Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәүдә. Туендыручылармы, талаучылармы?
20.07.2015

Сәүдә. Туендыручылармы, талаучылармы?

Сәүдә системасы Россиядә һәрвакыт тәнкыйть уты астында булган. Бер караганда, бу — табигый күренеш. Чөнки сәүдә халык белән эшли, сатып алучыларның һәрберсе аңа үз таләбен куярга тырыша. Халык әйтемендәгечә, һәркемгә дә ярап бетеп булмый. Ләкин моңа ирешергә кирәк.

Патша Россиясендә сәү­­дә тулысы бе­лән шәхси куллар­да гына булган. Россия сәүдә­гәрләре (шул исәптән, татар сәүдәгәрләре дә) илнең хөр­мәтле кешеләре санал­ган­нар. Сатып алучыларны ка­нәгатьләндерү өчен (үзләренә зур табыш алу өчен, билгеле) сәүдәгәрләр Европаны гына түгел, ә бөтен дөньяны гизгәннәр һәм кирәкле товарны таба торган булганнар.
Совет сәүдәсе “җан-тәслим кылганга” нибары чирек гасыр гына. Шуңа күрә аны әле яхшы хәтерлибез. Аның төп билгесе булып “тоталь дефицит” торды, ягъни кибет киштәләрендә кирәкле товарлар юк, ә таныш-белешләр, “арткы ишекләр” аша теләсә-нәрсәне табарга мөмкин иде.. Ә бит нәкъ менә буш кибет киштәләре илдә социализм җимерелүенең төп сәбәпләреннән берсе булды…
Россия базар икътисадына күчкәч, дәүләт сәүдәдән баш тартып, аны шәхси эшмәкәрләр кулына тапшырды, миллионлаган сумнар торучы сәүдә нокталары арзан гына хакка сатылды (дөресрәге бушлай бирелде). Сәүдә объектларын приватизацияләү вакытында күпме җинаятьләр кылынгандыр — болар тарих тузанына күмелеп калдылар…
Сәүдә олигархлары зур табыш алу өчен чараларны тиз күрделәр: кибетләр товар белән тулдылар, акчасы булган кешеләр теләгән товарларын ала алдылар. “Дефицит” дигән сүз сөйләм теленнән төшеп калды.
Ләкин Россия үзенең бөтен проблемаларын да кибет киштәләрен тутырып кына чишә алмады шул. Чөнки кибетләрдәге муллык — чит ил товарларына ил чиген ачу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ә чит илләрнең азык-төлек, җиңел сәнәгате Россия базары ачылуын зур шатлык хисе белән каршы алдылар. Алар үз сәнәгатьләрен яңа технологик җиһазлар, машиналар белән җиһазландырдылар. Шуның нәтиҗәсендә, аларның товарлары сыйфатлы, хезмәт җитештерүчәнлеге югары, товар бәяләре арзан. Шул ук вакытта Россиянең азык-төлек, җиңел сәнәгате таркалды, ә кешеләр эшсез калды.
Ил сәүдәсен шәхси кулларга биргәндә, ил җитәкчелеге гади халыкка: “Сәүдәгәрләр арасында үз товарларын сату өчен көндәшлек барлыкка килер, ә бу, үз чиратында, товар бәяләре арзанаюга китерер”, — дип аң­латкан иде. Ләкин акланмады бу күзаллау. Сәүдә олигархлары товар бәяләрен төшерәсе урында, аларны күтәрә генә торалар. Бөтен сәүдәгәрләр үзара килешеп, бәяләрне бергә күтәрәләр.
Ирексездән сорау туа: ә соң дәүләт органнары нәрсә карыйлар? Илдә олигархлар да, гади сатып алучылар да закон таләпләрен үтәп яшәргә тиеш бит! Ә сәүдә олигархлары бөтен ил базарын үз кулларына алып, анда монополия урнаштырдылар. Ил башлыгы контролендә ФАС (Федеральная антимонопольная служба) дигән оешма эшли. Ул мескен халыкны таларга юл куймаска тиеш. Бу сорау ил җитәкчеләренә еш бирелә: ни өчен сәүдә олигархларына товар бәяләрен чиксез күтәрүгә юл куела? Ә аларның җаваплары әзер: әгәр сәүдәне кыса башласак, алар базардан китәчәкләр һәм