Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәфәр иминлеге — алар иңендә
2.03.2017

Сәфәр иминлеге — алар иңендә

Сәфәрдә йөрүчеләр тимер юл станцияләрендә һәм вокзалларда, Ижау аэропортында, елга портында полиция хезмәткәрләренең күплегенә күнегеп беткән. Алай гына да түгел, соңгы чорда, террорчылык актлары куркынычы гаять нык үсеп, дөньяны чолгап алгач, пассажирларны нәкъ менә полиция киемендәге тәртип сакчылары хәтта ишек төбендә үк каршы ала. Алар — юл транспорты полициясе хезмәткәрләре. Тимер, һава һәм су юллары транспортында тәртип һәм хокук саклау, хәрәкәт һәм пассажирлар хәвефсезлеген тәэмин итү нәкъ менә аларга йөкләтелгән.

Жандармнардан башлана

Гомумән, хәзерге чорда без белгән транспорт полициясе хезмәтенең мөстәкыйль аерым өлеше, мәсәлән, “Су транспорты полициясе” елгаларда пароходлар йөри башлау белән барлыкка килгән. 1797 елда патша Павел Беренче указы белән “Су транспорты департаменты” оештырыла. Россиядә тимер юллар төзелү белән аларда хәрәкәт итүнең кагыйдәләре дә раслана. 1836 елда Русия империясендә жандармериянең аерым корпусы төзелә, транспортта, шул исәптән тимер юлында, хәвефсезлекне тәэмин итү аның карамагына тапшырыла. Моңа өстәп, тимер юлында йөкләрне сак­лау, вокзалларда тәртипкә күзәтчелек итү урыннардагы жандармерия идарәләренә йөкләтелә. Әлеге вәкаләтләрне тимер юл жандармериясе 1917 елга кадәр үтәп килә. Совет власте чорында Россиянең транспортта хокук саклау органнары эшчәнлегенә нигез ВЦИКның 1919 елның 18 февралендә салына. Шул ук көнне ВЦИК тарафыннан “Тимер юл милициясен һәм тимер юлны саклауны оештыру турында” карар һәм “Эшче-крестьян тимер юл милициясе турында” положение кабул ителә. 18 февраль — хәзер Россия транспорт полициясе көне буларак билгеләнә.
Ижау шәһәре транспорт полициясе бүлеге — Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикалары, Пермь төбәге, Сверд­ловский өлкәсенә хезмәт күрсәтә. Горький тимер юлы (“ООО “РЖД») — Россиянең үзәк районнарын, Уралны Себер белән тоташтыра. Әлеге тимер юлның гомуми озынлыгы 1104 чакрым булып, анда 62 станция, 5 вокзал эшли. Ижау белән Әгерҗе иң зур станцияләр булып санала. Транспорт полициясе составына Ижау аэропорты да керә. Төп рейслар Мәскәүгә һәм Минерал суларга ясала. Күптән түгел УР Ижау транспорт полициясе хезмәткәрләре журналистларны хезмәтләре белән таныштыру өчен сәяхәт оештырдылар.

Ижау — Әгерҗе арасы

Транспорт полициясендә эш көне 12 сәгать һәм ул “Развод”тан башлана. Аны линия идарәсенең өлкән оператив дежур офицеры үткәрә. Патруль-пост хезмәткәрләре табельдә каралган махсус корал ала. Гомумән, транспорт полициясенең дежур частенда җинаять ачу юнәлешендәге барлык хезмәтләр дә тупланган. Атап әйткәндә, тикшерүчеләр, криминалистлар, экспертлар — һәммәсе бар. Ә менә аларның эшкә керешүе оператив хәлгә бәйле. Транспортта нинди дә булса хокук бозу турында хәбәр алыну белән дежур часть тарафыннан оператив төркем оештырыла. Мәсәлән, поезд станциядә, иң күп дигәндә, 20 минут торырга мөмкин. Оператив төркем поездга утырып китә, юлда чакта тикшерү башлана. Өлгермәгән очракта, аларның поездны туктатып торырга хаклары юк, пассажирлар мәнфәгате сакланылырга тиеш. Хәрәкәт итүче поезд юнәлешендә линия полиция бүлеге һәм бүлекчәләре, ахыр чиктә постлар бар. Җинаятьне тикшерү аларга йөкләтелә.
Сәяхәтебез Ижау-Кизнер электрич­касында Әгерҗе станциясенә барудан башланып китте. Безне полиция хезмәткәрләре, Ижау транспорт поли­циясенең иҗтимагый Советы, әгъзасы, Тимерьюлчылар мәдәният йорты җитәкчесе Владимир Хван, Паула кушаматлы эт, аның хуҗасы Наталья Лекомцева озатып йөрде. Полиция хезмәткәрләре, эт, фотоаппарат, камера белән бер төркем журналистларны күргәч, вагондагы пассажирлар бераз куркып калгандай булдылар. Ә полиция хезмәткәрләренә исә бу көндәлек эш. Хезмәткәрләр шикле күренгән пассажирларның документларын, хуҗасыз калган сумкаларны тикшерәләр, гомумән, нәрсәдер шик уята икән, алар һәрвакыт уяу. Полиция хезмәткәрләре арасында якташларым, игезәк егетләр Эдик һәм Радик Мәҗитовларны очрату сөенеч булды. Игезәк егетләр кайчандыр мал табибы һөнәрен үзләштереп, Кадыбаш авылында мал табибы булып эшләделәр. Эшчән, акыллы егетләр алга таба полиция һөнәрен сайладылар. “Без биредә 12 ел эшлибез. Өч тәүлеккә бер тапкыр ерак рейсларга чыгабыз. Калган көннәрдә буш тормыйбыз. Хәрби өйрәнүләр көн саен диярлек үтә. Рейсларда пассажирлар калдырган әйберләрне тикшерәбез, тәртип саклыйбыз. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Һәрвакыт уяу булырга кирәк”, — диләр егетләр тыйнак кына. Иманым камил, Эдик белән Радик кебек игезәк егетләр биредә хезмәт куйганда һәрвакыт тәртип булачак!

