Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сәгать укларын күчермибез!
23.10.2014

Сәгать укларын күчермибез!

 26 октябрьдә Удмуртиядә, Россиянең калган төбәкләреннән аермалы буларак,  сәгать уклары күчерелмәячәк. Республика 3нче вакыт зонасына кереп, без Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда йөриячәкбез. Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев хәбәр иткәнчә, безнең төбәктә үткәрелгән социологик тикшерүләр буенча, Республикада яшәүчеләрнең фикерләре төрлечә. Халыкның 35% ы Мәскәү вакыты белән аермага риза булганнар, 28%ы бу инициативага каршы, 24% әлеге мәсьәләгә битараф. Александр Соловьев киләчәктә Удмуртиянең Мәскәү сәгате зонасына кире кайту мөмкинлеген инкарь итмәде. “Сынап карыйк, минемчә, без Удмуртия вакытына күчсәк, якты көн бераз озынрак булачак. Без Удмуртия Республикасы гражданнарының фикеренә колак салачакбыз. УР Дәүләт Советында үзара килешеп, инициатива белән чыгу авыр эш түгел. Моңа беркем дә каршы булмас дип уйлыйм,-  дип билгеләп үтте ул.