Сөйкемле сөяге бар
Балалар татар телендә сөйләшеп үссә, милли җыр-биюләргә, әдәбиятка тартылса, динен олыласа гына татар халкының киләчәге ныклы. Безнең күпчелегебез моны тирән аңлаган кешеләр, әмма үзебез саф милли телдә аралашсак та, балаларыбызны тулы мәгънәсендә татар итеп үстерә алмыйбыз. Телләре саф татарча ачылып, дөньяны татарча таный башлаган сабыйларны балалар бакчасына, мәктәпләргә китү белән шәһәр мохите йота. Өйгә кайтып, чит телдә аралашкан һәм сорау яудырган кыз-улларыбызга кушылып, үзебез дә рус телендә җавап кайтарганыбызны тоймый да калабыз. Менә шундый рус телле татар балалары арасында үз телебездә сөйләшүчеләрне очратсак, аларга сокланып туймыйбыз. Алар белән аралашу күңелләрне җылыта. Менә шундый кыз — Иллария Садыйкова белән таныштырасым килә сезне. Бик тә ягымлы, ипле, тәрбияле кыз ул, өлкәннәр әйткәндәй, сөйкемле сөяге бар. Әле ике-өч ел элек кенә бу кечкенә кызны “Йолдызлар яңгыры” бәйгесендә беренче тапкыр күргән идем. Соңгы елларда сәләте күзгә күренеп үсә. Ижау шәһәрендә нинди генә милли чара узмасын, нинди генә бәйрәм булмасын, аларны Иллария моңлы җырлары белән бизи. Моннан тыш кызның, 10 яшьтә булуына гына карамастан, олыларга хас җитдилеге, матур итеп сөйләшүе сокландыра. Иллариянең әнисе Айгөл Садыйкованың балачагы, конкурсларда катнашып йөрүе искә төшә. Ул да бит нәкъ шундый актив, җырларга ярата иде.
“Айгөл, күптән түгел генә үзең дә милли чараларда катнашып, конкурсларда җиңү яулый идең. Кызыңның да синең кебек сәхнәгә тартылуы гаиләгез белән җыр-моң сөюдән киләме, әллә үзеңнең балаларыңны сәхнәдә күрү теләге көчлеме?” — дип кызыксынам. “Дөресен генә әйткәндә, балам туганчы ук: “Кыз бала туса иде! Мин аңа матур күлмәкләр алыр, чәчләрен үрер, җырларга өйрәтер идем”, — дип хыяллана идем. Аллаһ мине ишетте. Кызым Иллария, аннары улым Нурислам туды. Алар минем өчен Ходайдан бирелгән зур бүләк”, — ди ул.
Иллария 215нче балалар бакчасының татар төркемендә тәрбияләнеп, бүгенге көндә 6нчы татар гимназиясенең 4нче сыйныфында укый. 5 яшеннән үк аны әнисе “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленә йөртә. “Асылъяр” ансамбле белән Иллария Россиянең төрле төбәкләрендә булырга өлгергән, конкурсларда катнашып, иҗади сәләтен сынарга да мөмкинлекләр булган. 2017 елда республика күләмендә узган “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.
Моннан тыш, Иллария Ижау шәһәре Ленин районының балалар иҗаты үзәгенә йөреп, синтезаторда уйнарга өйрәнә. Узган ел ул “Энергия звезд” Россиякүләм конкурсында “Инструменталь жанр” номинациясендә катнашып, III дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Ул бу исемгә синтезаторда “Ай, былбылым” әсәрен уйнап лаек булган. “Апасына карап, Нурислам да җыр-моңга тартыла, Иллария өйрәнә торган җырларны шундук отып ала да көннәр буе җырлап йөри, — ди Айгөл. – Әлегә кечкенәрәк, теләгебез, үсә төшкәч, аны шушы юнәлештә үстерү”.
Әле бу гына да түгел, Иллария Удмуртиянең “Моя Удмуртия” телеканалында атнага бер тапкыр дөнья күрүче “Күңелле кыңгырау” татарча балалар тапшыруын алып бара.
“Балаларыгыз саф татарча сөйләшә, җырлый, алар үзара һәрвакыт шулай чиста татарча сөйләшәме?” — дип кызыксынам. “Әйе, безнең өйдә русча сөйләшүче юк бит. Алар русча сөйләшергә күнекмәгән. Бу — безнең туган телебез”, — ди Айгөл.
Балаларына төпле милли тәрбия алып үсүләренең үрнәге – гаилә башлыклары Радик һәм Айгөл үзләре. Алар икесе дә Ижау шәһәрендә туып-үскән, үз милләтебездән читләшмәгән яшьләр. “Балаларга тәрбия бирергә кирәкми, үзең аларга үрнәк булырга гына кирәк. Алар сиңа карап, үзләре бар нәрсәгә дә өйрәнә”, — диләр бит. Садыйковлар гаиләсе — әлеге хакыйкатьнең ачык мисалы.
Удмуртия төбәгеннән талантлы татар яшьләре үсеп килүе — сөенеч, өмет. Мондый яшьләрне үстерүгә республикада даими чаралар, бәйгеләр оештырылуы һәм “Асылъяр” кебек ансамблебез булу да зур этәргеч булып тора.
Элмира Нигъмәтҗанова.