Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сыерчыклар үз иткән авыл
7.06.2017

Сыерчыклар үз иткән авыл

 Юкамен районының Починки, Палагай, Тегермән авылларында булганым бар иде инде. Ә менә Засеково авылына барып чыгарга Фәридә апа Биксентаеваның редакциягә юллаган хаты этәрде. Иң элек хатның эчтәлеге белән танышып китик әле.
“Сезгә язуымның сәбәбе шул, телевизордан “Башваткыч” карап утырганда, Юкамен районы Тегермән авылы кызы Мәрьямне күреп сөендем. Мин үзем Засеково авылыннан. Хәзер авылга әти-әнием, әбием каберләрен чис­тартырга гына кайтам. Сез бер мөмкинлек табып, Засеково авылына барып кайтыгыз әле. Анда барып җитәргә авыр булмас, хәзер юлларны тәртипкә китереп куйдылар. Сентябрь аенда 100 яшен тутырган Фәгыйлә Байкузина янына керегез. Олы яшьтә булса да, хәтере бик яхшы аның. 1951 елны суга батып үлгән әтием турында кичә генә вафат булган кебек итеп сөйли. Авыл халкының күбесенең фамилиясе Балтачевлар. Авыл тарихы белән дә кызыксыныгыз”. Шушы хатны укыгач, юлга кузгалдык.

Ун капкалы Дасэс

Засеково авылына килеп җиткәч, иң элек авылның саф һавасын рәхәтләнеп суладык, аның матур табигатенә хозурландык. Кошлар да беләләр икән кайда оя корырга. Шәһәрдә күренми башлаган сыерчыклар һәр хуҗалыкта урнаштырылган ояларны үз итеп сайрыйлар, кошчыкларына җим ташыйлар.
Иң элек авыл халкы белән очрашырга ашыктык. Аның нигә Засеково дип аталуы белән кызыксындык. Безнең белән очрашуга килгән Рәйхана апа Байкузина болай дип сөйләде. «Авылның борынгы исеме Дасэс, яңа исеме Засеково. 1862 елларда монда татарлар килеп төпләнгәннәр. Авыл исеме хакында халык арасында берничә юрама яши. Беренчесе: ике чокыр арасында удмурт авылы булган. Балтач ягыннан килеп урнашкан татарлар чокырның бу ягына утырганнар. Ул елларда мичләр морҗасыз булган. Алар ис тиеп үлгәннәр. Удмурт­лар: «Нишләп болар күренми?» — дип килсәләр, аларның унысы да үлгән була. Икенче юрама: татарлар, Иван Грозный чукындыра башлагач, бирегә качып киләләр. Алар авылны саклау өчен, аны әйләндереп койма тотканнар. Аның ун капкасы була. Шуңа аны “Дасэс” дип йөрткәннәр. 1926 елны яшен сугып, авыл яна. Урак өсте була. Авылда балалар гына булалар. Якын-тирәдәгеләр утны күреп, сүндерергә киләләр, әмма капкаларны ача алмыйлар. Элекке әби-бабайлар Балтач ягыннан килгәнгә, безнең авыл кешеләренең күбесе Балтачевлар фамилиясен йөртәләр”, — диде ул.

100 яшьлек әби

101нче яше белән баручы Фәгыйлә апа яшәгән йортка юл алдык. Көннәр яңгырлы, пычрак булуга карамастан, ишек алдына тактадан салынган сукмакның ап-ак булуын күреп, аяк киемнәрен капкадан ук саласы килде. Ишек алды, өй эченең чисталыгы таң калырлык. Бу йортта 100 яшьлек Фәгыйлә әби тол калган килене Валентина белән яши. Ике ел элек әбинең улы авырып вафат булган. Әби өй эчендә ипләп кенә йөри ала. “100е калды инде, миңа тиздән бер яшь тула”, — дип шаяртты ул. Җор күңелле бу әби гомер йомгагын сүтә башлагач, аның бик күп сынаулар үткәнлеген белдек. Әбигә яшьлек елларын искә төшерергә күршесе Зөһрә Гыйлемдар кызы Балтачева ярдәм итте.
“Безнең авыл тегермәнендә Галәветдин бабай эшләгән. Аның хатыны, ике баласы булган. Хатыны авырып, урын өстенә калгач, күрше авылдан апасына кунакка килгән 18 яшьлек Фәгыйлә апаны урлый. Менә шулай ул язмышы белән килешеп, үзеннән бик зур яшькә өлкәнрәк Галәветдин бабай белән гомер итә. Башта аның ике баласын, урын өстендә яткан хатынын карый. Ирен Бөек Ватан сугышына озатканда, Фәгыйлә әби тәрбиясендә беренче хатыннан туган ике, үзенең ике баласы була. Галәветдин абый исән-имин әйләнеп кайткач, тагын 7 бала дөньяга килә. Сугыштан соң да Галәветдин бабай тегермәндә эшләвен дәвам итә. Фәгыйлә әби бик миһербанлы була. Ул күрше авыллардан тегермәнгә килгән кешеләргә ипи пешереп, олы самавыр белән чәй куеп сыйлый торган булган. Өйләренә кайтып китәргә өлгермәгәннәр төн дә кунып киткәннәр. Күрше авыллар Фәгыйлә апаның бу игелекләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Аны бик хөрмәт итәләр.
Фәгыйлә әби батыр да әле ул. Хәбир исемле улы Чернобыльдә хезмәт итеп кайткач, бер ел гына торды, вафат булды. Хәбирнең улы Чечняда хезмәт итте. Ире Бөек Ватан сугышында булган. Бөек Ватан сугышында ирләре үлеп калган хатыннарга фатир, йортлар салып бирәләр. Фәгыйлә әби яшәгән йортның түбәсен дә алыштырмадылар. “Өйнең мәйданы җитәрлек, дип кенә киттеләр”, — районнан килгән түрәләр”, — дип сөйләде Зөһрә апа.
Фәгыйлә апага Ходай игелекләре өчен озын гомер, яхшы килен насыйп иткәндер. Яхшы килен дип ассызыклавым юкка түгел, чөнки килене Валентина Байкузина аерым мактауга лаек. Ул милләте буенча удмурт. Улы Марат — Ижауда, Рамиле Глазовта яши. Ике улы да Ижау мәчетендә еш булалар, муеннарында ярымай йөртәләр. Аның безнең динне үз итүе күңелле. Валентина кайнанасын гына түгел, ун ел урын өстендә яткан әнисен дә тәрбияли. “Районнан килгән табиблар да өй эчендә бернинди дә ят исләр булмавына таң калып китәләр”, — ди Зөһрә ханым. Әйе, күпләр бер хастаны караудан авырсыналар, ә Валентина берьял­гызы ике олы кешене тәрбияли, өстәвенә зур хуҗалыгын алып бара, мәктәптә эшли. Мондый кешеләргә карыйсың да: “Кайдан таба икән ул яшәргә көч?” — дип сокланып куясың.

