Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәламәтлегебез — үзебезнең кулда
4.09.2014

Сәламәтлегебез — үзебезнең кулда

Узган атнада Сарапул шәһәрендә “Сәламәт яшәү рәвеше” исеме астында медицина форумы булып узды. Форумда Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев, Удмуртиянең Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Светлана Кривилева, Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Алексей Чуршин, Сарапул шәһәре башлыгы Анатолий Наумов катнашып, Удмуртиядә медицинада төрле профилактик юнәлешләр, алкоголизм, наркомания һәм токсикомания профилактикасы, Бөтенроссия ГТО нормаларын тапшыруны кертү, Сарапул шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында сөйләшүләр алып барылды.

Гүзәл Кама буенда урнашкан сәүдәгәрләр шәһәре Сарапулның “Радиозавод” мәдәният сарае халык белән гөж килеп торды ул көнне. Сарапуллылар теркәлү үткәч, сәламәтлек паспорты алып, профилактик, диагностик, сәламәт туклану, сәламәтләндерү “урамнар”ында үзләренең сәламәтлекләрен түләү­сез тикшерү хокукына ия булдылар. Биредә биш сәламәтлек үзәге, шу­ларның икесе балалар өчен, сигез диагнос­тик үзәк халыкка хезмәт күр­сәтте. “Элта” компаниясе хезмәткәрләре кандагы шикәр күләмен тикшерделәр. Нәтиҗәдә 300 кешенең 20сендә кандагы шикәр күләме югары икәне ачыкланды. Аларның бишесе бу турыда беренче тапкыр белде, ә бер кешенең шикәр күләме югары дәрәҗәдә булганлыктан, аңа медицина ярдәме күрсәтелде. Әлеге кешеләргә бушлай глюко­метрлар таратылды. Флю­оро­графия тикше­рүләреннән соң, ике кешедә туберкулез билгеләре ачыкланды. Алар сәламәтлек паспорты белән үзләре яшәгән җирлектәге хастаханәләргә юлландылар. Әлеге форумда Республика клиникаларыннан уролог, ортопед, эндокринолог, онколог, йөрәк һәм теш табиблары эшләде.
Үз күзләрең белән күргәч, соңгы елларда медицинаның алга китүенә, безнең илдә Европа стандартларына тиң камил җиһазлар, югары дәрәҗәле белгечләр булуына ышанасың икән ул. Булсын, халыкка файдасы гына тисен. Тулаем алганда Республикада хастаханәләр каршында җиде сәламәтлек үзәге бар. Бу үзәкләрдә кабул итү бушлай, анда югары дәрәҗәле белгечләр хезмәт күрсәтә.
Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Алексей Чуршин әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә халыктагы авыруларны ачыклау өчен дис­пансеризация иң кулай чара. Әлеге чарадан соң йөрәк һәм кан тамырлары, онкология, шикәр диабеты авырулары ачыклана һәм аларны дәвалау башлана. Диспансеризация барышында ачыкланган авыруны дәвалау өчен 2015 елда авыруларга даруларга ташлама булачак. Хәзерге көндә авыруларны тудыручы төп сәбәпләр булып симерү, холестеринның югары булуы, хәрәкәтсез тормыш, тәмәке тарту тора.

Әгәр дә игътибар итсәк, физик яктан актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр сирәк авырый бит. Форумда чыгыш ясаган җитәкчеләр дә физик культура белән шөгыльләнүнең мөһимлегенә басым ясадылар. Сарапуллыларның анкета җавапларына караганда, аларның 70%ты физик культура белән шөгыльләнә. Шәһәрдә әле күптән түгел генә ике спорт корылмасы төзелгән, алга таба мондый корылмалар Республиканың башка урыннарында да пәйда булачак. Физик культура һәм спорт министры вазифаларын башкаручы Игорь Краснов Удмуртиядә ГТО нормаларын гамәлгә ашыру турында бәян итте. Үрнәк алырдай җитәкчеләребез дә бар икән, Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев беренчеләрдән булып ГТО нормаларын тапшырган.
Форумнан соң мин шуңа инандым: спорт — вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ул — сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы, димәк, сәламәтлегебез — үзебезнең кулда.

Рәфилә Рәсулева