Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Спортчы яшьләребез — горурлык
14.09.2012

Спортчы яшьләребез — горурлык

Яңа уку елына аяк басуга, балаларга яшьләргә төрле юнәлештә сәләтләрен үстерүгә ярдәм итүче түгәрәкләр, курслар, клублар да эшли башлый. Ниндиләре генә юк аларның. Бию, җыр, төрле уен коралларында уйнау, спорт буенча, кул осталыгына, рәссамлык сәләтенә өйрәтүче — күңелең теләгәнен сайла гына! Тик кайберәүләр балаларын кайда да булса өстәмә йөртүне кирәксенми, ә кемнәрдер теләп тә, бу чараларга йөртергә мөмкинлекләре булмау сәбәпле, чикләнеп кала. Тик шулай да, балаларын белемле, сәләтле итү теләге белән янучылар өчен мөмкинлекләр бөтенләй үк чикләнмәгән. Кайбер мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, балалар, яшүсмерләр үзәгендә бушлай эшләүче түгәрәкләр дә бар. Бары тик кызыксынырга, табарга гына кирәк. Нинди дә булса бер түгәрәккә йөреп, анда алган сәләт белән үзләренә һөнәр сайлаучы, юл ачучылар да җитәрлек бит. Үзләштергән һөнәр нинди өлкәдә генә булмасын, тормышта барыбер бер кирәк булып куя, комачаулык итми.

“Яңарыш” редакциясенә стенд атышына өйрәнергә теләүчеләрне газета аша тренировкаларга чакырып игълан бирү теләге белән Нурия исемле бер кыз кергән иде. Шушы 22 яшьлек кызның спорт мастеры, тренер булуын ишеткәч, башта ышанмыйча тордым. Юка гәүдәле үзе дә мәктәп укучысы сыман гына күренгән Нурия Әхмәтаҗиева стенд атышы буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Липецк, Краснодар, Кипрда узган ярышларда катнашкан. 2008 елны Россия беренчелегендә катнашып, яшүсмер кызлар арасында 1нче урын алган. 2009 елны Словениядә узган дөнья чемпионатында катнашкан. Һәркөнне чыныгулар, яңа сынаулар, ярышларга бай булган үзенчәлекле тормышының яңа битләре ачылып тора. “Тормышың спорт ничек белән бәйләнеп китте?” — дип кызыксынам Нуриядән.

Ул Завьялово районы Октябрьский поселогында туып үскән. 10нчы сыйныфта укыганда атыш спорт төре буенча яңа төркем ачылачагы хакында игълан барлыгын аңа ике туган абыйсы кайтып хәбәр итә. Үзе дә спорт белән шөгыльләнүче абыйсы кызны әлеге түгәрәккә язылырга бик нык өнди. Шушылай башланып киткән кызыксыну кызда үскәннән-үсә бара. Ул балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлый, ярышларда катнаша, атыш буенча нормативларны тапшырып, спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә ИжДТУның юридик факультетында белем алуына карамастан, төп шөгыле һәм кызыксынуы спорт булып кала.

Хәзерге вакытта Нурия 11-16 яшьлекләрне стенд атышына өйрәтә. Дәресләр «Ижау механик заводы» федераль дәүләт унитар оешмасы атыш стендында уза икән. Тренировкалар түләүсез уза. “Әлеге түгәрәктә татар кызлары һәм егетләрен күрү аеруча күңелле булыр иде. Шуңа күрә татар газетасы аша мөрәҗәгать итмәкче булдым да инде”, — ди Нурия. Кызыксынучылар редакциягә шалтыратып, белешмәләр ала аласыз.

Кайда да үз милләтебездән булган яшь белгечләрнең барлыгын белү күңелгә аңлатып бетергесез сөенеч китерә. Чөнки янәшәбездә югары спортка омтылучы милләттәшләребез булу — зур горурлык ул. Нуриягә спорт юнәлешендә яңадан-яңа җиңүләр һәм җитез, өлгер спортчылар тәрбияләвен телисе килә. Уңышлар сиңа, Нурия!

Элмира Нигъмәтҗан