Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сөйләшер сүзләребез күп
30.12.2016

Сөйләшер сүзләребез күп


Редакциягә әби-бабайлары өчен газетаны алырга йөрүче яшьләр шактый. Гөлнара исемле кыз әбисенә — Дилүсә Хаҗиевага — “Яңарыш”ны яздырып, һәр атнаны милли басмабызны алып китә. Беркөнне ул: “Әбине Яңа ел белән котлап сөендерәсем килә. Мөмкинме? – диде. Аннан соң тезеп кенә сөйләп китте. — Газета аша 80 яшьлек юбилее белән котлагач, күңеле бик нык булган иде. “Яңарыш”ның ул санын саклап кына тота. Әбиебез сабыр, олы җанлы, мәрхәмәтле, кешелекле. Барыбыз турында да кайгыртып, ярдәм итеп, безнең өчен янып-көеп яши. Алдагы көндә дә аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларының игелеген күреп, туганнарының, якыннарының һәрвакыт янәшәсендә булуын, аларның күңел җылысын тоеп яшәвен телибез”.
Оныклар һәм әбиләр арасында мондый җылылыкны күреп, ничек куанмыйсың инде? Яшьләребез арасында Гөлнара кебекләр байтак. Алар әти-әниләренә, әби-бабайларына газета аша котлау бирергә редакциягә еш киләләр. Тик кызганычка каршы, барлык балалар да өлкәннәргә карата миһербанлы түгел шул. Милли басмабызның 50нче санында (2016 ел) “Асрамага әби бирәм” язмасы юктан гына урын алмады. Тема барыбызга да кагыла. Шуңа күрәдер редакциягә әлеге хатка кайтавазлар байтак килде. Алар газетабызның киләсе саннарында урын алачак. Әти-әнисен чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән балалар үзләре гаилә корып, балалар үстерә башлагач, нигә өлкәннәргә мөнәсәбәтләре үзгәрә? Яшь чагында ничек кенә гайрәтле, көчле булсак та, һәрберебезне гомер көзе көтә. Аның тыныч, бәхетле булуы өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Шулай ук балаларына дөрес тәрбия биргән гаиләләр турындагы язмаларны да газета битләрендә бик яратып урнаштырабыз. Сәхифәдә урын алган “Яшәү яме” дип исемләнгән язма да нәкъ матур гаиләләрнең берсе турында бара.
«Тәрбия милли характерда булганда гына уңышка ирешер», — ди Константин Ушинский. Кызганычка каршы, тәрбиянең бу өлкәсе әлегә аксый. Балаларда, оныкларыбыз­да татар теленә мәхәббәтне ничек уятырга? Ничек итеп татар телендә дөрес язарга, сөйләшергә өйрәтергә? Милли басмабызда “Сүз эчендә хикмәт бар” рубрикасы да нәкъ шул максаттан эшли башлады. Әлеге рубрикада татар теле укытучыларының да фикерләре яңгыраса, ул тагы да файдалырак булыр иде.
Күргәнегезчә, 2017 елда безнең фикер алышырдай темаларыбыз җитәрлек. Яңа елда да безнең арадагы дус­лык җепләре өзелмәс, дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, безгә даими хатлар язып, уйланырга, эзләнергә этәрүче барлык хәбәрчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Рилия Закирова.