Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сәләтле яшьләр җыены
23.08.2013

Сәләтле яшьләр җыены

5 августта “Селигер-2013” Халыкара яшьләр форумы тәмамланды. Быел әлеге форум яңа форматта уздырылды. Яңалык буларак, “Селигер-2013”тә Яшьләр проекты, Эшлекле һәм Ватан форумнары берләштерелде. Катнашучылар буенча да быелгы форум алдырган, биредә барлыгы 15 мең кеше катнашкан.

Форумда катнашу өчен Удмуртиядән вәкил буларак иң актив, җитез 162 кеше сайлап алынды. Катнашучылар исемлеген төзү Удмуртия Республикасының Яшьләр эше буенча министрлыкка йөкләнгән иде. Шушы көннәрдә форум нәтиҗәләре буенча министрлыкта конференция булып узды. Форумның уңай якларын ассызыклап министр Владимир Соловьев: “Министрлык мондый проектларга ярдәм итәргә әзер, чөнки бу республикабыз үсеше, яшьләребезнең киләчәге өчен зур этәргеч. Зур уңышларга ирешер, үсәр өчен яшьләр билгеле дәрәҗәдә тәҗрибә һәм белемнәр тупларга тиеш. Федераль югарылыкта узучы “Селигер” форумы ярдәмендә сигез федераль округта һәм илебез субъектларында мондый белем бирә торган яшьләр форумнары оештыру гадәткә кереп китте. Сентябрь аенда безнең регионда да шушы югарылыкта “Достояние республики” дип аталган республика форумы узачак. Әлеге форум үз мәйданына республикабызның инициативалы, актив яшьләрен җыячак”, — диде.

“Селигер-2013” форумында катнашкан республикабыз яшьләре әлеге чараның үзләре сайлаган юнәлештә барырга, яңа идеяләр белән янарга яңадан-яңа мөмкинчелекләр ачуы турында билгеләп үттеләр. “Яшьләр проекты форумы”ның “Все дома” сменасында катнашучы Иван Козлов, Селигерга баруның нәтиҗәле булуын билгеләп: “Яшьләр форумында катнашуымның нәтиҗәсе буларак, мин студентлар, яшьләр штабы җитәкчесе итеп билгеләндем. Проектымның төп максаты итеп яшьләребезне киләчәктә үз хокукларын яхшы белүче, намуслы милек хуҗалары булырлык, коммуналь хуҗалык өлкәсендә белемнәрен үстерү”, — дип сөйләде.

“Эшмәкәрләр форумы” да шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешкән. Селигерда Удмуртия вәкилләре һәм эшмәкәрлекне үстерү үзәге тырышлыгы белән форумда тагын өч мәйдан булдырылган. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән 150 эшмәкәр җыелган. Әлеге мәйданчыкларның модераторы булган Андрей Попов үзенең кичерешләре белән уртаклашып: “Эшлекле форумда быел 133 илдән 1000ләп чит ил вәкиле катнашты. Безгә дә чит телләрне гамәлдә кулланырга бик уңай мөмкинчелек булды. Шәхсән үзем, форумнан эшмәкәрлек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләр белән танышып, яңа бизнес ачу өчен кызыклы идеяләр белән кайттым”.

Делегациянең башка катнашучылары да зур уңышларга ирешкән. Мәсәлән, милләттәшебез Руслан Әхмәтҗанов дусты Дмитрий Шадрин белән берлектә уйлап тапкан “Хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм хезмәте” проектын сатып алу өчен 30лап кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге бизнесны уйлап тапкан Руслан: “Селигер – бизнесны федераль югарылыкка күтәрү, башкаларга да тәкъдим итү өчен бик яхшы мәйдан, чөнки бирегә катнашучылар Россиянең төрле өлкәләреннән җыелалар. Проектыбызны экспертлар бик югары дәрәҗәдә эшләнгән дип билгеләделәр. Минемчә, мондый фикергә алар проект заманча һәм дөрес итеп эшләнелгәнгә генә түгел, ә бүгенге көндә проект социаль яктан файдалы булганга күрә мондый фикергә килгәннәрдер”, — дип үз фикерләре белән уртаклашты.

Удмуртия делегациясе вәкиле Елена Серебрянникова “Сәнгать остаханәсе” дип аталган проекты белән 5 иң яхшы проектлар исемлегенә кертелде. Ул федераль грантка лаек булып, проектын белгечләр белән берлектә тагы да үстерү мөмкинчелегенә ирешкән.

Селигерда катнашкан һәркем мондый чараларда катнашуның бик мөһим булуын, яшьләргә тагы да үсәргә ярдәм итүе турында белдерделәр. Әлеге фикерне хуплап, Владимир Соловьев: “Әгәр барлык проектларны да без үз хезмәттәшләребезгә генә йөкләсәк, моның нәтиҗәсе болай ук югары булмас иде. Шуңа да без яшьләребезне бирегә тартырга тырышабыз, чөнки нәкъ алар төбәгебезне үстерүдә зур көч булып торалар”, — диде.

Ләйсән Әхмәтова