Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сәфәр чыктык ерак юлга
14.09.2017

Сәфәр чыктык ерак юлга

25-26нчы август көннәрендә Сарапул татар иҗтимагый үзәге активистлары Фаил Исламгалиев җитәкчелегендә Казан-Болгар сәяхәтендә булып кайттылар. Миңа да алар белән Казан шәһәрендә, Изге Болгарда манзара кылырга насыйп булды. Казан шәһәре, Изге Болгарга беренче тапкыр гына баруым түгел, ләкин мин барган саен үзем өчен яңалык ачам, тарихны күбрәк белә барам.

Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев: “Үзебезнең милли эшләрдә актив катнашучы милләттәшләребезне мондый сәяхәткә алып чыгу күптәнге хыялым иде. Быел Республикакүләм Сабан туе үткәрдек. Милләттәшләребез әлеге чараны үткәрүгә күп көч куйдылар. Матди яктан бераз мөмкинлек тә чыкты. Казан шәһәрен үземә яңа яктан ачтым. Болгарда булганым юк иде. Искиткеч! Соңгы сәяхәт булмас, Алла бирсә, мөмкинлек булган саен оештырырбыз!” – диде, үзенең фикерләре белән уртаклашып. Сарапуллылар Татарстан Республикасы мәркәзенең Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан гаҗәеп үзгәрешләр кичерүен ишетеп белсәләр дә, бу кадәр үк гүзәллекне күрербез дип уйламаганнар иде. “Студент еллары, яшьлегемнең иң кызыклы мизгелләрен үзенә сыйдырган Казанның матурлыгын үз күзләрем белән күргәч, сокланудан сүзсез калдым. Казанга еш барабыз, тик иркенләп карап йөрергә вакыт тими. Музейларда йөргәч, шәһәрнең матурлыгын күргәч, аның никадәр үзгәрүен, яшәрүен тойдык”, — диде Мәүлидә Фәйрузова. Экскурсиягә баручылар фикеренчә, Казан Европа шәһәрләреннән калышмый, архитектурасы таң калдыра. Туристлар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Казан турында хәзер бөтен Җир шарында беләләр!
Изге Болгар шәһәрен торгызу буенча бик зур эшләр башкарылган. Бөек Болгар дәүләте музее комплексында без музей комплексы экспонатлары белән танышып йөрдек. Биредәге истәлекле әйберләр, кул эшләнмәләренең төрлелеге, күпкатлы корылмаларда эскалаторларда, лифтларда йөрү сөендерде. Шунысы кызык: арабызда рус милләтеннән булган сәяхәтчеләребезгә татар телендә сөйләгән экскурсоводны аңлау авыр булмады, алар да татар-болгар тарихын кызыксынып тыңладылар. Фатыйма Исламгалиева: “Мин бирегә аяк баскач, ниндидер дулкынлану, илһам алу хисләре тойдым. Изге Болгарыбызга сәяхәт әле бик озак күңелемдә сакланыр”, — диде дулкынланып. Роберт Рыбаков исә Болгар Ислам академиясе белән хозурлануын белдерде. Югары зәвык белән эшләнелгән комплекс белән танышу Болгар шәhәренең уң як капкалары янында урнашкан Ак мәчет янында тәмамланды. Әлеге изге урыннар күңелләргә рухи чис­талык, иман нуры, саф тойгылар өстәде.

Шушы олы байлыкны татар халкына кайтарып бирүгә зур хезмәт куйган Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевкә, әлеге сәяхәтне оештырган Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиевка, “Эдем-Тур” туристлык агентлыгына, автобус йөртүчеләргә сәяхәт кылучылар исеменнән зур рәхмәт. Сәяхәт барышында Сарапул шәһәренең “Яшьлек” ансамбле, Сәниф Сәлахов, Рифкать Шакиров тарафыннан җыр-моң, мәзәкләр тынып тормады. Милләттәшләребез күтәренке күңел белән: “Икенче юлы Свияжск шәһәренә сәяхәт кылачакбыз”, — дип, рәхмәт хисләре белән таралыштылар.

Рәфилә Рәсүлева.