Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәнгать дигән дәрья
26.08.2021

Сәнгать дигән дәрья

Музыка – сәнгатьнең иң көчле, иң зур көдрәткә ия тармагы. Ул безнең тормышыбызны һәрвакыт тулыландырып тора, халкыбызның тойгы-кичерешләрен, тарихын, кәеф-халәтен, моң-сагышларын бик нык үтемле итеп бирә ала торган көч. Шуңа күрә музыка – һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Гомер буе без аның белән бергә атлыйбыз. Кайгы-хәсрәттә дә, бәхет-шатлыкта да ул безнең белән. Күңелгә якын матур көйләр, җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч, ләззәт бирә, яшәешебезне ямьләндереп җибәрә. Теләсәк тә, теләмәсәк тә — музыка белән без һәр көн очрашып торабыз. Ул безне йокыдан уянуга матур көйләре белән каршы ала һәм йокыга киткәнче үзе белән ияртеп йөри. Музыка безгә яшәргә, эшләргә көч бирә, батырлыкка өнди, матурлыкны күрергә өйрәтә, дус-тату яшәтә. “Музыка безне яхшырак, акыллырак, мәрхәмәтлерәк итә”, — дип яза композитор Дмитрий Кабалевский. Әнә шул рухи көч бирә торган көйләрне безгә җиткерүче һәм аларны уйнарга өйрәтүче талантлы милләттәшләребез турында сүзебез. Кизнер поселогына барып кергәч тә, беренче тукталышыбыз мәдәният йорты булды. Тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән рухи бина ерактан ук үзенә тартып тора. Клуб бинасына урнашкан сәнгать мәктәбенең бүлмәләреннән гитара, домра, балалайка тавышлары ишетелә.

Дамир Хәбибрахманов: «Мин гомер буе баянда уйнадым»

Удмуртиянең атказанган мәдәният хез­мәткәре, концертмейстр Дамир Әмир улы Хәбибрахманов бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә балаларга гитарада уйнау буенча дәресләр бирә. Бүлмәгә килеп керү белән стенадагы бихисап гитараларга күз төшә. “Мин гомер буе баянда уйнарга өйрәттем, соңгы елларда гитарага күчтем, менә хәзер тагын бер инструментны өйрәнеп киләм”, — диде ул, ксилофонда уйнап күрсәтеп. Дамир ага бик итагатьле, тәртипле. Димәк, укучыларга да мөнәсәбәте шундый. Шуңа күрә укучылар тартыладыр да аңа. 100 дән артык баланы музыка дөньясына керткән ул. Араларында зур дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә бар. “Музыка укыту өчен укытучыга бик күп нәрсә белергә кирәк. Балалар музыка коралларында уйнарга күпләп киләләр. Ләкин күбесенең түземлеге җитми. Шуңа күрә мин әти-әниләргә: “Бала бер ай йөреп, шөгыльләнеп карасын”, — дип әйтәм. Гомумән, музыка дөньясын тирәнтен төшенү өчен милли уен коралларында уйнарга өйрәтү зарур. Әйтик, баянда уйный икән, тальянга да өйрәнсен. Курайда уйный икән, флейтаны үзләштерсен. Музыка дөньясы тирән рухи чишмә бит ул”, — диде.
Дамир әфәнде Үзбәкстанда дөньяга килгән. 5 яшь тулганда гаиләләре белән Киров өлкәсе Сосновка поселогына күчеп кайт­каннар. Әтисе тумышы белән Мөслим, әнисе Әлки районыннан. Сосновкада ярты ел торганнан соң әтисе бухгалтер булып удмурт авылына эшкә урнаша. Алар удмурт әбисендә фатирда торалар. Әнием: “Ярты елда удмурт телендә сөйләшә башладың”, — дип әйтә иде. 5 нче класска чаклы белдем, аннан соң оныттым. Без кабат Сосновкага күчеп кайттык. Әтием гармунда уйнады, мин дә аңа карап кечкенәдән уйный башладым. 10 яшьтән төрле түгәрәкләргә йөрдем. Соңрак музыка мәктәбен, Түбән Камада баян классы буенча музыка училищесын тәмамладым. Юллама белән Кукмарага сәнгать мәктәбенә эшкә җибәрделәр. 12 ел анда хезмәт куйдым. Әти вафат булгач, әнигә ялгыз яшәве авыр булды, шуңа без тормыш иптәшем белән Сосновкага кайттык. Хатыным да музыкант, сольфеджио укытты. Сосновкада сәнгать мәктәбендә миңа эш булмады, ә клубларда эшлисе килми иде инде. Журналлардан эш эзлим, хат язам, мине бик еракларга чакыралар, күп нәрсә вәгъдә итәләр. Әни еракка китүебезне теләмәде. Бервакыт иптәш малайга Кизнерга кунакка килгәч, клубка кердем. Ул чакта кечкенә агач клуб иде. Музыка коралларында уйныйлар, мин дә баянда уйнап күрсәттем. Алар мине эшкә чакырдылар. “Миңа эшләр өчен сәнгать мәктәбе булсын иде”, — дидем сорадым. Күп тә үтмәде миңа сәнгать мәктәбеннән чакыру килде. Без күчеп килеп, биредә төпләндек. 33 ел биредә эшлим. Төрле биналарда эшләргә туры килде. Сигез ел директор булып эшләдем. Бервакыт шулай “Зори Кизнера” ветераннар хорын тыңлап утырам, концертмейстрлары килмәгән, аны алыштырдым. Шул көннән бирле хор белән 26 ел чыгыш ясадык. Җитәкче удмурт милләтеннән иде, бер тапкыр да сүзгә килмәдек, бик дус эшләдек. Ветераннар хоры эчендә ирләр, хатын-кызлар, удмурт ансамбльләре бар иде. Хорда – 30 кеше, күбесе – ир-атлар. Ижау шәһәрендә зур, дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаштык. Хорыбызның репертуары зур булды. Биредә үзем дә җырлый башладым. Квартет та оештырдык. Исемдә әле: “Утыр әле яннарыма” җырын җырладым. Бүгенге көндә хорда җиде-сигез кеше генә. Яшьләр килми, өлкәннәр инде олыгайды. 20 ел электричка белән Сосновка поселогына репетициягә йөрдем. Анда безнең сәнгать мәктәбе укытучыларының ансамбле бар иде. Дүрт бала үстердек, алар безнең һөнәрне сайламадылар. Берсе генә балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшли.
Поселокның мәдәни тормышында үзем укыткан укучылар, ветераннар хоры белән күп катнашырга туры килде. Сабантуй бәй­рәмнәре, поселок көннәре бик күңелле үтә иде. Соңгы елларда Сабантуй үткәрелми.Без дә өлкәнәйдек, яшьләргә кирәкми. Туган телебездә сөйләшүчеләр дә кимеде. Без үскән чакта әти янында русча сөйләшә алмый идек, балаларны да шулай өйрәттек. Кызганыч, оныклар инде телебезне белмим”, — дип сөйләде ул.

