Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сәдака бирүдә юмарт бул!
3.03.2016

Сәдака бирүдә юмарт бул!

Сәдака турында Коръәндә дә, аятьләрдә, хәдисләрдә дә күп әйтелә. Тик шайтан һәрвакыт кешене туры юлдан тайпылдырырга тырыша. Шуңа күрә мөселманнар Сәдака гыйбадәте турында еш кына оныталар яки аз үтиләр.

Сәдаканың әһәмияте бик олы. Ул мәчетләр, мәдрәсәләр салу, зиратлар булдыру өчен генә кирәк түгел, савабы бик күп. Сәдаканы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирәбез. Ул безгә нигъмәт итеп биргән малдан өлеш чыгарабыз. Сәдака бирү — Раббыбызның бәндәләренә шатлык китерә торган гыйбадәт. Ул гамәлне сараннарга, Аллаһка ышанмаган кешеләргә башкару кыен. Ә Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләренә сәдака бирү бик җиңел.
Сәдака бирүчеләр арасында мөмкинлеге зәгыйфь, малы аз булганнар да бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез. Бәндәләргә бөтен нәрсә дә Раббыбыз тарафыннан бирелә. Шуны онытырга ярамый.
Сәдаканы без башкалар белсен, күрсен өчен дип бирергә тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә: “Зәкәтне сезнең малыгызны, ризыкны арттырыр өчен фарыз кылдым”, — ди. Мәсәлән, сезнең кулда мал булган эшкә урнаш­тыгыз, ди. Сез бу малны яшереп, урлашып, үз кесәгезгә салып куярга яки аны тиешле кешесенә, хуҗагызга тапшыра аласыз. Хуҗагыз сезнең гаделлекне күреп, яхшы хезмәтегез өчен эш хакын арттырып куярга да мөмкин. Ә башка берәү урлашса, бу турыда да белеп, аны эштән алуы бар. Ул кеше малсыз да, эшсез дә калачак. Аллаһы Тәгалә дә сәдака бирүне, зәкәтне сине сынап карап, тагын да күбрәк бирер өчен гыйбадәт итеп куйган. Аллаһы Тәгалә: “Сиңа биргән малдан өлеш чыгарырга саранлашма”, — ди. Саран булырга кирәкми, чөнки һәр нигъмәтне безгә Раббыбыз бирә. Әгәр бер кеше Аллаһ биргән малда, нигъмәтләрдә саран булса, сиңа бу нәрсәләрне бирүче дә саран була. Киресенчә, юмарт булганнарга Раббыбыз да юмарт булыр.
Бүләк бирү дә — сәдака. Ә сәдака — зәкәттән, зәкәт — Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәл. Зәкәт бирү безне Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан саклый. Сәдака биреп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәбез.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мөхәммәд, миңа иман китергән колларыма әйт, намазларын укысыннар, мин биргән маллардан яшерен хәлдә, ачык хәлдә, сәүдә беткәнчегә кадәр өлеш чыгарсыннар”, — ди. Сәүдә беткәнче — үлем килгәнче, мал беткәнче дигәнне аңлата. Ягъни, мөмкинлек булган чакта сәдака бирергә ашыгыйк.
Сәдака бирүнең берничә файдасын әйтеп үтәсем килә. Иң беренче, сәдака бирү — Раббыбызның ачуыннан саклар. Сәдака — гөнаһларны сөртә, юа. Ул җәһәннәм утыннан пәрдә, Кыямәт көнендә гареш күләгәсе булыр. Сәдака — авырулардан шифадыр. Раббыбызның рәхмәте шундый киң, Ул төрле бәлаләрдән, фаҗигаләрдән сине сәдака аркылы саклар. Аннан кала, фәрештәләр сәдака бирүчегә дога кылыр, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирер. Сәдака булмаган малың: ашавың, эчүең, киемнәрең, бизнесың — болар барысы да дөньялыкта кала. Кыямәт көнендә синең дөнья малларыңнан сәдака биргәнең генә калыр. Сәдака биргәнгә Аллаһы Тәгалә әҗерен дә арттырып бирер. Коръәндә: “Кыямәт көнендә җәннәтнең аерым ишеге булыр. Анда сәдака ияләре генә чакырылыр”, — диелә.
Сәдака бирү малларыбызны чис­тарта. Хәтта мал туплауда риба кылмасагыз да, әз генә гөнаһлы урыннар булырга мөмкин. Сәдака бирү менә шул кечкенә гөнаһларны юарга ярдәм итә.
Сәдака турында бер хөтбәдә генә сөйләп бетереп булмый. Шулай да, сәдака бирергә тырышып яшик.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.