Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сюмси авылы спортчыларны җыйды
12.07.2017

Сюмси авылы спортчыларны җыйды

Узган атнада Сюмси авылының яңа стадионында XXVI Республикакүләм җәйге авыл спорт уеннары узды. Һава торышының көйсезләнеп торуына карамастан, ачылу тантанасы бик күңелле, оешкан төстә узды. Театральләшкән күренештә барлыгы 500ләп кеше катнашты. Чараның хөрмәтле кунаклары арасында 4 тапкыр Олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы, 39 тапкыр Советлар Союзы чемпионы Галина Кулакова, 2 тапкыр Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, Удмуртиянең чаңгы ярышы федерациясе президенты Тамара Тихонова бар иде.
Спортчылар парадында меңнән артык спортчы катнашты. Быелгы җәйге авыл спорт уеннарының үзенчәлеге буларак, ярышларда Татар­стан Республикасының Саба районы муниципаль берәмлеге спортчылары да көч сынаштылар.
XXVI Республикакүләм җәйге авыл спорт уеннарының талисманы “Боровичок” — кечкенә һәм нык нарат гөмбәсе иде. Чарада тантаналы рәвештә әләм күтәрү һәм ут кабызу — гер спорты, полиатлон, җиңел атлетика, армспорт һәм ирекле көрәш буенча спорт мастерларына тапшырылды.
Уеннар программасына барлыгы 14 төр буенча ярыш кертелгән иде: волейбол, мини-лапта, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, полиатлон, армспорт, гер спорты, аркан тартышу, ирек­ле көрәш, дзюдо, бура уены (городки), җитәкчеләр командалары ярышы, спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр ярышы. Ярышлар 5нче июль көнне үк башланып китте. Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов җитәкчелегендә Хөкүмәт һәм район башлыклары командалары футбол матчында очраштылар. Ярыш 2:0 хисабы белән тәмамланды.
4 көн барган спорт уеннарында 1300гә якын спортчы катнашты. Финалда иң яхшы, авыл уеннарының сайлап алу этабын узган спортчылар иде. Беренчелекне Завьялово районы спортчылары яулады. Җәйге авыл спорт уеннары эстафета буенча Кияс районына тапшырылды.
Удмуртиядә авыл спорт уеннарын үткәрү программасы кысаларында ярышлар узачак районда, традиция буенча, спорт объектлары төзелә. Сюмси авылында да әлеге уңайдан физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Бу — бик тә күңелле күренеш. Киләчәктә спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итеп, спорт корылмалары тулы көчкә файдаланылыр дип өметләнәсе килә.
Җәйге авыл спорт уеннары ачылу тантанасында милләттәшләребез дә катнаш­ты. Сюмси районы татарларының тормышы, көнкүреше, яшьләрнең ниләр белән шөгыльләнүе, кызыксынуы турында белү теләге белән чарадан соң алар белән очраштым.
“Без тормыш бик зур тизлек белән алга омтылган, иҗади үсеш көн саен яңа идеяләр белән янган, бик кызык­лы чорда яшибез. Тик шулай да, бүгенге көндә туган телебезне оныту, югалту кебек проблемаларның да булуы сер түгел. Әлеге кискен сорауны хәл итү, яшьләребезгә туган телне өйрәтү максаты белән Сюмси районында татар теле дәресләре алып бару оештырылды. Әлеге җаваплы хезмәтне Алабуга педагогика институтының рус һәм татар теле филологиясе факультетын тәмамлаган Фидария Черновага йөкләдек. Алай гына да түгел, милләттәшләребезнең татар мохитенә, бер-берсе белән аралашуга сусаганнарын күреп, Сюмси районында татар мәдәнияте оешмасы төзедек. Районыбыз зур булмаса да, татарлар күпләп Кильмезь авылында төпләнгән. Авылда бик күп еллар мәчет булмаса да, милләттәшләребез бөтен йолаларны, гореф-гадәтләрне сак­лап килгәннәр. Бердәм көч белән Кильмезь авылында да азан яңгырау бәхетенә ирештек. Мәчетебезгә милләттәшләребез зур теләк белән йөри”, — дип таныштырды татар мәдәнияте оешмасы сәркатибе Фирая Шульмина.
Биредә татар яшьләре дә кызыклы, актив тормыш алып баралар. Шундыйларның берсе — Айнур Хәбибуллин. Айнур туган телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап калуга зур өлеш кертә. Яшь белгеч Сюмси районының мәдәният йортында эшли. “Мин кечкенәдән иҗатка, җыр-моңга гашыйк. Сабый чакта урындыкка менеп басып кычкырып җырлый идем, тик сәхнәгә 15 яшьтә генә чыктым. 13 яшьтән гитарада уйнарга өйрәндем, бүгенге көндә татар көйләрен бик рәхәтләнеп уйныйм. Татарлыгым белән горурланам һәм район күләмендә узучы барлык чараларда татарча җырлар башкарам”, — ди Айнур.
Җәйге авыл спорт уеннары чарасыннан Сюмси районы халкы өчен дә, биредә яшәүче милләттәшләребезнең бердәм булып яшәвенә шатланып, тормышларына сөенеп кайттым. Киләчәктә милләттәшләребез арасында Айнур кебек татарлыгын югалтмыйча, “Мин — татар!” дип горур атлаучы яшьләребез тагы да арт­сын иде дигән теләктә калам.

Ләйсән Әхмәтова.