Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Сәламәтлек теплоходы”
6.08.2020

“Сәламәтлек теплоходы”

60тан артык кеше “Сәламәтлек теплоходы”нда сәламәтлек буенча консультацияләр алды. Бу – Илкүләм «Демография» милли проекты бурычларын тормышка ашыру максатыннан, Удмуртиядә Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгы белән “Ижау парклары”ның бердәм проекты.
Беренче теплоход 31 июльдә йөреп кайтты. Катнашучылар хәтерләренең яхшылыгын тикшерүче тест уздылар, терапевт һәм стоматолог консультацияләре алдылар, сәламәтләндерү гимнастикасы комплексын өйрәнделәр һәм үз-үзеңә массаж ясау серләренә төшенделәр. Ә 6нчы шәһәр поликлиникасы белгече Владимир Шубинкин гепатиттан саклану турындагы сорауларга җавап бирде.
“Сәламәтлек теплоходы” һәр атнаның җомга көнендә 9.00 сәгатьтә кузгала. Ул 25 сентябрьгә кадәр йөриячәк.