Ставропольдән — җиңү белән!
Студент тормышының аерылгысыз бер өлеше булган “Россиякүләм студентлар язы” фестивале быел 26нчы тапкыр уздырылды. 15-20нче майда яшьләрне Ставрополь шәһәре кабул итте.
Фестивальдә Россиянең 80 регионыннан 3 меңгә якын кеше катнашты. Сәләтле яшьләр үз көчләрен “Музыка”, “Бию”, “Театр”, “Үзенчәлекле жанр”, “Региональ программалар”, “Журналистика” һәм “Видео” номинацияләрендә сынап карадылар. Быелның төп үзенчәлеге – махсус һөнәри белем алучы студентлар өчен аерым категорияләр булдырылуы. “Фестивальнең масштабы елдан-ел киңәя. Быел фестиваль: “Студентлар язы – Россия халыкларының мәдәни мирасы”, дигән шигарь астында узды”, — диде Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий.
Фестивальнең һәр номинациясе дә кызыклы, үзенчәлекле иде. Мәсәлән, “Оригиналь жанр” һәм “Театр” номинацияләрендә 100дән артык номерлар күрсәтелде. Аларга дәрәҗәле жюри бәя бирде. Номинацияләрдә пластика, пантомима, театр һәм иллюзия буенча конкурслар булды. Катнашучылар жюри әгъзаларын матур костюмнар, кызыклы трюклар, үзенчәлекле музыка кораллары белән таң калдырдылар. Ярославль өлкәсеннән килгән студентлар акробатик чыгыш әзерләгәннәр, Томск шәһәренең һава гимнастлары тешләр ярдәмендә генә канатларга тотынып тору сәләтен күрсәттеләр, Удмуртия музыкантлары пластик торбаларда уйнадылар. “Фестивальдә өченче ел катнашабыз, ләкин быел гына яхшы чыгыш ясый алдык дип саныйбыз. Сәхнәдән, тамашачылардан алган хисләрне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. “Оригиналь жанр” номинациясендә елдан-ел жюриның игътибарын җәлеп итү авырлаша бара. Быел без үз чыгышыбызны үзенчәлекле музыкаль көйләр, җырлар белән алып бардык”, — дип сөйләде Ижау шәһәре данын яклаган «Bricks» иҗади төркеме вәкилләре.
Фестивальнең иң күп катнашучылар санына ия булган агымы “Региональ программалар” номинациясе иде. Алар Ставрополь шәһәренең ике мәйданчыгында — Спорт һәм мәдәният сараенда һәм М. Ю. Лермонтов исемендәге академия театрында узды. Әлеге номинациядә быел 24 регион катнашты. Һәр делегация чыгышка үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Бурятия студентлары битбокс* төре буенча җырлап, Тверь өлкәсеннән килгән катнашучылар үз программаларын мәгънәви яктан ачып, Удмуртия командасы артистлык сәләтен күрсәтеп тамашачы һәм жюри игътибарын җәлеп иттеләр. Студентлар исә дулкынлануларын яшермәделәр. “Мондый дәрәҗәле жюри каршында көн саен чыгыш ясамыйсың. Тик без үз дулкынлануыбызны җиңә алдык. Матур итеп чыгыш ясап, республикабыз данын якладык”, — ди Удмуртиядән булган катнашучыларның берсе Кирилл Маслеников.
5 көн дәвамында барган фестивальдән Удмуртия җиңү белән кайтты. “Музыка” номинациясендә “Рэп” музыка төре буенча УдДУ студентлары 1 урынга, ә “Бию” номинациясендә Халык биюе белән Удмуртия җыелма командасы икенче урынга лаек булдылар. Афәрин!
Эльвира Хуҗина әзерләде.
*Битбокс — тавышларны охшатып ясау, ритмнар, битлар, төрле мелодияләрне кешенең артикуляция аппараты ярдәмендә чыгару