Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сулаган һава өчен дә түләргә кирәк булмасмы?
12.04.2017

Сулаган һава өчен дә түләргә кирәк булмасмы?

1нче июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 5,6 процентка артачак.
Соңгы берничә елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, ә бераз соңрак — 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су тарифларына кагылачак. Хөкүмәтебез бәяләр үсешендә артык сикерешләр булырга тиеш түгел дип вәгъдә иткән булсалар да, түләүләр үсеше сиздерә шул.
Без — аз керемле эшче халык, әби-бабайлар — бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итәбез. Бигрәк тә пенсиядәге ялгыз әби-бабайлар, күп балалы гаиләләр яңалыкларны авыр кичерәләр. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчу белән көтә. Беркөн бер танышым шул хакта ишеткән дә, бераз зарланып алды: “Февраль аендагы фатир өчен түләү кәгазьләрен кулга алгач, андагы саннарны күреп, күзләр маңгайга менде. “Энергосбыт”ка дип барган идем, андагы су буе чиратны күреп, кире борылып кайтып киттем. Аннан соң сәламәтлегем какшау сәбәпле, анда барып җитә алмадым. Шулай итеп, узган ай өчен түләмәдем. “Яңалыклар” тапшыруларыннан ишетүемчә, киләсе айда түләүләргә ачык­лык кертәчәкләр икән. Дөрес квитанцияләр килер дигән өмет белән яшим әлегә, безнең пенсия­безне бераз гына күтәрәләр дә, аннан фатир өчен түләүләрне, азык-төлек бәяләрен арттыралар да куялар. Ашамлыкларга бәя әллә ничә тапкыр артты инде. Сөт-май янына якын килерлек түгел. Ел саен шундый хәл күзәтелә. Тиенен-тиенгә санап яшәгән өлкәннәргә, хезмәт хакын аз алып эшләүчеләргә авырга туры килә. Август аеннан түләү кәгазьләрендә тагын нинди саннар күрергә туры килер икән? Ходаем, кая бара бу дөнья?” Әйе, сыкранырлык та шул.
Тарифлар арта, тик хезмәт күрсәтү элеккеге дәрәҗәдә кала. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга җавап бирми. Кайсы көнне җылылык, кайбер көнне кайнар су юк, я кайнар су урынына салкын су ага. Ни генә күрми күпфатирлы йортларда яшәүчеләр?
Алган хезмәт хакыбызны ашау, фатир, балалар бакчасы, мәктәп өчен түләүләргә җиткерү өчен очын-очка ялгап барырга тырышабыз. Мин үзем күп балалы әни булганлыктан, субсидия дигәннәреннән кулланам. Тик аның өчен 6 ай саен бер кочак документ, түләү кәгазьләрен-чекларын җыеп, МФЦда тирләп-пешеп, көне буе чират утырырга кирәк. Ә инде керемнәрең яшәү минимумыннан 1 тиенгә артып китсә дә, субсидия эләкми дә кала. Шул чагында ник килдем икән дигән көнгә төшәсең. Хәзер инде безне — гади халыкны, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне — ничек таларга белмиләр?! ОДН дигәнен уйлап таптылар. Алга таба сулаган һавабыз өчен дә түләргә туры килмәсме икән?

Гөлнара Вәлиева.