Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сәламәт тәндә — сәламәт акыл
24.08.2017

Сәламәт тәндә — сәламәт акыл

Сарапул шәһәрендә узган гасырда спортның бөтен төре белән дә шөгыльләнгәннәр. Горурлыгыбыз да бар. Алар — җиңел атлетика буенча 2 тапкыр Европа чемпионы Фәрит Ганиев, авыр атлетика буенча Россия чемпионы Илдар Гыйльфанов.

Сарапул спортны ярата

Ләкин еллар үтү белән гандбол, парашют спорты, ат спорты, су өсте техникасы спорты, ни кызганыч, инде юкка чыккан. Ипподром бар иде – юкка чыгарылды. Базар каршындагы скверда парашют белән сикерә торган җайланма булган. Бөек Ватан сугышы елларында шәһәребездә 2 очу училищесы ачыла. Анда булачак Советлар Союзы геройлары очарга өйрәнә. Бокс, теннис, веломотоспорт, чаңгы буенча Россия чемпионы исемен яулаучы спортчыларыбыз бар.
Хәзерге көндә шәһәребездә 2 спорт стадионы, 1 йөзү бассейны бар. Бу бик аз! Биатлон мәктәбе төзергә проект бар, әмма акча юк, диләр. 1990 елда шәһәребездә халык саны – 112 мең булса, хәзер 100 мең. Яшьләр эчүгә һәм наркоманиягә сабышканчы спортка тартылсыннар өчен спорт корылмалары кирәк. Алга таба хәлләр яхшы якка үзгәрер дигән өмет бар. Чөнки шәһәребез башлыгы Александр Эссен да, Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов та – үзләре спортчылар, триатлон белән шөгыльләнәләр. Сентябрь аенда Россия буенча ярыммарафон быел республикабызда узачак.
Агачтан ясалган чаңгы белән, коры энтузиазмга бирелеп йөгергән вакытлар үтте инде. Чаңгычыны киендерү, әсбаплар 100-120 мең сум тора. Спорт секцияләренә күбесенчә өйдә хезмәт белән тәрбияләнгән балалар киләләр. Ярышка барасы булса, бөтен чыгымнар — ата-ана җилкәсендә. Менә шулай хезмәт белән тәрбияләнеп үскән малайлар – бертуган Нәбиевләр белән танышыйк.

Җиңелүне белмиләр

Шәһәребездә узган Сабантуй бәйрәме милләттәшләребезгә ел буена җитәрлек рух бирә, аңа яңа көч һәм илһам өсти. Быелгы Сабантуй батырларын барлыйм: Илдар Гыйльфанов, бертуган Кәримовлар. Бертуган Нәбиевләр кул көрәше буенча – I урын, көрәш буенча – IV урын. Ринат Нәбиев Иске Эсләк авылы Сабан туенда гер күтәрү буенча 4нче урын, Кадыбаш авылы Сабан туенда көрәшеп 4нче урын алган. “Әтиебез Мансур слесарь, әниебез Гөлгенә СМУда эшләгән, бик матур җырлый. Безне бик кырыс тәрбияләделәр. Тик без хәзер моның өчен бик рәхмәтле аларга. Өченче сыйныфтан бирле йөзү белән шөгыльләндем. 5 елдан соң бокска күчтем, армия сафларында хезмәт итеп кайт­тым. Республика чемпионы, спорт мастерына кандидат. Хатыным Лилия белән бергә эшлибез. Бер ул, бер кыз үстерәбез. 2004 елдан хатын-кызлар өчен төзәтү-хезмәт колониясендә җитәкче урынбасары булып эшлим” , — дип сөйләде Ринат. Әңгәмәдәшемнең эше, колониядә кемнәр утыруы турында сораштырам. “Бездә җиңел акчага кызыккан нар­команнар, исерек хәлдә ахырын уйламыйча, салкын корал кулланган хатын-кызлар утыра. Алар йокыдан торгач, зарядка ясыйлар, иртәнге ашка баралар. Тегү цехында эшлиләр, минималь хезмәт хакы алалар. Ул акчага чәй һәм башка әйберләрне сатып алалар”, — диде ул.
Әңгәмәне Ринатның энесе – Руслан белән дәвам итәм. Ул өйләнмәгән, Мәскәү шәһәрендә яши, үз эшен ачкан. Сарапулга бик еш кайта. Быелгы Сабантуйда ул кул көрәше буенча I урынны алды. 2016 елда Болгариядә узган кул көрәше буенча Дөнья Чемпионатының бронза призеры. Халыкара спорт мастеры. Аңа карап: “Менә ичма­сам, булдыра”, — дип уйлап куйдым. “Сарапулда техникумда укыганда ярышларда катнаштым, спортзалга йөрдем. Спорт холыкны чыныктыра, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Аннан соң үзең дә намусыңа тап төшермәскә тырышасың. Туып-үскән шәһәремдә узган Сабантуйларны да калдырмыйм. Рәхәтләнеп татар җырларын тыңлыйм бәйрәмдә. Сабантуй татар икәненлекне искә төшерә. Гаилә традицияләренә, телгә әһәмият бирәм. Намаз укыйм, ураза тотам”, — дип, үзе турында сөйләде Руслан.
Шәһәребезнең батырлары – Илдар Гыйль­фанов, бертуган Кәримовлар, бертуган Нәбиевләр бер гаилә булып, һәрвакыт аралашып, үзара дус-тату булып яшиләр. Халкымның шундый кыю, түземле, җитез, тотынган бөтен эшне дә башкара алырдай, авырлыкларны җиңәрдәй батыр уллары булуына горурланам мин.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.