Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сугыштан аккордеон белән
3.05.2017

Сугыштан аккордеон белән

Бөек Ватан сугышы ялкыны көйдермәгән йөрәк, кайгы-хәсрәт кагылмаган йорт илебездә бар микән?! Һәрбер кеше — олымы ул, кечеме — бу коточкыч мәхшәрне үз йөрәге аша үткәрде. Сугыш башлану турындагы хәбәр килеп ирешүгә, авылыбыздан беренче төркем юлга кузгала. Шулай итеп, авылыбыздан фронтка китү 1941 елның 23 нче июнендә башлана. Авылыбыздан барлыгы 300 кеше илебез азатлыгын яуларга китә, шуларның 12се хатын-кызлар була. Яу кырында ятып калган 200 авылдашымның бары исемнәре, даннары гына кире кайтты һәм алар мәңгеләштерелде.
Кайсы аяксыз, кайсы колаксыз, кайсы күзсез калып, исән килеш кайткан авылдашлар, тыныч тормышта да намуслы хезмәт куеп, яралары сызлануга түзә алмыйча, берәм-берәм бакыйлыкка күчтеләр. Бүгенге көндә зур Исәнбай авылында бары бер сугыш ветераны — Сәгыйть абый Тютеев яши. 1982 елда алар әле 120 иде. Үткәргән очрашуларга, митингларга килгән хезмәт һәм сугыш ветераннарының чыгышлары, сабыр елмаюлы йөзләре һәм орден-медальләр чыңы, ниндидер ямансулык өстәп колакта чыңлый… Әйе, сугышта күрсәткән кыюлыклары, батырлыклары өчен 20 авылдашыбыз медальләр, 10 авылдашыбыз Кызыл Йолдыз ордены, 2 авылдашыбыз 3 нче дәрәҗә Дан һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр. Бүгенге язмамның герое Нази абый Сабитов сугыштан медаль һәм аккордеон белән кайта!
Нази Сабитов иң берен­челәрдән булып фронтка китә. Казанда хәрби өйрәнүләр узгач, аны Ленинградны сакларга җибәрәләр. Бу иң кайнар, иң авыр нокта була. Нази абый истәлекләре: “Минем Ладога күлен кичкән авыр көннәр аеруча истә калды. Анда зур югалтуларга дучар булдык. Бер полктан нибары 13 кеше исән калдык. Ленинград блокадасы бик авыр булды. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтә, кешеләр хәлсез, төрле авырулар таралды… Халык күпләп үлде, кырылды. Тик солдатларның, шәһәр халкының сабырлыгы, тырышлыгы, бердәмлеге, дуслыгы нәтиҗәсе булып блокада ачылды, без җиңдек! Монда күрсәткән батырлыкларым өчен мине “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләделәр”. Шәһәрдә яшәүче исән калган кешеләр иркен сулыш алалар, ә солдатлар яңа урыннарга, башкаларны коткарырга җибәрелә. Нази Сабитов Эстония, Выборг, Белград, Данциг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. “Кайда гына булсак та, халык безне шатланып каршы алды, — дип искә ала иде сугыш ветераны. — Ә Берлинны алган көнне гомергә дә онытасым юк! Җиңү килде, тик иптәшләр, көрәштәшләрнең гомерләре өзелде… 1941-42 елның салкын кышлары, 1943 елның 23 августындагы коточкыч сугыш фашистларның явызлыклары җуелмас хатирә булып калды”. Авылдашым “За победу над Германией” медаленә дә лаек була һәм полк командиры аңа ялтырап торган өр-яңа аккордеон бүләк итә. Язмамны әзерләгәндә тарих битләрен актарып, тагын бер шундый ук язмышка тап булдым. Татарстанның Кайбыч авылында туган Зиннәтҗан Хәсәнҗанов та Ленинградтагы аяусыз көрәштән соң медаль һәм аккордеон белән бүләкләнгән икән!
Биш яшеннән бүкәнгә басып җырлаган, мунчада кача-кача гармун уйнарга өйрәнгән, җырсыз-моңсыз яши дә белмәгән Назига бу күктән төшкән бәхет була. Өйдә аны җырчы, биюче сөйкемле Нәкыясе, ике улы көтеп ала. Яшь вакытта ук бөтен аулак өйләрне гөрләткән Нази абый сугыштан соң бигрәк тә кирәкле кешегә әверелә”. Уйна, әйдә сыз­дырып җибәр!”- диләр дә кемдер бии, көлә, шатлана, кемдер яшереп кенә күз яшьләрен түгә, сугышны каһәрләп үкси… Балалары да үзләре кебек оста, сәләтле, моңлы булып үсәләр аларның. Иң олы улы Дилүс тальянда, Дамиры баянда өздереп уйный иде. Мараты баянда да уйнады, җырлады да (иде дип язам, бу балалар инде мәрхүмнәр), Фәһимә сыйныфташым — музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә. Нәкыя апа белән Нази абыйның өченче баласы Фәтхия апа Зарипованы белмәгән кеше юктыр. Авылыбызның хөрмәтле кешесе ул. Авыл музеена нигез салган тарих белгече, Татарстанның атказанган укытучысы… 1969 елларда Казанда укыганда Булат Балтанов, Флера Сөләйманова, Рәгъде Халитов белән концерт куеп йөргән авылдашым хәзер инде сәхнә ветераны. Ул дистә елга якын районның “Мирас” һәм авылның “Өмет” фольклор ансамблендә шөгыльләнә. Иң кызыклысы шул: сугышка кадәр, сугыштан соң иң авыр елларда туган биш баланың һәрберсе югары белемгә ия. Китапханәнең иң күп китап укучылары да Дилүс абый Сабитов иде һәм Фәтхия апа Зарипова. Әниләре Нәкыя апа исәп-хисап эшенә маһир була, сөйләм теле бай булганга, дөрес фикерли белгәнгә суд утырышчысы вазифасын да башкара ул. Картлык көннәренә кадәр бик актив, киң күңелле, яхшы хәтерле, зиһенле булды. Әтиләрендәге моң буыннан буынга күчә, бүген инде онык­лар, оныкчыклар сәхнә тота. Алар арасында җырчылар да, биючеләр дә бар…
Сугыштан алып кайткан аккордеон исә, җырлы буынның чишмә башы булып, утлы елларның хатирәләренә тулып, түрдә сак­лана. Гаиләнең изге ядкаре ул.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.