Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сөт калыр, Ватан китәр!
27.06.2018

Сөт калыр, Ватан китәр!

Бу сүзләрне Дәрдемәнд язып калдырган. Укучыларымда милли үзаң, милли хисләр тәрбияләү өчен мин XX йөз башы татар әдипләренә, аларның иҗатларына мөрәҗәгать итәм. Алар үзләренең эшләре, яшәешләре белән дә миңа яхшы үрнәк булып торалар. Менә бик күренекле, һәр балага таныш өч язучыны гына алып карыйк. Болар — Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый һәм Дәрдемәнд. Бу өч язучы фикердәшләр, берсенең фикерен икенчесе күтәреп алып, аны дәвам итүчеләр һәм бүгенге яшь буынга зур мирас калдыручылар. Гаяз Исхакый белән Габдулла Тукайга күрешеп сөйләшү, бер-берсенә җылы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр белдерү насыйп булмаган. Ләкин алар уртак идеягә хезмәт иткәннәр. Гаяз Исхакыйның Тукайга багышлап язган мәкаләләренең саны бер дистәгә җыела. Ул Тукайны олуг шагыйрь дип таныган, гел аның турында уңай фикерләр әйткән. Тукайны халык шагыйре, милли шагыйрь дип бәяләгән. Гаяз Исхакыйның “Шагыйрь Габдулла Тукай”, “Тукай мәхәббәте”, “Милли фаҗига”, “Тукай мәрхүм” мәкаләләрен санап үтәргә мөмкин.
Гаяз Исхакый шагыйрьнең мил­ләт язмышында тоткан урынын, халыкчанлыгын, бөеклеген үтемле һәм калку итеп күрсәтүгә ирешә. Тукайны, затлы таш алмазга тиңләп, та­бигатьнең татар халкына бүләге, ди.
Тукай шәкерт чагыннан ук Исхакыйның әсәрләрен яратып укый. Шагыйрь шәхесен, аның дөньяга карашларын формалаштыруда Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның йогынтысы зур булган. Тукай үзенең “Безнең милләт үлгәнме, әллә йок­лаган гынамы?”, “Хиссияте миллия” публицистик мәкаләләрендә Исхакыйның фикерләрен яңадан беркат ассызыклый. Габулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган шигырьләре дә бар. Мәсәлән, үзенең “Кем ул?” шигырендә Тукай Исхакыйны милләтне күтәргән, аны телле иткән, беренчеләрдән булып милләтне саклау, үстерү проблемаларын яктырткан язучы итеп карый.
Заманалар үзгәреп, чор кыйм­мәтләре алышынып барса да, кеше күңеле һәрвакыт сагыш, моң, юксыну, ярату дигән төшенчәләр белән яши. Менә шуларны аңлаешлы сүзләр белән шигърияткә әйлән­дерә алган Тукай иҗаты беркайчан да кыйммәтен җуймаячак. Габдулла Тукай иҗаты дәрья кебек киң, коедай тирән.
Дәрдемәнд — үзенең иҗатында рәхимсез вакыт агышына, килү – яшәү – китү (ягъни туу – яшәү – үлү) процессына мөнәсәбәттә кеше, милләт язмышы, ил, заман турында күп уйланган шагыйрь. Ул киң галәм һәм вакыт яссылыгында торып, күңеленә якын, үз булган конкрет төшенчәләргә дә игътибарсыз калмаган. Милләт, Ватан, туган җир – боларның һәркайсы автор өчен гаять газиз, якын.
Илләр, Ватаннар үзгәрергә, алышынырга мөмкин. Әмма ша­гыйрь өчен туган кавеме (халкы) барыннан да якынрак, газизрәк:
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!
Милли – рухи бердәмлек, кан-­кардәшлек – изге табигый тө­шен­чәләр.
Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд кебек язучыларыбыз халык күңелендә мәңге яши торган хезмәтләр иҗат иткәннәр. Аларны борчыган милләт язмышы, гаиләдәге тәрбия, халыкның киләчәге мәсьәләләре бүгенге көндә дә бик актуаль булып калалар. Шушы уңайдан әйтеп үтәсем килә: яңа уку елыннан туган телләрне өйрәнүне ата-аналарының гаризасы белән балалар үзләре сайлап алачаклар. Бездән зур уяулык таләп ителә. Татар баласы үз туган телен — татар телен сайласын иде! Без шул очракта гына милләтебезне саклап калачакбыз! Моны кулыбыздан ычкындырсак, киләчәк буын безне гафу итмәс.

Вәсилә Хәкимова, Ижау социаль-педагогика көллияте укытучысы.