Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Сынауда сынатырга ярамый
24.09.2021

Сынауда сынатырга ярамый

Җәйге кич. Эштән кайтып киләм. Бер көтү бала урамда чыр-чу килә. Соңгы елларда урамыбызның яшәрүенә сөенеп куям. Камил исемле оныгымның каршыма йөгереп килүен күреп, кочагымны җәеп көтеп торам. Ә ул үзенең шатлыклы хәбәрен әйтергә ашыга: ”Әби, беләсеңме, безнең урамда 4 Камил бар!” Минем аптырап калуымны күреп, ”Менә бу йортка яңа кешеләр күченеп килгән. Аларның малае да Камил исемле”, — дип өсти. Ул арада сул як күршенең 6 яшьлек улы Камил дә килеп җитте һәм, зур горурлык белән, үзенең татар телен белүен күрсәтәсе килеп: ”Исәнмесез!” – диде. Ул катнаш гаиләдән, әнисе – рус, әтисе – татар. Мин аның белән әңгәмәне дәвам итәргә теләп һәм аннан “Мин-татар” дигән җавапны ишетәсем килеп: “Камил, син кем? Русмы әле?”- дип сорадым. Ул, нәрсә сөйлисең син дигәндәй, матур зур күзләре белән сораулы карашын миңа төбәде. Ә мин шаяртып, соравымны дәвам иттем: “Бәлки, чукчадыр?” Җавап урынына шул ук караш. “Әллә татармы?” – дип соравыма, ул: “Точно, это слово!” — димәсенме. Безнең аралашуны ишетеп, капкадан әтисе дә килеп чыкты. “Татар икәнебезне аңлатырга тырышабыз инде”, — диде ул акланыбрак. Ә сөйләшергә яратучы Камил шул арада әтисе белән авылга кайтулары (Арча районыннан алар), анда бик күп татарча сүзләр өйрәнүе турында сөйләп, мактанып та алды. Уң як күршеләр дә, яңа күршеләр дә — катнаш гаиләләр. Шундый матур, саф татар исемен йөртүче балалар бар яктан да камил булып, исемнәре җисемнәренә туры килеп, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр, үзләренең тамырларын онытмасыннар иде дә бит… Тик мондый гаиләләрдә туган телебезгә урын булуы шикләндерә. Хәер, һәммәбез дә күреп, белеп торабыз: саф татар гаиләләрендә дә балалары, оныклары белән ана телендә сөйләшүче әти-әниләр, әби-бабайлар кимеп бара. Шулай булгач, яшь буынны туган телне белмәүдә гаепләп тә булмый. Күршемдә яшәүче Камилләрнең гаиләләре кебек гаиләләр бик күп бит. Ә туган телдә аралашып үсү ул – милли һәм дини тәрбия дә дигән сүз.
Белгечләр әйтүенчә, милли һәм дини тәрбия алып үскән, үз туган телен, тарихын, йолаларын белеп үскән бала бервакытта да бүгенге көннең афәтенә әверелгән наркомания, эчкечелек, фахишәлек юлына басмый. Чөнки аларның таяну ноктасы, максаты һәм маягы бар. Казанда һәм шушы көннәрдә Пермьдә булган фаҗигаләрдә бер гөнаһсыз балаларны атучыларның татар милләтеннән булулары күпләрдә нәфрәт уятты. Ә бит ул вәхшиләрчә кеше үтерүчеләр үзгәртеп кору чорында – җәмгыятьтә милли тәрбиягә урын калмаган, ата — улны, аны кызны белмәгән чорда үскән буын вәкилләре. Аларның җинаять кылу алдыннан язылган хатларында да тормышта үз урыннарын тапмауда җәмгыятькә, барлык кешелек дөньясына үпкә-нәфрәтләре, ачулары чагыла… Мондый хәлләр булмасын өчен һәр гаиләдә, һәркемдә милли горурлык һәм балаларыбыз, оныкларыбыз алдында җаваплылык хисләре булырга тиеш.
Узган ел пандемия аркасында, тормыш туктап калган кебек тоелды: милли чаралар, бәйрәм-кичәләр уздыру сирәгәйде, халык үз-үзенә бикләнде, очрашу-аралашулардан курка башлады, милли тормыштан читләшеп, үз җаена яшәүгә күнекте. Хәтта массакүләм чараларга кабат тыю игълан ителгәнче уздырырга җитешкән Сабантуйларга халык башка еллардагыга караганда шактый ким җыелды. Дөрес, белгечләр күпчелек кеше прививка ясатканнан соң коронавирус чигенер дип ышандыралар. Бирсен Ходай! Бу сынаулар вакытлыча булып, узып китәр дип өметләнәбез. Тик безнең алда Халык санын алу дигән тагын да зуррак сынау тора. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә 110 мең татар исәпләнсә, 2010 елда бу сан 98 мең генә калган иде. Быелгы халык санын алуда безгә һич кенә дә кимергә ярамый. Шуны истә тотыйк: саныбызның күплеге безгә көч-куәт өстәячәк, киләчәккә ышаныч бирәчәк. Коронавирус зәхмәте ачык күрсәтте: бүгенге тормышта иң мөһиме акча да, байлык та түгел, ә сәламәтлек. Физик яктан гына түгел, рухыбыз да нык, сау булсын. Тамырларыбызны оныт­мыйча, милләтебезнең бөтенлеген саклап яшик, җанисәп барышында бердәмлегебезне күрсәтик!

Рәмзия ГАББАСОВА.