга телиләр. Әгәр алар сөт продуктлары йөртүне тыйсалар нәрсә булыр? Бу сорауга җавап юк.
Югарыда әйтелгән Росстат мәгълүматларына караганда, илдә сөт җитештерү кими, ә сөт азыклары сату арта бара. Бу бик җиңел аңлатыла: елдан елга сөт порошогы (сухое молоко) һ.б. коры сөт продуктларын чит илләрдән сатып алу арта. Уңайлы бит: порошок ул табигый сөт түгел — ул әчеми. Ә коры продуктлардан ясалган сөт сәламәтлеккә файдалымы? Бу сорауга да җавап юк.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре