Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сәхнә сандугачы иде
6.03.2019

Сәхнә сандугачы иде

Йолдыз булып янып,
Сандугач булып сайрадың
Сәхнәләрнең түрендә.
Бу сүзләрне фәкать Нәйсә апа Ишметовага гына әйтеп була. Моннан 30 ел элек без Нәйсә апа белән очрашып, ансамбль оештыру турында сөйләштек, икебез дә бер сүздән эшкә керештек. Бергәләп концертлар оештырып, бик күп җирләрдә, шәһәрләрдә булдык. Мират абый продюсер, Нәйсә апа әйдәп баручы җырчы иде. Аның тавышы кызлар тавышы кебек булды. Олы яшендә дә сәхнәдән төшмәде, өендә генә утырса да, җырдан аерылмады. Радиодан яңа җырлар ишетү белән ,ул аны отып, өйрәнеп тә килә иде. Ул җырлый алмаган җыр юктыр, мөгаен. «Зәңгәр күлмәк» җырын аеруча яратып җырлады. Бу җыр аның зәңгәр күзләренә бигрәк ки-
лешеп тора иде. Бе-рәр җиргә кунакка, я концертка барасы булса, Мират абый шаярып: “Бар зәңгәр күлмәгеңне кия тор” ,– дип әйтә иде.
Тормыш ягына килгәндә, Нәйсә апа бик оста куллы ху-җабикә, оста мич ашлары пешерүче, гомумән, кунакчыл кеше иде. Кайвакытта репетицияләр дә аларда үтте. Ул без килүгә нәрсәләр генә пешерми иде, хәтта кайчагында мунча да ягулы булды. Мират абый Казан, Минзәлә артистлары концертын оештыручы булганлыктан, артистлар бөтен төркемнәре белән аларда кунак булдылар. Рәшит Ваһапов, Әзәл Яһудин, Гали Җәмлиханов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, соңрак Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Рафаил Ильясов, Рәгъде Халиков һәм Минзәлә театры артист­лары атналап аларда кунак булдылар.
Нәйсә апа ятим үскән. Язмыш аңа ачысын да, төчесен дә күрсәткән. Ул балачагы турында сөйләгәндә, безнең күзләрдән яшьләр килә иде. Хәләл җефете Мират абый белән бик бәхетле яшәделәр. Мират абыйның әтисе Газетдин бабай Нәйсә апаны күреп, ошата. Мират абыйга аны мактап, өйләнергә куша. Ул чагында Мират абыйның армиядән кайткан бик шук егет чагы. Ул Нәйсә апаны икенче көнне үк урлап кайта. “Әй, улым, матур туй ясый идек бит диюгә”, “Әле дә соң түгел, әзерләнегез, мин кунаклар җыю эшен үземә алам”, — дип, рапорт бирә дә чыгып китә.
Шул көннән башланган гаилә тормышы озын гомерле, бәхетле була. Барлык эшләрне дә бергәләп эшлиләр: бакчадагысын да, өйдә-гесен дә. Яз көнендә өй юганда, Мират абый башлап йөри, түшәмне үзе юа иде. Капкадан керүгә үскән виноградлары, төрледән-төрле чәчәкләр оҗмах бакчасын хәтерләтә. Нинди генә файдалы дару үләннәре үсми иде анда! Бер кыз, бер ул тәрбияләделәр. Икесе дә үрнәк гаилә корып яшиләр.
Нәйсә апа матур гомер юлы үтеп, 91 яшендә безнең арадан китте. Ул бик озак еллар туганнары, дус­лары күңелендә сәхнә сандугачы булып яшәр.

Фәния Гаделшина, Ижау шәһәре.