Сылу: “1” саны безне бәхетле итте
Сылу белән Рөстәм Тютеевларның мәхәббәтенә аларның туй көнендә үк сокландым. «Туйда яуган теләкләр акланып, шушы яшь гаиләнең киләчәге матур булса ярар иде», — дип теләдем. Аларның ул вакытта бер-берсенә булган җылы карашлары тирән мәхәббәтләренең бер күрсәткече иде. Якынлашып килүче гашыйклар көне алдыннан мин алар белән элемтәгә кереп, әлеге серле мәхәббәтнең тарихы белән кызыксындым. Рөстәм Ринат улы — Ижау егете, ә Сылу Солтан кызы — Әгерҗе кызы.
Танышу тарихы
Сылу: “Булачак тормыш иптәшем Рөстәм белән без Интернет челтәрендә таныштык. Рөстәмнең фотосын күреп: “Матур егет”, — дип яздым. Күпмедер вакыт шулай бер-беребезнең фотосурәтләренә карап кына аралаштык. Кыска гына вакыт узуга да карамастан, миңа Рөстәмне гомер буе белгәнмен кебек тоелды. Аның белән аралашу шундый рәхәт һәм җиңел иде. (Соңрак Рөстәм дә шундый ук хисләр кичергәнен белдем). Дуслар белән 2012 елны каршы алырга әзерләнгәндә, кызлар белән тылсымчы костюмнарын кияргә сөйләштек. Сәгать унике тулганда дус кызларым кәгазьгә теләкләр язып, яндырдылар. Ә мин Кыш бабайдан эчемнән генә могҗиза бүләк итүен сорадым. Без Рөстәм белән беренче очрашуыбызны 1 гыйнварга билгеләдек. Ул көн чыннан да могҗизалы булды шул! Әлеге очрашудан соң без Рөстәм белән башка аерылышмадык. Туган көнемдә ул миңа тәкъдим ясады. Мине кафега чакырды. Алдыма тезләнеп, аметист ташлы балдак салынган кечкенә тартма сузып: “Сылу, син минем хатыным булырга ризамы?” — дип сорады. Минем шаккатып озак кына аңа сүзсез карап торуым Рөстәмне бераз куркытты да, ахрысы. Ул: “Юк”, — дип әйтермен дип уйлаган. Ә мин, әлбәттә, ризалаштым. Шулай итеп 1 сентябрьдә никах укыттык, 1 июньдә туй уздырдык. Беренче гыйнварда беренче очрашуыбыздан башланган мәхәббәт тарихының һәр истәлекле көне “1” саны белән бәйле. Тылсым шушыдыр инде! Аннан соң тормышыбызда күп нәрсәләр әлеге тылсымлы һәм безнең өчен бәхетле сан белән үрелеп бара.
Гүзәл Шакирова.