Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәламәтлек кем кулында?
10.06.2014

Сәламәтлек кем кулында?

Июньнең өченче якшәмбесе Россиядә медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Удмуртия Сәламәтлек саклау системасында нинди проблемалар бар? Аларның чишелеш юллары күренәме? Халыкны һәм табибларны ниләр борчый? Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан без бу сорауларга җавап эзләп, төрле белгечләр белән очраштык. Июнь ае башында Удмуртия Республикасы Сәламәтлек сак­лау министры вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп билгеләнгән Алексей Чуршинның “Ачык Хөкүмәт” сайтында бүгенге медицина хәленә карата фикерләренә дә күз салдык.

Наил Илдус улы Шәрипов (йөрәк һәм кан тамырлары буенча хирург):  «Соңгы 5-6 ел эчендә бөтен ил күләмендә медицина, гомумән, даими рәвештә үсә, алга бара. 2008 елдан бирле «Сәламәтлек» милли проекты буенча дәүләт тарафыннан бу өлкәгә бик күп акчалар бүленеп бирелде, шуңа күрә хастаханәләрдә хәлләр яхшырды дип әйтер идем. Медицина учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды, кайда гына килеп керсәң дә — чисталык. Дөресен генә әйткәндә, һәр тармакның үсеше үзенә күрә бер юнәлеш белән бара. Мәсәлән, без 1998-99нче елларда укуны тәмамладык, ул вакытта шәһәрдә эшкә урнашырга мөмкин түгел иде. Аннан 5-6 ел бөтенләй акчасызлык, хәерчелек булды һәм хастаханәләр бушый башлады. Соңгы елларда учас­ток терапевтларына 10 мең сум акча түли башлагач, кадрлар кире кайтты. Ләкин хәзерге көндә бу 10 мең сум үз бәясен югалтты.

Милли проект буенча барлык хастаханәләргә дә заманча медицина аппаратлары кайтарылды. Рес­публика шәһәрләрендә алар белән эшли белүче белгечләр җитәрлек булса да, районнарда бу проб­лема кискен тора. Гомумән, медицина өлкәсе бүгенге көндә кадрларга кытлык кичерә. Монысы административ проблемалар булса, халыкның үзенә кагылган проблемалар да җитәрлек.
Хәзер халык үз сәламәтлегенә салкын карый. Эшкә машина белән барып, компьютер алдына килеп утырабыз. Көне буе бөкерәеп эштә утырганнан соң, машинага утырып, икенче эшкә китәбез яки өйгә кайтабыз. Моңа стресслар, тәмле ашаулар килеп кушыла. Шуннан сәламәтлегебез какшый. Кичекмәстән даруларга тотынабыз. Кешене Аллаһы Тәгалә яралт­кан, ә без-табиблар бераз төзәтештереп кенә торабыз. Кешенең үзендә яшәргә теләк булырга тиеш. Үз-үзеңне карарга кирәк. Сәламәтлегебез — безнең кулда.

Лилия Сәет кызы Шалаева (акушер-гинеколог): «Яшәү шартлары яхшырган саен медицина хезмәте күрсәтү шартлары да яхшыра бара. Соңгы 15 ел эчендә генә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе күпкә үсте. Шулай да, проб­лемалар юк түгел. Элек гинекологиянең иң зур проблемасы булып бала төшерү торса, бүген аларның саны күпкә кимеде, юк дәрәҗәсендә. Ләкин аны башка проблема алыштырды. Хәзер күп кенә хатын-кызлар балага бөтенләй уза алмый. Мин моның сәбәбен экология шартлары һәм тормышыбызны биләп алган электроника белән бәйләр идем. Чөнки кәрәзле телефон, планшет, компьютерлардан без нурланыш алабыз. Шуңа күрә балалар да бик еш авырый. Икенче зур проблема — ялкынсыну процесслары белән бәйле авырулар, алардан берничек тә качып булмый».

Эльгизә Хәдис кызы Госманова (эндокринолог): “Медицина хәлен, бер яктан карасаң, яхшыра дип әйтергә дә була. Ләкин авыруларның яшәрүен истә тотсаң, бу фикер икеләндерә. Соңгы берничә елда авырулар, чыннан да, яшәрә. Мәсәлән, 7 яшьлек бала инсульт белән, 6 айлык, 1 яшьлек балалар арасында да шикәр диабеты белән авыручылар бар. Күп кенә сабыйларның эндокрин системасына туганда ук зыян килә. Шуңа күрә хәтта балаларда да яман авырулар барлыкка килә”.

Табиблар шулай ук кәгазь тутыру эшләре артуына бик зарландылар. Авыруларны яхшылап кабул итәсе урынга, иминиятләштерү компанияләре, төрле тикшерү органнары өчен документлар тутыру эшетабибларның күп вакытын ала. “Тиешле документлар тутырылмаса, хезмәт хакына зыян килә, төрле штрафлар булырга мөмкин”, — диләр алар.
Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп билгеләнгән Алексей Чуршин да әлеге проблемаларның барлыгын таный. “Ачык Хөкүмәт” сайтында аларны чишү юлларын да күрсәтә. Аларны тормышка ашыру өчен аның әлегә өч ай вакыты бар. Шул дәвердә ул ниндидерүзгәрешләр кертә алырмы? Анысын вакыт күрсәтер… Тик үзгәрешләр халык файдасына гына булсын.

Гүзәл Шакирова.