Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сәхәрдән туктаганда һәм намаз укыганда ялгышма
30.01.2020

Сәхәрдән туктаганда һәм намаз укыганда ялгышма

Мин бүгенге вәгаземне күп кенә мөселманнарны борчый торган ике мәсьәләгә багышлыйм. Нәфел уразаларын тоту­чы күп кенә дин кардәшләребез сәхәрдән туктау вакытын язуны үтенгәннәр, шулай ук төш вакытын яисә зәваль вакытын билгеләүне дә сораганнар иде. Мәсьәләләрнең беренчесе: «Ураза тотучыларга кайчан сәхәрдән туктарга?» Икенчесе: «Әйдәгез, һәрбер мәсьәләгә аерым тукталыйк. Беренчесе — иртәнге намазның вакыты. Безнең якларда гасырлар буена килгән гадәт — иртәнге намазны кояш чыкканчы сәгать ярым алдан уку. Ләкин чынбарлыкта таң иртәрәк ата икән. Моны фәләк галимнәре (астрономнар) раслыйлар. Безнең якларда исә нык иртә торып, кешеләргә авырлык китермәс өчен шушы сәгать ярым алдан дигән төшенчә барлыкка килгән. Шуңа күрә, кояш чыкканчы сәгать ярым алдан билгеләнеп куелган иртәнге намазны уку вакытының дөреслегендә бернинди дә шөбһә, куркыныч юк.
Ләкин ураза тотучыларга таң ату вакытын белү зарури, чөнки таң атканнан соң сәхәр ашалса, ураза уразадан китми. Моңа дәлил “Әл-Бәкара” сүрәсенең 187нче аятендә китерелә: «Таңның кара җебеннән ак җебе аныкланганчы ашагыз һәм эчегез».
Нәрсә соң ул таңның кара җебе дә, кайсысы ак? Ул офыктагы караңгылык белән яктылык, ягъни офыкта ак җеп сыман яктылык күзгә күренә башласа, димәк, шул вакыттан таң аткан булып санала. Кызганыч, моны шәһәрләрнең төнге яктыртылуы аркасында күрү бөтенләй мөмкин түгел. Менә шушы таң ату вакытына килгәндә, мәсьәлә катлаулырак булып чыкты. Мәсәлән, безнең намаз вакытлары аs-salat.info исемле сайттан алына. Анда таң ату вакытларына карасаң, бер үк апрель аенда иртәнге намаз вакыты кояш чыкканчы я 2 сәгать алдан, я якынча 2 сәгать ярымга җитә. Инде безнең якларда элек-электән сәхәрдән туктау вакыты кояш чыкканчы төгәл 2 сәгать алдан билгеләнеп куелган иде. Әле Ижауда таратыла торган намаз вакытлары җәдвәленә (расписание) килгәндә: “Сәхәрдән туктар өчен кайсы вакытны язарга?” – дигән сорау туды. Ислам дине гыйлеме буенча югары белемле имамнарыбыз бу мәсьәләне җентекләп тикшерделәр. Бөтен намаз вакытларын билгеләүче сайтларда, программаларда таң ату вакытын билгеләгәндә, нинди ысул кулланылганы төп-төгәл билгеләнми, ачыкланмый. Ләкин берсендә дә таң ату вакыты кояш чыкканчы 2 сәгатьтән дә кимрәк булмый. Шуңа күрә безгә берәр ышанычлы мөселман кешесе ачыктан-ачык дәлилләр белән килеп, таң ату вакытларының икенче төрле вакытта икәнен исбатлаганчы, без гадәтләнгәнчә, кояш чыкканчы 2 сәгать алдан таң ата дигән карарга килдек. Ягъни, ураза тотучылар өчен шушы вакытта сәхәрдән туктарга кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә килгәнчә, сәхәрне азан әйтелгәнчегә кадәр ашарга рөхсәт ителә. Ә инде шушы ике сәгать алдан чынлап та азан вакыты керә.
Җәдвәлдә килгән “сәхәрдән туктау” вакыты дигәне ул чынбарлыкта таң аткан вакыт, шуңа күрә бу вакытта азан әйтеп, иртәнге намазны да укырга була. Ә икенче баганада күрсәтелгәне ул җәмәгать белән мәчеттә генә укый торган иртәнге намаз вакыты. Кабатлап әйтәм, сәгать ярым кала намаз уку – ул мәчетләрдә генә. Сәхәрдән туктау вакыты инде әйткәнемчә, кояш чыкканчы 2 сәгать алдан булса, мәчетләрдә иртәнге намазның азан әйтелә торган һәм намаз укыла торган вакыты исә кояш чыкканчы сәгать ярым алдан. Кем исә ашыга яисә мөһим эше була яки мәчеттән ерак торганга күрә намазын өйдә укырга туры килә икән — кояш чыкканчы 2 сәгать калганда инде азаннарын әйтеп иртәнге намазын укып та куя. Алар мәчеттәге намазның вакытын көтми. Иртәнге намазның мәчетләрдә укыла торган вакытлары, инде әйткәнемчә, кешеләргә җиңеллек булсын өчен кояш чыкканчы сәгать ярым алдан укыла, монда мәчеткә барып җитү юлы да исәпкә алына.
Ә хәзер төш вакыты турында. Нәрсә ул төш вакыты? Ул көндез кояшның күктә иң югары булган ноктасы һәм шул вакытта бөтен нәрсәләрнең күләгәләре иң кыс-ка була. Кояшка табынучы мөшрикләр төп-төгәл бу вакытта үзләренең гыйбадәтләрен кыла торган булганнар. Мөслим китергән бер хәдистә түбәндәге сүзләр әйтелә:
«Өч төрле вакытта Аллаһ илчесе безгә намазлар кылырга яисә мәетләребезне җирләргә тыйган: кояш анык күренеп чыга башлаганнан алып күтәрелеп киткәнче, кояшның төштәге иң биек булган чагында кузгалып киткәнче һәм кояш батуга якынаеп беткәннән алып, тулысынча батып беткәнче».
Бу хәдистән безгә хәзер кирәге — төш вакыты. Ягъни бу төш вакытында нәфел намазларны укып, без кояшка табынучы мөшрикләргә тиңләшәбез. Шуңа күрә бу вакытта нәфел намазларын уку тыелган. Ә төш вакытын ничек белергә? Монда мәсьәлә сәхәрнекеннән күпкә җиңелрәк. Кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр булган вакытны яртылай бүләбез, шул яртыны кояш чыккан вакытка кушабыз, төп-төгәл төш вакыты килеп чыга. Элекке җәдвәлләрдән күренгәнчә, бу вакыт та күченеп йөри икән. Мәсәлән, октябрь аенда ул 12 сәгать 11 минутта булса, февральдә ул 12 сәгать 41 минутка җитә. Төш вакытына килгәндә, аннан 5 минут алдан һәм 5 минут соңыннан булган арада нәфел намазларыннан тыелырга кирәк. Шул вакытка кадәр духә (иртәнге) намазы укылмаса, аның вакыты инде чыккан була. Мәчетне сәламләү намазына карата ике төрле фикер, берәүләр: барча нәфел намазларына, шулардан мәчетне сәламләүдән дә тыю гомуми, диләр, икенчеләр: мәчетне сәламләүнең хөкеме аерым, аңа карата бу тыю юк, диләр. Ике фикернең көчле дәлилләре бар, шуңа күрә сайлау үзегездән.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.