Илһамия Ибәтуллина: «Домрага гашыйк булдым»

Күрше бүлмәдән домра тавыш ишетелә. “Матур, таныш көй”, — дип уйлап бүлмә ишеген ачам. Укытучы Илһамия Ибәтуллина укучысы Дарья Симакова, концертмейстр Елена Викулова белән “Фатыйма” көен уйныйлар. Агымдагы елда “Язгы тамчы” бәйгесендә катнашкан конкурсантларны шунда ук танып алдым. “Без инде берничә ел әлеге бәйгедә катнашабыз. Бәйге безгә бик ошый, без дәрәҗәле урыннар алып, канатланып кайтабыз”, — диде Илһамия ханым. Ул тумышы белән Пермь өлкәсеннән. Киров му­зыка училищесын тәмамлаган. Юллама белән Сосновка поселогына килеп урнашкан. Кукмара егетенә кияүгә чыгып, биредә төпләнеп калган. “Мин кечкенә чакта безнең янда музыка мәктәбе бар иде. Күрәсең мәктәптән ишетелгән тавышлар минем колагыма кергәндер. Өстәвенә, әтием дә гармунда уйнады, музыканы да бик яхшы ишетә иде. Мин алты яшьтә үзем кереп музыка мәктәбенә язылдым. Скрипкада уйнадым. Бервакыт концертта бер кыз дом-рада уйнады. Мин шул вакытта домрага гашыйк булдым. Миннән соң өч сеңелем дә музыка мәктәбен тәмамладылар. 1992 елда Кизнер сәнгать мәктәбенә килеп дом-
ра, балалайка, оркестр дәресләре бирү буенча класс ачтым. Күп балалар укып чыкты. Егетләр сәнгать мәктәбе директорлары, кызлар укытучылар булдылар. Кызым да сәнгать мәктәбен тәмамлады, шулай да медицина өлкәсен сайлады. Ләкин бүгенге көндә ул балалары белән бергә концертларга, күргәзмәләргә бик теләп, яратып йөри. Моның белән нәрсә әйтәсем килә: баланы кечкенәдән үк сәнгать мәктәпләренә бирсәң, киләчәктә аның зәвыгы булачак”, — диде ул. Илһамия ханым татар хатын-кызларына хас булганча, бик тыйнак, зәвыклы.
Илһамия ханым һәм Дамир әфәнде турында хезмәттәшләре дә җылы сүзләр әйттеләр. “Алар икесе дә безнең мәктәптә кояш кебек: алардан бары тик яктылык, җылылык, нур бөркелә. Һәрвакыт ачык йөзле, оптимист, һәркемдә һәм һәрнәрсәдә бары тик уңай якларын гына күрәләр алар. Тирән белемле, алдынгы карашлы зур хөрмәткә лаеклы чын укытучылар. Даирәләре көчле, бөтен темага сөйләшеп була, һәр нәрсәгә үз фикерләре бар. Балаларны яраталар, хезмәтләрен сөяләр. Үз эшләрен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар, шуңа күрә дә коллективта, киң җәмәгатьчелек арасында хөрмәт казандылар”, — диделәр хезмәттәшләре.
Музыка инструментларында — кешенең кайгысын таратырдай илаһи көч, йөрәкләрне айкарлык, бәгырьләргә үтеп керерлек моң. Бүген безгә әнә шул моң, күп мәшәкатьле, болгавыр тормыштан бераз арындырып торырлык музыкаль хисләр давылы җитми. Әйе, мәдәният сарайлары буш тормый, анысы. Концерт артыннан концерт. Ләкин алар барысы да кешенең рухи дөньясына туры килми. Тамашачы күңеленә музыка культурасы иңдерү өчен нәкъ менә башлангыч музыка мәктәпләре, үзешчән сәнгать түгәрәкләренең әһәмияте зур. Талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып, рухи азык өләшкән сәнгать мәктәбе укытучыларына рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт телибез.

Рәфилә Рәсүлева.