Сәхрә — саф һавалы чәчәкле болын
Шушы сүзләрне чынлап та аклаучы авыл ул — Сәхрә. Аңа нигез салынуга бер гасыр вакыт үтеп тә киткән. Юбилейны бәйрәм итәргә кайтучылар арасында иң күбе ижаулылар иде. Туган авылы тарихын бөртекләп җыючы Гөлфия Әхмәтшина моннан берничә ел элек үк авыл юбилеен зурлап бәйрәм итәргә хыяллана. Моның өчен авыл тарихын җентекләп өйрәнә, читтә яшәүче авылдашларын барлый, алар белән элемтәгә керә. Бәйрәм барышында авылның үткәне турында бик күп мәгълүмат җиткерде ул.
Моннан нәкъ 100 ел элек 20-25 яшьлек кешеләр биредә кара урманны чистартып, урын ачалар, аннан бөтенесе тезелеп басып, Коръән укып, авылга исем кушалар. Агачлар өскә авабыз-авабыз дип торган урында өйләр сала башлыйлар. Иң беренче булып Зыяз Әхмәтшин, Хәйретдин Миннебаев нигез кора. Иген игеп, бакча үстереп, бишәр-алтышар бала үстереп, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Биредә тавык, сыер, сарык, куян фермалары, ат абзары да була. Утын ягып, ашлык киптерү өчен сушилка төзиләр. Сабыйлар өчен ясле оештырыла. 1930 елда Сәхрә һәм Шаршады авыллары колхозчыларыннан “Берләшү“ колхозы оеша. 1943 елда Сәхрә аерылып, Мулланур Вахитов исемендәге колхоз була. 1960 елда Шаршады авыл Советына кергән авылларны берләштергән хуҗалык “Кызыл Йолдыз“ исемен йөртә башлый. Сәхрәдә 1926 елда — 175, 1992 елда 100 кеше яшәгәнлеге мәгълүм.
Бөек Ватан сугышына ил азатлыгын яуларга киткән сәхрәлеләр зур хөрмәт белән искә алынды. Аларның кайберләре турында балалары, оныклары сөйләде. Гөлфия Әхмәтшина әтисе Әнвәрнең сугыш кырындагы батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнүе, җиңү яулап кайткач, бригадир, аннан соң авыл Советы рәисе булып эшләве, җәмәгате Рәшидә белән алты бала тәрбияләп үстерүләре, барысына да югары белем бирүе турында бәян итте. Сугыштан исән-имин йөреп кайткан Сәетҗан Миннебаев турында улы Әсгать сөйләде. Алар җәмәгате Сәүдә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Минниса Әүхәдиева әтисе Нәкыйп Исламовның унсигез яшендә сугышка китеп, җиде ел йөреп кайтуы, әнисе Роза белән алты бала тәрбияләп үстерүе, озак еллар Шаршадыда урман хуҗалыгын җитәкләве турында горурланып сөйләде. Әнисә апа Гайфуллина әтисе Гариф Сабитовның сугышчан юлын искә төшерде. “Ворошилов укчысы“ билгесенә ия булган авылдашлары Гафият Шакиров адресына да мактау сүзләре яңгырады.
Матур табигатьле Сәхрәнең иң матур урыны – Зыяз чишмәсе. Сәхрәгә нигез салган кеше хөрмәтенә шулай аталучы бу чишмәгә бәйрәм барышында мәдхия укылды. Фольклор ансамбленә йөрүче авыл уңганнары элек чишмә буенда уйнала торган “Челтәр элдем читәнгә“, “Йөзек салыш“ уеннарын күрсәткәндә, өлкәннәр яшьлек елларына кайтып килгәндер.
Сәхрәлеләрнең җыр-биюгә дә осталыгы бик ачык күренде. Айсылу Әхмәтшина, Раушания Баһаветдинова, Зөлфия Шәмсетдинова, Раушания Җиһангирова җырлары Мансур Габидуллин, Марсель Низамовның баянда уйнаулары белән матур үрелеп барды.
