Сынатмадык
Апрель ахырында Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният йортында милли оешмалар арасында VIII спорт фестиваленең ахыргы этаплары уздырылды. Без бу көнне шаффлборд*, джакколо*, кульбутто*, корнхолл* дип аталган өстәл уеннарында үз көчебезне сынап карадык һәм сынатмадык. Өстәл уеннарында Сарапул “Иман” татар яшьләре берлеге беренчелекне яулады. Яшьләр оешмалары җитәкчеләре арасында уздырылган пневматик винтовкадан атуда беренче урын шулай ук безнеке булды. Гомуми зачетта 3нче урынга лаек булдык. Мондый кызыклы, милләтара дуслыкны ныгытучы чара уздырганнары өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәбез.
*Шаффлборд – махсус сызыклар белән бүленгән өстәлдә алкалар белән уйный торган уен. Кагыйдә буенча алкаларны кул белән этәргә кирәк һәм алар билгеләнгән сызыктан узмаска тиеш.
*Джакколо – Германиядә барлыкка килгән өстәл уены. Кагыйдә буенча уенчы 30 фишканы 3 уенда махсус чокырчыкка кертеп бетерергә тиеш.
* Кульбутто – махсус әйләнә торган өстәлдә шарларны тиешле чокырга кертү уены.
* Корнхолл – америкалыларның иң борынгы өстәл уеннарының берсе. Корнхолл уены турында беренче тапкыр әле XIV гасырда искә алына. Уен кагыйдәсе гади: кечкенә капчыкларны ыргыткач, алар өстәлдәге тишеккә эләгергә тиеш.
Рөстәм Сөләйманов, Сарапул “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе.