Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сүзләр һавада эленеп калмас!
17.07.2014

Сүзләр һавада эленеп калмас!

11 июль көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге Ижау шәһәре Аксакаллар шурасы, Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендәге, Пирогово авылындагы, Завьялово, Якшур-Бодья, Кияс районнарындагы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары катнашында киңәйтелгән утырыш уздырдылар. 

Әлеге җыелышта Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин, Сәясәт министры вазифаларын башкаручы Лариса Буранова катнашып, аның әһәмиятен тагын да арттырдылар. Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов җыелышның максаты һәм көн тәртибе белән таныштырып, республика тормышында татарларның тоткан урыны турында бәян итте. Милләттәшләребез Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге тууга шатландылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыктылар.
Можга шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Заһид Җиһангәрәев Можгада һәр елны милли бәйрәмебез Сабантуйны зурлап ат чабышлары белән уздырулары, быел шәһәр хакимияте тарафыннан ат чабышлары уздыру өчен махсус җир бүлеп бирелүе, ләкин югарыдан ярдәм булмаса, аны үз көчләре белән генә эшләп чыга алмаячаклары турында сөйләде. Әлеге урында заманча ипподром төзү бик урынлы булачагын әйтте. Александр Соловьев ипподром бернинди табыш китерә торган объект булмаса да, аның шәһәр халкы өчен бик кирәк булуын һәм шәһәр хакимияте белән әлеге мәсьәләне хәл итәчәкләрен билгеләп үтте. Воткинскида яшәүче милләттәшләребезне Петр Ильич Чайковскийның 175 еллык юбилеена әзерлек эшләренең начар баруы, төзүче компанияләрнең читтән килүе борчый икән. Ә Сарапул Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев: “ Аякны юрганга карап сузу яхшырак. Мондый юбилейларны уздыру өчен түккән акчаларны юлларны төзекләндерү өчен тотарга кирәк иде”, — дигән теләген җиткерде. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы аның белән килешүен белдерде. Сарапул районы депутаты Флүн Шәйхалисламовның Уральский поселогында башланган мәчет төзелешенә респуб­ликадан матди ярдәм соравына каршы да уңай җавап бирде җыелышның хөрмәтле кунагы. “Иман” татар яшьләре яшь белгечләрнең эш таба алмаулары, бу мәсьәләне хәл итү өчен республика тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында кызыксындылар. Ә “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллинның: “Ачык Хөкүмәт” проектында катнашучыларның кандидатурасын караганда, аларның иҗтимагый эштә катнашулары исәпкә алынамы?” — дип соравына каршы Александр Соловьев: “Әлбәттә, исәпкә алынырга тиеш. Түрә булырга кызыгучылар күп. Ләкин аларның берсе дә иҗтимагый эштә катнашырга, оешма җитәкчесе булырга ашкынып тормый. Чөнки аның өчен акча түләнми”, — дип җавап бирде.
“Спартак” халык иҗаты йорты директоры Резидә Миркасыймова ансамбльләрнең милли костюмнары, музыка уен кораллары юклыгы турында сөйләде.
Ә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова иң авырткан мәсьәләләрнең берсе – мәктәпләрдә татар сыйныфларының елдан-ел кимүе турында борчылуын белдереп, милли сыйныфларны туплау нормативларының хәзерге демографик хәлгә туры килмәвен әйтте һәм һәр милләт вәкиленең ана телен үзләштерергә хокукы булуын искәртеп, әлеге мәсьәләне Хөкүмәт югарылыгында чишәр вакыт җитүен белдерде. Быел Республика Сабантуеның Киров исемендәге ял паркында 5 меңнән артык кеше катнашында, бик күңелле узуы, ләкин Сабантуйның ат чабышыннан башка узуы гореф-гадәтләребезне онытуга китерүенә басым ясады. Удмуртиянең күпмилләтле республика икәнлеген һәм һәр милләтнең үзенең Сабантуйга охшаш бәйрәмнәре булуын искәрткәннән соң, шундый бәйрәмнәрне уздыру өчен “Лудорвай” этнографик музей-тыюлыгы мәйданын җайлап корырга тәкъдим итте. Ул югарыда яңгыраган сорауларны үз эченә алган һәм “Хәрле иртә”, “Безнең вакыт”, “Күңелле кыңгырау” тапшыруларының вакытлары елдан-ел кимүе, 6нчы гимназиянең транспорт тукталышларыннан ерак булуы сәбәпле, биредә белем алырга теләүче балаларның кимүе, милли ансамбльләрнең костюмнары, музыка уен кораллары юклыгы, “Спартак” халык иҗаты йортының түбәсенә һәм эчке ягына төзекләндерү кирәклеге турында язылган хатны Александр Соловьевка тапшырды. Педагогия көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова быел әлеге уку йортында удмурт теле укытучылары әзерли башлауларын әйтеп, татар теле укытучы-тәрбиячеләре әзерләү эшен дә торгызырга иде дигән теләген белдерде. Можгадан Рамазан Гарәпшин Можга-Ижау юлының да, шәһәр юлларының да яхшы булуын, тик Можгадан олы юлга чыкканчы булган 200 м араны төзекләндерәне беркемнең дә үз өстенә алырга теләмәвен әйтеп узды. Җыелышта чыгыш ясаучылар Александр Соловьевка игътибары өчен рәхмәт белдереп, уңышлар теләделәр. Очрашуны йомгаклаганда Исмәгыйль хәзрәтнең: “Мондый очрашуларны алга таба да оештырып булырмы?”- дигән соравыннан соң залдагылар шаулашып-көлешеп алдылар. Ә Александр Соловьев: “Әлбәттә, мин халык белән очрашуга һәрвакыт әзер”, — дип җавап бирде. Димәк, әлеге очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр һавада эленеп калмаячак.
Әлеге язманы әзерләгәндә, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев шалтыратып, “Александр Соловьев Граховога барышлый әлеге юлны карап чыкты һәм аны төзекләндерү өчен шәһәргә акча бүлеп бирергә вәгъдә итте”, — дип, шатлыклы хәбәр җиткерде.