Сәрия Латыйпова: «Өлкәннәрне яратырга кирәк»
8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Арабызда мәрхәмәтле, игелекле, чын мәгънәсендә зур йөрәкле кешеләр күп. Сүзем нәкъ менә шундый кешеләр – социаль хезмәткәрләр турында.
Бу игелекле һөнәр ияләре караучысыз калган яки балалары читтә яшәп, ярдәмгә мохтаҗ булып яшәүче әби-бабайларны, сабый бала карагандай, кадерләп, барлык эшләрен, гозерләрен үтәп торалар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Ленин районы социаль үзәге хезмәткәрләренең берсе – милләттәшебез Сәрия Шәмсемөхәммәт кызы Латыйпова белән аның эш вакытында очраштык. Ул әлеге районда яшәүче өлкәннәргә, пенсионерларга һәм инвалидларга 2000 елдан бирле хезмәт күрсәтә.
Килгәнемне көтеп торуларын күрү – үзе бер рәхәт
Сәрия Латыйпова тумышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан. Авылда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмәдәге училищеда укып, май җитештерүче һөнәрен үзләштерә. Аннан Әгерҗегә эшкә җибәрәләр. Сөт-май комбинатында эшли. Ләкин белгечлеге буенча озак эшләргә туры килми: барлык туганнары, апалары Ижауда булгач, күңеле шунда тарта. «Фатир хуҗасы Ләбибә апаның мине бер дә җибәрәсе килмәде. Әйдә, китмә, монда гына кал», – дип үгетләде. «Монда автобуслар да йөрми, гел җәяү йөрергә кирәк», – дип, апаларым янына килдем. Бирегә килгәч, апам янына заводка эшкә урнаштым. Мотозаводта контролер булып эшләдем. Биредә туган авылым егете Рәис белән очраша башладык, аннан өйләнештек. Безне сөендереп, кызыбыз туды, декрет ялыннан соң тагын заводка эшкә чыктым. Улым тугач, гаиләдә вазифалар артты. Кызымны мәктәпкә йөртергә, улымны балалар бакчасына илтергә кирәк. Дустым мине үзе янына Социаль яклау бүлегенә чакырды. Чөнки заводта эш сәгате бик иртә башлана иде. Инде 60 яшьтә булуыма карамастан, мине көтеп торучы шушы әбиләремне яратып эшлим», – дип, Галия апаны кочып куйды Сәрия апа. «Эшегез авыр түгелме? Сезгә бит бик күп һөнәрләрне белергә кирәк!» – дим.
«Һәрбер адреска бардың да, булды гына түгел шул. Өлкәннәрнең һәммәсен тыңлый белергә дә, соңыннан документларны да тутырырга кирәк. Кайберәүләр: «Әй, сезнең эшегез бигрәк җиңел инде, кердең-чыктың, кердең-чыктың», – диләр. Кеше үзе эшләп карамыйча, ул эшне аңламый шул. Әби-бабайларның сөйләшәсе, аралашасы да килә. Уртак тел таба белмәсәң, әбиләрне яратмасаң, эшләп булмый. «Бер яктан, рәхәт эш түгел. Иң мөһиме: өлкәннәрне яратырга, аларны тыңлый белергә кирәк. Кайберәүләр май кояшыдай елмаеп, «Менә минем кызым килгән», – дип каршы алалар, кайсысының йөзен болыт каплаган була. Сөйләшә-сөйләшә ачылып китәләр, аннан соң гына өй эшләрен эшлисең. Шулай итеп, табиб та, психолог та булабыз. Һәр эштәге кебек, башта кыенлыклар булгалады, ләкин соңыннан ияләндем. Үзеңнең башкаларга кирәкле булуыңны аңлау авырлыкларны оныттыра ул.
22 ел эшләгән дәвердә 4 мөдир алышынды, барысы белән дә уртак тел табып эшләдек. Хәзер мөдиребез – Гөлшат Өлфәт кызы. Директорыбыз Ильяс Әсхәт улы Ибраһимов та бик гадел, яхшы. Эш көнебезгә килгәндә, көн саен 5-7 адреска барабыз. Кайчак больничныйда, ялда булганнарны алыштырырга, аларга беркетелгән адреслар буенча да барырга туры килә. Өлкәннәрнең яшәгән урынына килеп, килешү төзегәннән соң башкарырга тиешле эшләр исемлеге билгеләнә. Су алып кайту, кибеткә бару, ут-су өчен түләү, өй җыештыру, авыр хәлдә урында ятучыларны ашату безнең өстә. Андыйларга көненә 2 тапкыр барам. Ашарларына пешереп ашатам. Алар киткән чакта: «Кызым, рәхмәт!» – дип озатып калалар. Көненә ничә рәхмәтләр җыеп кайтам. Килгәнемне көтеп, сөенеп торуларын күрү – үзе бер рәхәт.
Кайчагында «Бу җирем авырта, нишләтим икән?» – дип киңәш сорап каршы алалар. Мин, әлбәттә, белгәннәремне уртаклашам. Икенче көнне «Син дөрес әйттең бит, булышты», – дип каршы алалар. Эшләгән чакта тәҗрибә, киңәшләр белән дә бүлешәбез. Үзем белмәгәнне алардан да өйрәнәм», – ди ул.