Авыл ничек яши?

Ул көнне авылда Карга боткасы оештырдылар. Мәктәп укучылары гына түгел, авылның өлкән яшьтәге әби-бабайлары да җырлап, авыл әйләнделәр, өйдән-өйгә кереп, ярмалар җыйдылар. Соңыннан казан асып, ботка пешерделәр. Ә мин авыл халкы белән аралашып, аларның яшәеше турында кызыксынырга ашыктым.
Илһамия Балтачева (пенсионер): «Кайда чишмә, халык шунда утырган бит. Безнең дә чишмә суыбыз бик тәмле, юшкынсыз. Элек аны картлар читәннәр белән уратып саклаганнар. Хәзер инде ул черегән. Авылдашлар белән җыелыштык та, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итеп, аны матурларга булдык. Район хакимияте дә материаллар белән булышты.
“Яңарыш” газетасы турында да әйтәсем килә. Русча укыгач, моңа кадәр газетаны алдырмый идем. Элек күршебез Зәкия әби гел яздыра иде. Татарча ныграк өйрәнермен, дип, быел газетага язылдым. Бик ошый. “Газетаны укыгач, башкаларга бир”, — дип, язылган бит дин битендә. Мин дә калганнарга укырга бирәм”.
Алиса Балтачева (клуб мөди­ре): «Оптимизациядән соң, клубны мәктәп бинасына күчерделәр. Хәзер клуб авылга ерак, шуңа күрә уздырган чараларга халык килми. Машинасы булган яшьләр генә йөри. Ике ел инде авылда Сабантуй уздыра алмыйбыз. Шуңа йөрәк бик нык яна. 2014 елны йорттан-йортка йөреп, бүләкләр җыеп, бәйрәм уздырган идек. Иптәшем фельдшер. Ул миңа бик нык ярдәм итә. Аның белән дуэтлар җырлыйбыз. Быел «Туган як» фестивалендә катнашырга уйлыйбыз”.
Мауза апа Балтачева (пенсионер, 81 яшь): «Без әтидән биш бала ятим калдык. Ашарга, кияргә булмады. Авылда мәктәп дүртьеллык кына иде. Элек авылда бик күңелле иде. Ныгытып эшләдек, клубка барып каты итеп биедек. Хәзер улым, киленем белән яшим. Бик яхшы яшибез. Яшь чагында фермада эшләдем. Ул елларны урман төпләп, чәчү җирләре ясадык. Хәзер ул җирләрдә кабат агачлар үсеп утыра. Авылда эш юк, җирләр буш ята. Балаларга безнең кебек яфрак ашарга калмагае, дип куркам».
Фаяз Митюков (37 яшь, тимерче): “Авылда эш юк. Теләк булгач, үзеңә шөгыль табарга була. Үз кулым белән кирпечтән йорт җиткердем. 3 ел эчендә алачык төзедем. Станокларны үзем ясыйм. Хәзер тимердән чәчәкләр, кием элгечләр, коймалар ясыйм. Кыш көне шушы алачыкта эшләп ямь табам”.
Соңыннан казанда пешкән тәмле карга боткасы белән сыйландык. Туган телебезне, йолаларыбызны саклап торучы Засеково авылының киләчәге бармы? Бу сорауга тәгаен генә җавап бирүе кыен. Чөнки авылда яшьләр калмый, күп кенә йортлар инде бушап калган…

 

 

 

Рилия Закирова.