Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сукмакны — бер кеше, юлны халык сала
4.06.2015

Сукмакны — бер кеше, юлны халык сала

Бергә эшләү күңеллеБыел Удмуртиядә “Ак калфак” дип исемләнгән хатын-кызлар оешмасы эшли башлады. Аның беренче эше итеп чәкчәк пешерү буенча мастер класс үткәрелде. Күптән түгел Казанга IIIнче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына чакыру килде. Форумда Удмуртиядән алты кеше катнашты, шуларның 5 се Ижаудан, берсе Можга шәһәреннән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы оештырган бу форумга Россиядән һәм чит илләрдән үз милләте, теле, гореф-гадәтләре өчен битараф булмаган 500 делегат килде. Форум ике көн дәвам итте, шул кыска гына вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды.
Беренче көнне Арча педагогия көллиятенә барып, аның базасындагы милли гимназия эшчәнлеге белән таныштык. Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә бардык. Биредә безне чәкчәк белән каршы алдылар. Үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Концерт программасы да, балаларның кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләгәннәр иде. Биредә безгә хөрмәт күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт. Арчадан кайткач, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында И.Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карадык. Икенче көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл алдык. Биредә халык осталары һәм һөнәрчеләр әзерләгән товарлар күргәзмәсендә булдык. Аннан соң пленар утырышның беренче өлеше башланды. Ә икенче өлеше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә дәвам итте. Утырыш тәмамлангач, «Казан» милли мәдәният үзәгендә булдык. “Казанның 1000 еллыгы” музее белән таныштык. Ә кичен К.Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концертын карадык. Буш вакытта үзара танышып, аралаштык.
Россиядә хатын-кызлар оешмасы барлыгы 162 икән. Чит илләр буенча да 18 оешма бар. Делегатлар барысы да саф татар телендә аралашалар. Чыгыш ясаучылар Кытай, Франция, Төркия, Австралия һәм башка ил кунаклары булдылар. Казахстаннан килгән иң зур делегация 20 кешедән тора иде. Барлык милли оешмалардагы, ансамбльләрдәге, тәрбия һәм белем бирү учакларындагы хатын-кызлар бергә тупланып, дус, тату булып эшлиләр икән. Удмуртиядәге “Ак калфак” оешмасына да алар үрнәгендә эшләү насыйп булсын иде.
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында татар хатын-кызлары алдында торган күп проблемалар күтәрелде. Мәсәлән, ана телен, татар мәктәпләрен саклау, балаларны кечкенәдән милли мохиттә тәрбияләү, милли киемнәргә өстенлек бирү һәм, кайда гына яшәсәк тә, үз гореф-гадәтләребезне онытмау. Мондый чараны оештырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессына һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына (рәисе — Кадрия Идрисова) зур рәхмәт.
Республикабызда “Ак калфак” оешмасының беренче адымнары уңышлы башланды. Сукмакны — бер кеше, ә юлны халык сала, диләр. Алга таба да бергә булып, бердәм булып эшләсәк, нәтиҗәләребез яхшы булыр.

Асия Әхмәтова,
Ижау шәһәре.