кибет киштәләре совет чорындагы кебек буш калачак. Китмәячәкләр сәүдәгәрләр базардан, чөнки андый табышны беркайдан да ала алмаячаклар алар. Сүзне куәтләп, берничә мисал китерәсе килә. Бу саннар Мәскәү регионындагы эре сәүдә челтәрләре документларыннан алынган һәм “АиФ” №26-2015 санында басылганнар. Кошчылык фабрикасы йомырканы дистәсе 7 сумнан җибәрә. Транспорт оешмасы бер дистә йомырканы кибеткә китергәне өчен 8 сум ала. Ә менә сәүдә оешмасы бер дистә йомыркага 40 сум өсти. Нәтиҗәдә, дистәсе 7 сумлык йомырка гади сатып алучыга 55 сумга төшә. Нинди тәртип, нинди закон турында сүз алып барырга мөмкин бу очракта.
Кибет киштәсенә барып җиткәнче, 1 килограммы 10 сумлык бәрәңге хакы 40 сумга кадәр, ә сөт бәясе 70 сумга кадәр җитә. Ә бит сатудан кергән бөтен табыш сәүдә ноктасы хуҗасы кесәсенә керә. Ә соң бу мәхшәрне ФАС күрми микәнни? Күрә, шуңа күрә сирәк-мирәк кенә гади халыкны тынычландыру өчен берничә йөз мең сум штраф сала. Ә менә Германиянең монополиягә каршы оешмасы 7 эре сәүдә оешмасында тәртип бозулар өчен 151 млн евро штраф түләткән. Безнең акча белән 10 млрд сум дигән сүз. Мондый җәзадан соң сатып алучыны талау теләге кимер, минемчә.
Хәзер илдә эре сәүдә концерннары бөтен товар әйләнешен үз кулларына алдылар. Адым саен аларның кибетләре — халык теләсә-теләмәсә дә шуларга йөрергә мәҗбүр була. Ә анда эшләүчеләр — ялланып, аз гына хезмәт хакына эшләүче мескеннәр. Ә хуҗа үзе, гадәттә, чит илдә (Россия суд органнары җитә алмаган җирдә) яши. Казанның “Адмирал” сәүдә үзә­гендә булган трагедия моны бик ачык күрсәтте. Төп гаеп — хуҗада. Ә ул Франциядә яши. Безнең прокуратура органнарының сорау алырга чакыруларына өч бармагы белән ямьсез фигура ясап күрсәткән, диләр.
Шул ук “АиФ” газетасында язылганча, “Магнит”ның хуҗасы Сергей Галицкий байлыгы — 8,3 миллиард доллар. «Ашан»ныкы — Франция гражданины Молье, байлыгы — 20 миллиард доллар. «Метро»ныкы — 3 Германия гражданины, байлык­лары 19 миллиард доллар һ.б. Бу алыпсатарларга ил сәүдәсен кем ышанып тапшырды микән- монысы билгесез.Тик алар ил турында да, халык турында уйламыйлар. Сатып алучылар турында уйласалар, товарның сыйфаты турында да кайгыртырлар иде.
Бер сәүдә хезмәткәреннән шундый нәрсә ишеткәнем бар. Сырны үлчәп, төреп кибет киштәсенә куйгач, саклану срогы 7 көн генә икән. Ә ул сатылмаса, намуссыз сәүдәгәрләр аны сөртеп, кисеп, яңадан үлчиләр һәм яңа этикетка ябыштырып куялар икән.
Ә казылыкның тышы күгәрә башлагач, юып, яңадан сатып алучы хозурына кую, бозыла башлаган азык-төлекне пешереп, ярымфабрикат рәвешендә сату гадәти күренешкә әверелде. Ә бит моңа дәүләт стандартлары бар. Срогы чыккан азык-төлек сатуга куелырга тиеш түгел. Мин сөт продуктларына “Ижтрейдинг” дигән эре сәүдә кибетенә йөрим. Еш кына сөт пакетлары салынган тартмада бүгенгесе дә, ике-өч көн элек чыкканын да була. Димәк, игътибар белән карамасаң, әчегән сөт алып кайтасың. Мондый мисаллар дистәләгән.
Әйе, без, гади сатып алучылар, моны үзгәртә алмыйбыз. Ләкин үз хокукларыбызны яклап, кулланучылар ихтыяҗын яклаучы оешмаларга мөрәҗәгать итә алабыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 68-28-44, 600-034.

Гыймран Сафин.