Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Спартак” халык иҗаты йортын нәрсә көтә?
17.05.2017

“Спартак” халык иҗаты йортын нәрсә көтә?

Ижау шәһәрендә яшәүче татарларның яратып йөри торган “Спартак” халык иҗаты йорты турында соңгы вакытта: “Бинаны саталар, ябалар икән”, — дигән сүзләр күп йөри. Татарлар күпләп яши торган урында урнашканга күрә, элек-электән “Спартак” милләттәшләребез өчен җыелу, аралашу, танышу урыны булып тора. Шуңа күрә әлеге бинаның язмышына милләттәшләребез битараф түгел.
Шәһәрдә бердәнбер татар мәдәният учагы булып саналучы бинаны нәрсә көтә? 16 майда “Спартак” халык иҗаты йортында УРның Дәүләт Советы депутатлары, Ижау шәһәренең иҗтимагый палатасы, татар җәмәгатьчелеге, УРның инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре әнә шул сорау турында фикер алыштылар.
Бинага капиталь төзекләндерү ки­рәклеге күптән билгеле. Ләкин шәһәр җитәкчелеге: “Бюджетта андый суммалар юк”, — дигән җавап бирүдән артык узмый. Бу хәлдән чыгу юлын эзләп, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе Игорь Мотовилов инвесторга мөрәҗәгать иткән. Аның белән сөйләшү нигезендә инвест­проект барлыкка килгән. Игорь Мотовилов сүзләреннән күренгәнчә, “Спартак” халык иҗаты йорты күп функцияле мәдәни ял итү үзәгенә әйләнәчәк. Бинага янкорма җиткерелеп, сәүдә, спорт, мәдәният тармаклары эшләячәк. Машиналар өчен урын, балалар өчен мәйданчык төзелү дә күздә тотыла. Инвестор әлеге эшкә — 120 миллион сум акча тотачак.
Җитәкче әлеге проект белән таныштыргач, сораулар күп булды. Киңәшмәдә Ижау шәһәренең иҗтимагый палата рәисе Людмила Гуляшинова бүгенге көндә инвестор табуы авыр икәнлеген һәм халык фикеренә колак салырга кирәклеген искәртте. Фикер алышуда Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзянов, мәдәният һәм туризм идарәсе җитәкчесе Екатерина Коновалова, Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмегов, УРның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Роман Вахитов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Равил Шәрифуллин катнаштылар. Әлбәттә, һәрберсен бу проект үзен аклармы, биредә шөгыльләнүче коллективлар югалмасмы, мәдәнияткә урын калырмы дигән сораулар борчыды. Проект әле тулысынча кабул ителмәгән, алга таба халык фикерен белешү дә оеш­тыралачак, бу — вакыт эше. Газета укучыларны да фикер алышырга чакырабыз.

Рәфилә Рәсүлева.