Әгерҗе вокзалы

Вокзалга килеп керү белән авылдашым Рәмзия Хөснетдинованы очраттым. Ул бүгенге көндә Пугачево поселогында яши. “Егерме ел әлеге вокзалда җыештыручы булып эшләдем. Без эшли башлаганда иске вокзал иде әле. Эшләргә бик авыр булды ул чакларда. Чегәннәр бик күп яши иде биредә. Милиция куып кына чыгара, алар тагы кереп тулалар. Аларга да эш җиңелләрдән түгел иде ул вакытта. Хәтерлим: бер чегән хатыны яңа туган сабые белән бер атна яшәде биредә. Хәзер инде вокзал яңа, моңа сөенеп бетеп булмый”, — дип, ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Әгерҗе (Төньяк) станциясенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспекторы майор Алина Покоева белән сөйләшәбез. “Мин беренче чиратта укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән профилактика эшләре алып барам. Узган елда балаларның игътибарсызлыгы аркасында тимер юлларда алты аяныч хәл булды. Дүрт бала үлде, икесе имгәнде. Балалар тимер юлны ярамаган җирдә үтәләр, колакларына көй тыңлау өчен колакчыннар кияләр һәм нәтиҗәдә поезд килгәнен ишетмиләр. Бик күп имгәнүләр алалар”, — ди ул.