Сәрия апа эшләрен башкаргач, өстәлдә яткан дәфтәргә нәрсәләр эшләгәнен язып куйды. Галия апаның да үзендә дә шундый ук дәфтәр бар икән. «Хисап бирү өчен кирәк», – дип аңлатты ул моны. Әйтик, кибеттән әйберләр алып кайтып бирә, шуларны язып бара, чегын беркетә. Рецептлар яздырып, дару юнәтү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек кәгазь эшләре аның өстендә. Барысын да теркәп бара ул.
Табиб та, психолог та, сердәшче дә
Галия апа Даутованы карарга башта социаль хезмәткәр Гөлсинә ханым беркетелгән булган. Ул лаеклы ялга чыккач, аны Сәрия апа алыштыра. Галия апаның өенең чисталыгына-пөхтәлегенә игътибар иттем. Сәрия ханым юып-чистартып китә, ә Галия апа шул чисталыкны саклый, өен пөхтә тотарга тырыша. «Үземә 82 яшь, өй эчендә акрын йөрештерәм. Бөтенләй тик утырсам, буыннар оеша, шуңа хәрәкәтләнергә тырышам. Гомер буе авыр эштә эшләп, сәламәтлегем какшады. Хәзер чиләк тә күтәрә алмыйм. Мотозаводта йөк ташучы да булдым, асфальт заводында эшләдем. Асфальт җәя идек, хәзерге асфальтны элекке белән чагыштырып та булмый. Кайнар асфальтта резин сапоги белән йөреп, аякчулар (портянкалар) лычма су була иде. Әле, сөбханалла, шулай йөргәч, дип, шөкрана кылам хәзер. Ярдәмчем Сәриягә ни кушсам, шуны эшли. Бик чиста, җиренә җиткереп башкара. Атнага 3 тапкыр килә, ишегалдыннан су кертә, тузан сөртә, идән юа, өй җыештыра. Кышын кар да көри. Тәрәзәдән карап, килгәнен көтеп торам», – ди Галия апа.
Газета яздырып таратучыбыз Әлфирә апа Дәүләтова да шалтыратып, Сәрия ханыма рәхмәтләрен җиткерде. «Сәрияне күптәннән беләм. Үзем дә Кырындыдан күптәннән чыгып киткән кеше бит. Уртак танышларыбыз да күп. Авылдашларымның хәлен аның аша белешеп торам. Без аерым яшәгәч, ара ерак булгач, әниебезгә караучы кирәк иде. Ул бик озак еллар безнең әнине карады. Без аңа гаиләбез белән бик рәхмәтлебез», – ди. Әлфирә апаның әнисен Сәрия ханым да искә төшерде. «Әби бик әйбәт иде. Коймаклар пешереп көтә иде килүемне. «Әйдә, эшеңне башлаганчы бергәләп чәй эчик әле», – дип әйтер иде.
Сәрия апа шаяртып сөйләшә-сөйләшә, җәһәт кенә өй эшләрен башкарып чыкты. Аның сабыр гына тыңлый белүенә дә игътибар иттем. Күзәтеп торганнан соң, бу эштә киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә эшли аладыр, дигән фикергә килдем.
«Кайчак эштән кайткач та, ярдәм сорап шалтыратучылар була. Кешенең хәленә керә белмәсәң, безнең эштә эшләп булмый. Кешеләрне ярата белергә, аларның борчуын үз йөрәгең аша уздыра белергә кирәк», – ди Сәрия ханым. Сәрия апаны һәм башка социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек, гаилә бәхете, өлкәннәрнең ихтирамын тоеп яшәүләрен телибез.
Ленин районы социаль яклау бүлегендә мөдир булып эшләүче Гөлшат Өлфәт кызы Гайнуллина белән дә аралаштык. «Безнең район буенча 350 кешегә 36 социаль хезмәткәр өлкәннәргә, пенсионер һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә. Минем кул астында 12 социаль хезмәткәр эшли. Бер хезмәткәргә дистәдән артык өлкән кешене карарга туры килә. Көненә 5-6 кешегә ярдәм итәләр, кайчак күбрәк тә була. Кайберләренә көненә берничә тапкыр барырга да кирәк. Безнең хезмәткәрләр бик ышанычлы, гадел. Эшкә алган вакытта да без шуңа игътибар итәбез. Үзем исә 2001 елдан бирле эшлим. Эшләү дәверендә күзәтүләрдән чыгып әйтә алам, социаль хезмәткәрләргә табиб та, психолог та, сердәшче дә була белергә кирәк, чөнки өлкән кешеләрнең төрле вакыты була: авырып та китәләр, кәефсез чаклары да булгалый. Урында ятып, һәрдаим карау, игътибар сораучылар да бар. Социаль хезмәткәр һәрвакыт хәлләрен белеп, йорт тирәсендәге эшләрендә булышып, азык-төлек, дарулар алып кайтып, гел булышып торалар. Урын өстендә ятучыларның кайберләре хәтта фатир ачкычларын да ышанып бирәләр. Үзләре ачып керәләр, үзләре бикләп китәләр.
Социаль ярдәмгә мохтаҗ булучылар бар икән. Яшәү урыны буенча Социаль яклау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ленин районының Социаль яклау үзәге телефоны: 71-10-87. Бушлай да, түләүле дә ярдәм күрсәтү хезмәте бар. Килешү төзегән чакта мөдир бар шартларын да аңлата. Өлкәннәрнең пенсияләре яшәү минимумнан аз булган очракта, бушлай хезмәт күрсәтелә», – дип аңлатып узды.
Гөлнара Вәлиева.