Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сәнгать — иң көчле тәрбия чарасы
25.07.2016

Сәнгать — иң көчле тәрбия чарасы

Соңгы елларны күп төрле мәдәни чараларда катнашырга туры килде. Авылларда, район үзәгендә үткәрелгән очрашу, презентация, концерт, фестивальләр олы хезмәт куеп, зур тырышлык белән оештырыла. Авыл мәдәният йортында озак еллар эшләгән кеше буларак, мәдәни чараны тиешле югарылыкта, тамашачы күңеленә барып җитәрдәй мәгънәле дә, матур да итү өчен күпме тырышырга икәнен бик яхшы беләм мин. Бездә, гомумән авыл җирләрендә, күбрәк җырчылар, биючеләр белән кабатлау, өйрәнүләргә күп игътибар бирелә. Алар белән сәнгать җитәкчеләре аерым эш алып бара, энә күзеннән үткәрә. Ә менә алып баручы читтә кала. Шуңа күрә нәфис сүз сәнгатенең югары осталыгына ирешәсең килсә, гомер буена үзеңә тырышырга, эзләнергә туры килә. Һәрбер шигырьнең үз аһәңен табу, аны бүлгәләп, логик басымын, яңгыраш басымнарын билгеләү, аннан соң инде кат-кат сөйләп карау, ятлау, кабатлау көне-төне үз өстеңдә эшләүне сорый, әлбәттә. Өйрәнгәнеңне тыңлаучыга җиткерү — үзе бер осталык, олы хезмәт таләп итә. Сәхнә, тамашачы һәм син — алып баручы… театр артистларына уйнау җиңелрәк бирелә, чөнки, декорация һәм музыка ярдәмгә килә. Ә сүз остасы исә, ялгыз, берүзе. Алып баручының тавышы, тамашачының колагы, кара-каршы ике акыл, ике җан… ә аңлашырга, йөрәкләргә юл салырга кирәк! Монда инде, синең тавышың, үз-үзең тотышың, сөйләү үзенчәлегең әһәмиятле урын алып тора. Залдагы халыкны бары тик сүз белән үз артыңнан ияртеп китәргә, аның җанына, бәгъренә үтәргә, йөрәк кылларын чиртергә өйрәнергә туры килә. Шул вакытта гына күпләр күңелендә үткәрелгән чара озак еллар матур хатирә булып сакланыр.
Авыл мәдәният йортларында эшләүчегә, башлангыч сыйныф укытучысы сыман, барысын да үзенә эшләргә туры килә: программа, сценарийлар төзү, оештыру, белдерүләр язу, сәхнә бизәү, алып бару, җырлау. Әле кайбер авылларда мәдәният хезмәткәрләре үзләре җыештыручы да. Минем программа, сценарийларның төзелешенә аеруча игътибар юнәлтәсем килә.
Теманы табу һәр кешенең иҗади мөмкинлегенә, фанта­зиясенә бәйле, әлбәттә. Кичәләр үткәргәндә чараны колачлаган теманы дөрес итеп өлешләргә бүлү кирәк. Тулы бер эчтәлекне буынтыклап сүтеп, яңадан, һәр нәрсәне үз урынына куеп җыйганда гына кичәне: “Үрелеп кенә барды”, — диләр. Сәхнә бизәлеше, килгән кунакларны утырту, таныштырганда титулларны тулы итеп әйтү — вак кына кебек тоелса да, мәдәният хезмәткәре, алып баручы өчен иң мөһим гамәлләр. Тагын бер күңелгә тия торган нәрсә, ул да булса — сәхнә киеме. Пөхтә киенү, чибәр күренергә тырышу, гәүдәне төз, зифа тоту — кешенең тумыштан ук килгән табигый бер гадәте булырга тиештер кебек. Тик, халык алдына чыгучы сәнгать кешесенең үз урынын, дәрәҗәсен белеп, тамашачыга хөрмәт йөзеннән, матур һәм төгәл киенүе аңлы рәвештә эшләнергә тиеш. Сәхнә, сәнгатьнең — тәрбия чарасы икәнен дә онытырга ярамый. Сиңа карап сокланырлык, үрнәк алырлык булсын. Аяк киеменә килгәндә, ул һичшиксез үкчәле булырга тиеш! Алып баручыларны урамда киеп йөри торган тигез табанлы каталардан (балетки) күреп өнсез калдым мин. Биючеләр түгел, ләбаса! Яшьлек бөркелеп торган, сыгылмалы буй-сын, матур чәчләр һәм ката. Бу инде бернинди кысага да сыймый! Аяк киеме үкчәле булса сәхнәдә йөрү үзенчәлекле, гәүдә төз, горур була бит ул. Шуңа өстәп, озын итәкле күлмәк тә киеп куйсаң, борынгылар әйтмешли, “чын артист” булып куясың инде.
Озак еллар мәдәният йортында эшләү дәверендә мин бары тик бер тапкыр эшемә галош киеп төштем (яңгырдан соң), шунда да бер егет: “Әлфирә апа, сезгә галош килешми!” — диде. Ул елларда бик модада булган чулки-сапогидан соң галош, әлбәттә, ямьсез күренгәндер. Тик хикмәт анда да түгел. Шуңа төшендем: мин — мәдәният хезмәткәре, миңа теләсә ничек киенергә, чыгыш ясарга ярамый. Бу миңа гомеремә җитәрлек сабак булды. Адәм баласына рус теле, математика, чит телләрне өйрәнү генә җитми шул, эстетик тәрбия, зәвык психологиясен белү дә бик кирәк!

Әлфирә Низамова, мәдәният ветераны, Исәнбай авылы.

Фотосурәттә: “Көзге күкрәү” исемле китабымны тәкъдим итү кичәсенең искиткеч оста алып баручылары — Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Дамира Галләмова.