Мондый матур табигатьтә яшәүчеләрнең күңелләре җырлап, аяклары биеп кенә тора. Мәйдан тутырып биергә чыкты халык. Яшь биюче Әминә Әхмәтшина, “Иж дулкыннары“, “Балачак“ ансамбльләре чыгышлары да бәйрәмнең матур бизәге булды.
Бәйрәмдә авылның иң абруйлы гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Илдус-Асия Закировлар “Иң тату гаилә” номинациясе җиңүчеләре булдылар. Үзләре кебек өч уңган кыз тәрбияләп үстергән авыл уңганнары тиздән зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәргә җыена. Илдус абый, гадәттәгечә, авылдашларына җырларын бүләк итте.
Әгерҗе районының мактаулы гражданины Өммениса Ганиева – Сәхрәнең иң өлкән кешесе. Такмаклар башкарган сәхнә ветеранына алкышлар мулдан булды. “Сабырлык алиһәсе” номинациясендә күп балалар табып, үстереп, аларның кайберләрен югалткач та, сабыр, түзем булып кала белгән Әнисә Гайфуллина һәм Фәридә Залетова бүләкләнделәр. “Сокланырлык күңел байлыгы” белән яшәүче Тәнзилә Нурмөхәммәтова адресына да бәйрәмдә мактау сүзләре күп яңгырады. Сүз уңаеннан, номинация җиңүчеләренә бүләкләр шушы авылда туып-үскән Булат Әхмәтшин ярдәме белән алынган.
– Мин хәзер Сочида яшим. Туган авылымның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнәбез, дигән сүзләрне ишетү белән кайтыр юлга чыктым. Ничек кенә булмасын, күңел гел туган якка тарта. Яшьлектәге беренче эш урыным шушы авылда булды. Бригадир, баш агроном, авыл Советы рәисе булып эшләдем. Өч бертуганым шушында калды: Гөлия балалар бакчасын җитәкләде, Гөлфия фельдшер булып эшли, Айдар – полиция хезмәткәре. Сагынып, шатланып кайтырга туган нигез исән. Җай килгән саен кайтабыз, кулдан килгәнчә булышабыз, киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез. Матур бәйрәм оештырган авылдашларга рәхмәт, – диде Булат Әхмәтшин.
– Мин Сәхрә килене булуыма бик шат. Авыл халкы гомер-гомергә дус, тату булды. Бүген моңа тагын бер кат инандым. Искиткеч бәйрәм! – диде Әлфирә Исламова.
– Туган авылны, аның халкын болай зурлаган бәйрәмдә катнашып, илһам алдым. Рәхмәт бердәм Сәхрә халкына! Аеруча Гөлфия Әхмәтшинага. Фельдшер булып эшләп, шундый чара оештыруда башлап йөрүе сокланырлык. Чарада Ришат хәзрәтнең катнашуы һәм Коръән сүрәләре укуы бик ошады, – диде Чаллыдан кайткан Илүзә Гыйльманова.
– Бик бай табын әзерләгәннәр Сәхрә кешеләре. Саф һавада пешерелгән хашлама бик тәмле булды. Итне Гөлфия биргән. Туган авылымда самавырда кайнаган чәй эчеп сыйландык. Авылдашларыма, күчтәнәчләр белән зурлап кайткан кунакларга да зур рәхмәт! – диделәр Ижаудан кайткан Минниса Әүхәдиева һәм Зөлхиҗҗә Миннебаева.
– Һәр кеше үз тамырларын белергә тиеш. Бүген тагын бер кат балачак сукмакларыннан йөрдек. Мондый тирән эчтәлекле чаралар бик кирәк, – диделәр бәйрәмгә Ижаудан кайткан Фәния Мөхәммәтшина һәм Җәүдәт Миннебаевлар.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.