Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сәламәтлек сукмагы
25.12.2019

Сәламәтлек сукмагы

Ижау шәһәренең Ленин районында “Сәламәтлек сукмагы” проектын тормышка ашыру турында ел дәвамында язып тордык. Әлеге проект Парашютная урамындагы наратлыкта ял итү, спорт белән шөгыльләнү урынын төзекләндерүдән гыйбарәт иде. Ниһаять, 21нче декабрьдә ял итү урынын рәсми төстә ачтылар.
Ленин районында өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары аз. Удмуртия Диния нәзарәте һәм халык тәкъдиме белән шәһәр хакимияте тарафыннан әлеге наратлыкны төзекләндерү турында карар кабул ителүен һәркем сөенеп кабул итә. Биредә эшнең тукталып торганы булмады. Хәзерге вакытта территория буенча 57 яктырту баганасы урнаштырылган, анда чаңгы һәм җәяүлеләр трассалары уза, шул исәптән скандинавия йөреше белән шөгыльләнү өчен дә, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.
“Сәламәтлек сукмагы”ның рәсми төстә ачылуы спорт сөючеләр өчен зур бәйрәм булды. Бу чарада шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев, Ижау шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Олег Бекмеметьев әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Эш моның белән генә тукталмаячак, ял итү паркы үсәчәк. Тюбингларда шуу өчен таулар булдырылачак”, — диде ул.
Удмуртиянең скандинавия йөреше Федерациясе вице-президенты Михаил Пасынков скандинавия йөреше буенча остаханә уздырды. “Ровесник” үзәге бәйрәм программасы, флешмоб һәм спорт-биюләре оештырды. Удмуртиядә эшләп килүче вор­каут (спорт төре) мәктәбе ачык дәрес күрсәтеп, спортчыларның көч һәм чыдамлылыкларын күрсәттеләр.

Дөресен генә әйткәндә

Эльвира Хәкимова, яшь әни: “Районыбызда ял итү урыннары артканга сөенәбез. Күптән түгел Төзүчеләр шәһәрчегендә Драгунов исемендәге сквер ачылган иде. Анда балалар белән булып кайттым инде. Парашютная урамы безгә якынрак. Чаңгы белән йөрергә мөмкинлек барлыкка килде. Буш вакытта рәхәтләнеп йөреп, саф һава сулап кайтабыз”.
Ләйсән Габдрахманова, яшь әни: “Без ял көннәрендә улым белән монда килеп, чаңгы шуарга яратабыз. Җәй көне дуслар белән җәяүләп йөрдек. Парк якын, бөтен шартлар да тудырыл­ган булуы белән уңайлы. Ял итү урынын булдыруга үз өлешләрен керткән һәркемгә, Удмуртия мөфтиятенә, шәһәр хакимиятенә зур рәхмәт”.
Мәрьям Зарипова, студент: “Мин Парашютная урамыннан ерак тормыйм. Паркта узган өмәләрдә бик теләп катнаштым. Гомумән, халыкның актив булуы сөендерде. Һәркем паркны чистартуда, төзекләндерүдә үз өлешен кертергә тырышты. Районыбызда ял итү урыннары арткач, яшьләр спортка күбрәк тартылыр, дип уйлыйм”.