Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Сугыш — сугыш инде ул, майлы ботка ашау түгел”, —
27.10.2016

“Сугыш — сугыш инде ул, майлы ботка ашау түгел”, —

дип сүзен башлады Бөек Ватан сугышы ветераны, 12 октябрьдә 90 яшен тутырган Әсхәт Халик улы Закиров.
1943 елда 17 яшьлек егетне армиягә алалар. Фронтка җибәрәчәкләрен белә ул. Ләкин аның дошманга нәфрәте чиксез. Күпме авылдашлары hәлак булды, күпме тол хатыннар, ятим балалар калды. “Җиңү барыбер безнең якта булачак”,- дигән уй белән илне азат итүдә катнаша. Тик Әсхәт абыйга немец илбасарлары белән очрашырга туры килмәгән. Аны 1945 елда Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Шул елның август аенда башланган японнар белән булган сугышта катнашырга туры килә аңа. Бер бәрелештә снаряд кыйпылчыгы тиеп, битендә (ияк астында) яра алса да, госпитальләрдә ятмаган, ярасын бәйләтеп, сафта калган. Ул рядовой солдат булган. “Сугыш турында нәрсә сөйли аласыз?” — дигән сорауга: “Каршыңда — дошман. Аны юк итәргә, куелган бурычны үтәргә, шул ук вакытта ничек тә исән калырга, дигән уй белән ата-ата алга бару”, — диде Әсхәт абый. Ул япон сугышының соңгы көненә — 1945 елның 2 нче сентябренә кадәр катнаша. Батырлыклары өчен алган медальләре бар. Әсхәт абыйның сөйләр сүзләре күп булса да, аңа хәзер барысын да искә төшерүе кыенлашкан инде. Күпме еллар узган бит.
1946 елда Сахалинда шоферлар курсын тәмамлый hәм шофер булып хезмәт итә. Ул 1950 елда гына туган авылына — Әгерҗе районы Саклауга кайта. Урманчылык хуҗалыгында шофер булып эшли. 1955 елда күрше авыл кызы Гөлфархыга өйләнә. Шул ук елны алар Ижау­га күченеп киләләр. Әсхәт абый 4нче автобазага шофер булып урнаша hәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. ЗИЛ машинасында солдатлар йөртергә туры килә аңа. “Эшемне яратып эшләдем, мине дә хөрмәтләделәр, хәзер дә оныт­мыйлар”, — ди ул, бик күп Мактау кәгазьләрен күрсәтеп.
Җәмәгате белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Гөлфархы апа гына 4 ел элек бакыйлыкка күчкән. Хәзер Әсхәт абый уллары Фәрит, Фердинанд, кызы Гөлфирә тәрбиясендә, хөрмәтле әти, бабай, дәү бабай булып яши. Алга таба да исән-имин яшәргә язсын дигән теләкләр белән саубуллаш­тык без ветеран белән.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.