Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Сөтме, катыкмы?
15.04.2012

Сөтме, катыкмы?

Җырчы Раяз Фасыйхов бик тиз арада тамашачының  күңелен яулап, популярлашып китте. Бу юлы да җырчы килүенә «Спартак» халык иҗаты йорты залы халык белән шыгрым тулы иде. Тик… ни галәмәт?  Концертны алып баручы Әбри Хәбри: «Раяз Фасыйхов Индиягә сәяхәтеннән соң, авырып китү сәбәпле, аның урынына Илдар Әхмәтов концерт куячак», — дип игълан итмәсенме?!

Тамашачылардан: «Спартак»ка керә-керешкә үк һәр тамашачыга диск бүләк итүләреннән үк, күңелдә шик уянган иде инде. Компенсация урынына булган икән…», «Раяз һәрчак шулай алдый инде ул», — дигән сүзләр ишетелде. Шулай да, безнең Ижау татарлары сабыр. Бернинди дә тавыш, шау-шу  куптармыйча, канәгатьсезлек хисләрен эчләренә йотып, тыныч кына концерт карадылар.Араларында концерт карарга махсус Әгерҗе шәһәреннән килгән тамашачылар да бар иде. Аларга нинди үкенеч булганын күз алдына китерү кыен түгел.

Бәлки Илдар Әхмәтовның концертын карарга дип җыенып килмәгәнгә шулай тоелгандыр, миңа Илдар Әхмәтов тагын нинди җыр башкарып бушлыкны тутырыйм икән, дип борчылган сыман тоелды. Аның соңгы 4 ай эчендә Ижауга 3нче тапкыр килүе. Шуңа күрә  аның белән әңгәмәмне дә нәкъ шуннан башлап җибәрмәкче булдым. Илдар исә миннән дә ныграк гаҗәпләнеп: «Тагын мыни?! Февраль азагында гына интервью бирдем бит әле!» — дип каршы алды. Еш килүенең сәбәбен исә: «Шартлары шулай килеп чыкты инде. Ижауга гел юл төшеп тора. Кичә генә Пермь төбәгеннән кайтып төштек. Бүген тиз генә җыенып, дустымны бу кыен очрактан коткару өчен Ижау­га чыгып китәргә туры килде», — дип аңлатты. Алга таба әңгәмәбез шундыйрак булды:

— Сезгә башка җырчылар җыйган тамашачы өчен еш җырларга туры киләме?

— Мондый хәл беренче тапкыр.  Шуңа күрә дә бик нык көч түгәргә туры килде. Үз концертымда йөз процент кына булса, бу юлы исә 120 процент тырыштым.

— Димәк, үз тамашачыгыз алдында җырлау җиңелрәк? Раяз Фасыйховның тамашачылары сезнекеннән аерыламы?

— Башка җырчыны алыштырып җырлау авыррак икән шул. Җаваплырак. Раяз урынына бүтән җырчы чыгып баскач, халык кабул итмәс, дип борчылган идем. Рәхмәт, алар мине бик җылы кабул иттеләр. Мин дә үз тамашачыларым итеп чыгыш ясадым. Никадәрле көч салсам, шул кадәрле уңай кичерешләр дә алдым.

— Ижауга үз концертыгыз белән килергә җыенмыйсызмы?

— Әлегә юк иде.

— Ничек уйлыйсыз, әгәр Ижау тамашачыларын үз исемегез белән җыйсагыз, халык күбрәк булыр идеме, әллә киресенчәме?

—  Мин халыкның азмы, күпме булуына карап җырламыйм. 10 кеше җыелса да, 20 кеше җыелса да, алар миңа бик кадерле. Бар күңелемне биреп җырлыйм. Иң мөһиме, минемчә, үз эшеңне яратып һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

Раяз Фасыйховка үпкәм зур булгангамы, Илдар Әхмәтовка биргән сорауларым төртмәлерәк яңгырады. Ләкин ул үзен лаеклы тотты, гади һәм тыйнак кына җавап кайтарды. Соңгы соравым гына һавада эленеп калды. Ул аңа елмаеп кына куйды. «Сез сөт алырга барып, кибеттән сезгә катык биреп кайтарсалар, кәефегез кырылыр идеме?» — дип сораган идем мин аннан. Әйе, сөт тә, катык та — бик кирәкле һәм файдалы эчемлек. Тик алар бер-берсен һич алыштыра алмый…

Элмира Нигъмәтҗан