Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сөннәтсез УЛ — бәхетсез ул
29.09.2016

Сөннәтсез УЛ — бәхетсез ул

Гаиләдә бала туу — зур бәхет! Аның сәламәт һәм якты киләчәге өчен ата-ана җаваплы. Ир-бала туган гаиләдә яшь әти-әни очраша торган иң мөһим һәм баланың саулыгы өчен кирәкле бер процесс бар. Ул – сөннәткә утырту. Бу сүзне ишетүгә күз алдыма әдәби әсәрләрдәге сөннәтче бабай килә. Күңелемдә туган шик-шөбһәләрне юкка чыгару, борчыган сорауларга җавап табу максатыннан, җөмһүриятебезнең иң ышанычлы, иң киң күңелле табибларыбызның берсе — Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацион категорияле балалар хирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге уролог-андрологы, Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт уролог-андрологы Рәшит Салих улы Байбиковка мөрәҗәгать иттем. Аның башка дәрәҗәле исемнәре дә бик күп. Ә иң мөһиме: ул — меңләгән ата-ананың ышанычын аклаган шәхес..
— Хөрмәтле Рәшит Салихович, иң башта сөннәткә утырту тарихы белән таныштырып китегез әле?
— Сөннәткә утырту — ата-бабаларыбыздан калган йола. Соңгы елларда, халык дингә кайтып, бу ритуалга зур әһәмият бирә башлады. Сөннәткә утыртуның тарихы бик бай. Таш кыяларда сакланган рәсемнәр буенча, сөннәткә утырту операциясе 15 мең ел элек, палеолит эпохасында ук ясалган. Борынгы Мисырда безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек бу процедура эшләнүе Фараон каберлекләрендә, папирусларда сакланган. Операция ритуаль, дин, гигиена максатыннан һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык континентларында һәм илләрендә эшләнгән һәм эшләнүен дәвам итә. Гигиена максаты белән, хәзерге көнгә бу процедураны Америка ирләренең 75% ясаткан. Ул аларда мәдәни норма. Британиядә 1948 елга хәтле бу операция туучы балаларның өчтән беренә ясалган. Хәзерге көнгә бу сан 9%ка калган, Канадада -20%, Австралиядә — 10%. Үткән ел Германиядә стажировкада булып кайттым, анда да сөннәткә утырталар. Кайбер Европа илләрендә һәм Америкада бу операцияне пропагандалау онанизм, мастурбация белән көрәш алып бару белән бәйле.
Бу операциянең мәгънәсе нәрсәдә?
— Ирләрнең тышкы женси органының башын каплаучы тире, медицина теле белән әйткәндә, “җенес органы каплавычы” дип атала. Приматларда ул тышкы йогынтыдан сак­лау функцияләре белән 65 миллион ел элек барлыкка килгән. Кайбер балаларда тумыштан, ә кайберләренең шул тире ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә комачауларга мөмкин. Операция вакытында, шул тире кисеп ташлана. Шул ук көнне бала өйга кайта. Бер атна-ун көн эчендә яра төзәлә.
— Баланы ничә яшьтә сөннәткә утыртырга ярый?
— Коръәндә сөннәт һәм ничә яшьтә сөннәткә утыртырга кирәге турында әйтелмәгән. Библиядә Ибраһим пәйгамбәр (русча дип әйткәндә, Авраам) Аллаһы Тәгәлә әйтүе һәм ярдәме белән, 99 яшендә сөннәткә килә (үзенә үзе ясый), диелә. Ибраһим улы Исмаилга – 13 яшьтә, Исаакка сигезенче көндә ясала. Шуңа күрә, Талмуд буенча, еврей балаларына ул операцияне сигезенче көндә ясыйлар. Алар уйлавынча, бу көнгә бала ныгый, кан агуны туктатучы фактор – протромбин барлыкка килә. Күп хәдисләр язуы буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр башта сарыклар суеп, онык­ларын тугач, җиденче көндә сөннәтли. Хәзерге көндә бу операция төрле Ислам илләрендә төрле яшьтә ясала: Төркиядә — 8-13, Иранда — 3-4, шәһәрдә яшәүче гарәпләргә — 5-6, авылда яшәүче гарәпләргә 12-14 яшьтә. План буенча, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, без балаларга 3 яшь тулгач ясыйбыз. Кайбер гаиләләр ашыгалар, әби-бабайлары ашыктыра, наркозсыз гына ясауны таләп итәләр. Бала кечкенә чагында хәтерләми, авыртуны да сизми диләр. Ләкин дөньяга яңа гына туган балага нигә тагын шок ясарга? Авырта