Зәңгәр күзле кыз һәм эт

Зәңгәр күзле, зифа буйлы Натальяны эт белән күргәч, аның турында: “Шундый нәфис, мөлаем хатын-кыз заты усал этне ничек тыңлата ала микән?” — дип уйладым. Кыз кечкенәдән үк хайваннар ярата. Казан югары уку йортында ветеринар һөнәрен үзләштерергә хыяллана. Ләкин әти-әниләре чит шәһәргә җибәрергә риза булмыйлар. Нәтиҗәдә, ул, туган шәһәрендә калып, зоотехник һөнәре буенча белем ала һәм кинолог булып хезмәт куя башлый. Бүлектә бүгенге көндә дүрт эт. Дүртенче яшь эт тиздән Уфа шәһәренә “укырга” китәчәк. Этләр белән өч ир-ат һәм Наталья эшли. Аның дустын — немец овчаркасы Пауланы — Свердловск өлкәсендәге “Ак яр” питомнигыннан алып кайталар. Көчеккә ул вакытта ике ай гына була. “Ул миңа беренче күрүдә үк ошады. Исемне көчекләргә питомникта тугач ук бирәләр. Мин аны сигез ай үстердем. Бер яшь тулгач, икәүләп кинологлар әзерләүче мәктәпкә укырга кердек. Аларны исләрне иснәргә һәм аннан соң ис аерырга өйрәтәләр. Берәр билге таба икән, этне шунда ук сыйларга кирәк. Этләр ярты ел эчендә наркотиклар, психотроп матдәләр эзләргә өйрәнәләр. 2015 елның декабрендә хезмәт итәргә алындык. Хезмәт итәргә бары тик немец овчаркаларын гына алалар, чөнки алар тыныч, яраклашучан. Паула колбаса белән ит ярата. Шуңа күрә мин һәрвакыт үзем белән күчтәнәч йөртәм. Без аның белән поезд, электричкаларны, вокзалларны, аэропортны тикшерәбез. Паула өч тапкыр пассажирлар багажында тыелган матдәләр тапты. Ул нәрсәдер сизсә утыра. Ә мин аны алдан ук сизәм, чөнки Пау­ла үз-үзен икенче төрле тота башлый. Тыелган матдәнең күләме зур булса, ул аны шунда ук таба. Безнең кешене тоткарларга, тентергә хакыбыз юк. Шуның өчен безне полиция хезмәткәрләре озатып йөри. Кайчакта мин Пауланы өйгә алам, минем балалар аны бик ярата, ул да алар белән шаяра. Без инде хәзер туганнарга әйләндек. Вольерда калдырсаң, ямансулый, мине күргәч шатлана. Паула — бик тыныч эт, флегматик дисәң дә була. Ул әле яшь, шуңа күрә аңа һәрвакыт уйнарга, аралашырга кирәк. Этләр беркайчан да ике йөзле түгел, кемнедер яраталар икән, алар өчен ул гомерлек. Әлбәттә, хайваннарны хөрмәт итмичә, яратмыйча кинолог булып булмый”, — ди Наталья Лекомцева. Этнең иң яраткан уенчыгы теннис тупчыгы икән. Сәяхәт буена Паула рәхәтләнеп туп белән уйнады, безнең белән шаярды. Без биргән тәм-томны алыр алдыннан хуҗасының күзенә карап рөхсәт сорый. Мөлаем хуҗасы ризалык биреп, баш селкегәч кенә тәм-том белән сыйлана. Бер көндә ул барыбызның яраткан дустына әйләнде. Алга таба да аңа әнә шул тупчык белән уйнарга гына язсын иде…

Бармак эзләре буенча “ювелир”лар

Полиция майоры Денис Кришталь — эксперт-криминалистик лаборатория җитәкчесе. Анын эш тармагы физика, химия, филология фәннәрен берләштерә. “Без иң беренче чиратта җинаять кылган урынны җентекләп карыйбыз. Кайда, кайчан һәм ничек булганын тикшерәбез. Фотофиксация ясыйбыз, дәлилләр эзлибез. Һәр кешенең кулларында специфик бизәкләр була. Ә ул бизәкләрдә бик күп мәгълүмат бар. Әгәр дә без җинаять кылган җирдә бармак эзләре табабыз икән, безнең аны тиз арада тикшерергә мөмкинлегебез бар. Бармак эзләрен алып, мәгьлүмат базасына кереп карыйбыз. Элек аны экспертлар бармакларны буяу белән буяп, лупа аркылы тикшерәләр иде. Бүгенге көндә яктырткычы, микроскопы, камерасы булган “Папилон М — 11” күчмә лаборатория ярдәмендә тикшерәбез. Җинаятьләрне ачу әлеге техника белән җиңелрәк”, — ди ул. Мин дә кызыксынып, әлеге техникада бармак эзләремне тикшереп карадым, базада минем турыда мәгълүмат булып чыкмады. Денис безгә детекторда ялган акча банкнотларын тикшереп күрсәтте. Инфракызыл ут яктысында чын купюра буяулары ялтырамый икән, ә ялган банкнотлорда алар ялтырап тора. Кыска гына вакытта мин аларга күпме сабырлык, төгәллек таләп ителгәнен аңладым. Шуңа күрә мин аларның эшен ювелир эшенә тиңләр идем.

Тикшерүченең төп коралы — ручка

Ижау шәһәре транспорт полициясе бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция майоры Әскать Султашев тумышы белән Саратов шәһәреннән. Биредә хезмәт куя башлаганына бер ел тула. Аның сөйләшүеннән үк үз эшенең остасы, акыллы, тәртипле, итагатьле җитәкче икәнлеге күренеп тора. “Ижау шәһәре миңа бик ошый, тыныч шәһәр, күңел иркен сулый монда. Иң ошаганы Ленин районы, чөнки ул мин туып-үскән поселокны хәтерләтә. Безнең бүлекчә 1963 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә 11 кеше хезмәт итә. Безнең һөнәр сапер һөнәренә тиң, ялгышырга ярамый. Тикшерүченең төп коралы — ручка. Өйрәнәсең, тикшерәсең, нәтиҗә ясыйсың. Максатыбыз — кешене туры юлга бастыру”, — ди ул.
Әйе, алар хезмәтендә тыныч көннәр аз. Чөнки сәфәр иминлеге, хәвефсезлек алар иңнәренә йөкләтелгән.

Рәфилә Рәсүлева.