дип әйтә белмәсә дә, киләчәктә ул тирән эз калдырырга мөмкин. Еш кына өй шарт­ларында яки лицензиясе булмаган клиникаларда гына ясалган операцияләрдән соң, улларын төрле катлауланулар, кан агулар белән Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта тире киселеп бетми бөтенләй дөрес ясалмаган була — яңадан ясарга туры килә. 5-7 минутлык операциянең наркозы куркыныч түгел. Заманча җиһазлар һәм наркоз бирү өчен елдан-ел җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әлбәттә, иң мөһиме, тәҗрибәле белгечләр. Баланы сөннәткә утырту аның яше так санга туры килгәндә, әйтик, 3, 5, 7 яшьтә, диләр. Без, хирурглар өчен, аерма юк. Кем ничә яшендә тели һәм өлгерә. Кемдер 40 яшендә мөрәжәгать итә, кемдер 99 яшендә генә өлгергән.
— Операция ел фасылына бәйлеме, әллә аны теләсә кайсы вакытта ясарга ярыймы?
— Әби-бабайларның, әнинең: “Казлар йомырка басып утырганда, сөннәткә утыртырга ярамый”, — дип әйткәннәре хәтердә. Ник алай дигәннәрен табиб буларак аңлата алам. Яз көне, сөннәт кебек косметик операцияләрдән соң тән ярасы келоидлы җөй белән төзәлергә мөмкин. Ләкин 23 ел эшләү дәверендә андый куркыныч булмавын күрәм. Ел дәвамында ата-аналар мөрәҗәгать итәләр, ел дәвамында бу операцияне ясыйбыз.
Сөннәткә утыртуга ничек әзерләнергә? Аның өчен нинди анализлар бирергә кирәк?
— Беренчедән, баланы уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне ясарга ярамый яки соңрак ясала. Балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин, мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Кайбер балага бүтән операция планлаштырылган булса, икесен берьюлы ясарга туры килгән очраклар да бар. Башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк сөннәткә утырту алдыннан да, анализлар тапшырырга кирәк. Операция билгеләнгән көнне баланы иртән ашатырга, эчертергә ярамый. Операция алдыннан һәм аннан соң, ата-аналарга хирург барысын да аңлата, әти-әнидән рөхсәт алына.
Сөннәткә утыртмау нинди аяныч хәлләргә, авыруларга китерергә мөмкин?
— Әйтеп кителгәнчә, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юллары инфекцияләренең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган “сөннәтлек” эчендә барлыкка килгән смегмада бактериялар җыела һәм үрчи, инфекциядән башка, төрле онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман шеш очраклары күбрәк. “Дерматология архивы” дигән журнал үткәргән тикшеренүләр буенча, сөннәткә утыртылган ирләрнең венерик авырулары (сифилис, гонорея) 3 тапкыр кимрәк, СПИД авыруы афәте 6 тапкыр азрак очрый.
— Бу процедурага каршы булган әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Сафлык, баланың исәнлеге, аның киләчәге һәм булачак гаиләсенең саулыгы турында кайгыртучы әти-әниләр монда икеләнергә тиеш түгел. Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттырганда да иң яхшы ысул дип санала. Ата-ана баланың йомышын ничек эшләвенә игьтибар итәргә тиеш. Адым саен ачыла, лицензиясез эшли торган шәхси клиникаларга түгел, баланы төрле яктан тикшереп, бөтен анализларын карап эшләүче белгечләргә мөрәжәгать итү иң дөресе. Бик ярлы илләрдә генә бу процедураны бабачылар, хәтта чәчтарашлар ясый. Үткән ел, хастаханәбездән бер төркем табиблар Россия Ислам институты оештырган конференциядә “Медицинада Ислам аспектлары” дигән укуларда катнаштык. Безнең хастаханәдән чыкканда, һәр балага “Ислам күрсәтмәләре белән сөннәт кылганлыкка таныклык” һәм “Хәләл пас­порты” тапшырыла.Тагын шуны әйтәсе килә: бу операция нинди генә максат белән, нинди генә таләпләр белән ясалмасын, бу көн бала өчен дә, гаилә өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде.
— Тулы җавапларыгыз һәм эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә!

Динара Әхмәт, Казан шәһәре.