Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Спартак» халык иҗаты йортының үткәне һәм бүгенгесе
22.08.2019

«Спартак» халык иҗаты йортының үткәне һәм бүгенгесе

Безнең район — бай тарихлы район. Ижау шәһәренең тарихы нәкъ менә Ленин районыннан башлана. Илебез тарихы белән үрелеп баручы әлеге тарих халык хәтерендә шатлыклы мизгелләр генә түгел, ә көенечле вакыйгалар белән дә уелып кала… Шул ук вакытта ул гаҗәеп кызыклы һәм серле.

Без Мисыр фиргавеннәре, Рим императорлары исемнәрен яхшы беләбез, Англия, Америка тарихында булган вакыйгаларны дәресләрдә җентекләп өйрәнәбез, ә туган ягыбызның үткәне безнең өчен билгесез булып кала… Минемчә, без барыбыз да үткәнебез белән кызыксынырга, сорауларга җавап эзләргә тиеш.
Безнең Ленин районында бай тарихлы бер бина бар. Аны халык “Спартак” дип йөртә. 30нчы елларда ук төзелгән әлеге бина бүген дә яши, хатирәләр белән яши. Минем уйлавымча, аның үткәнен барлау барыбызга да кызык булыр. Шуны күз уңында тотып, мин тикшеренү эше алып бардым. Аның максаты — район тарихында зур урын алган бинаның тарихын һәм бүгенге көнкүрешен өйрәнү, истәлекләрдән һәм булган материаллардан бер тулы язма әзерләү. Бу бина кайчан барлыкка килгән? “Спартак”ны ни өчен җиткергәннәр? Аның белән бәйле нинди шәхесләр бар? Бу сорауларга җавапларны мин Интернет челтәренә һәм район халкының истәлекләренә таянып эзләдем.

Спартак — тарихта

Спартак (безнең эрага кадәр 71 ел) — антик чорның иң танылган шәхесләренең берсе. Ул — Борынгы Римда коллар восстаниесе юлбашчысы. Митридат патша хезмәтендә була. Римлыларга әсирлеккә эләгә һәм гладиаторларга сатыла. Батырлык күрсәтеп, иреккә чыгуга ирешә. Безнең эрага кадәр 73нче елда 70 кеше белән гладиатор мәктәбеннән Везувийга кача һәм үзләренә каршы җибәрелгән отрядны җимерә. Соңыннан коллардан һәм Италия хәерчеләреннән көчле армия булдыра. Тарихи чыганаклар, Спартакның бик белемле, акыллы һәм кешелекле булуын ассызыклый.

“Спартак”ны беләсезме?

Казан юлында ел әйләнәсе хәрәкәт җанлы булган. Ике яктан да йортлар төзелгәч, Казан юлы Казан урамына әверелгән. Аръяк өлеше (хәзер Ленин районы дип атала) үзәк район булган. Мин үз эшемне очраклы гына бу тарихи белешмәдән башламадым. Чөнки нәкъ менә шушы урамда, ә бүген ул Азин урамы дип атала, минем өчен кызыклы булган тикшеренү объекты — «Спартак» халык иҗаты йорты урнашкан. Бу бинада ниләр бар, ул район халкына нәрсә белән истә калган, аның тарихы нинди? Шушы сораулар белән сыйныфташларыма, дусларга да мөрәҗәгать иттем. Җаваплар бик кызыклы. 10 кешенең “Спартак” турында бөтенләй ишеткәннәре юк, 5 кеше әти-әнисенең анда концертларга йөрүен әйтте. 4 яшьтәшемнең танышлары анда төрле түгәрәкләргә йөри икән. «Барс» клубы гимнастика оештырганын 2 кеше билгеләп узды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, сорау биргән яшьтәшләрнең яртысы диярлек бина турында белми дә. Ә өлкәннәргә сорау биргәч, барысы да аның кайда булуын, күпләрнең анда концертларга йөрүен әйттеләр. Кемнәрдер үз балаларын түгәрәкләргә йөртүләрен әйтсә, барысы да диярлек кайчандыр “Спартак”ка фильм карарга йөрүләрен бик теләп искә алдылар. Мине, әлбәттә, анда элек кинотеатр булуы турындагы җаваплар кызыксындырды. Шуннан бу хакта тулырак мәгълүмат эзли башладым.

Кыскача кинотеатр тарихы

1910 еллардан башлап, Удмуртиянең барлык шәһәрләрендә кинотеатрлар һәм кино күрсәтү пунктлары ачыла. Ижауда бу вакытта «Модерн», «Одеон» («Дружба»), «Иллюзион», «Фурор», «Лира» һәм «Лоранж» кинотеатрларына йөргән халык. 1939 елда “Спартак” кинотеатры төзелә.
“Ул елларда мин 12нче мәктәптә укыдым һәм дәресләрдән соң еш кына кинога китә идек, — дип искә ала Хафизә Гурфинкель. — Балалар билеты 10 тиен, ә өлкәннәр өчен билет бәясе – 25 тиен иде. Ә яратып караган һинд фильмнары еш кына 2 серияле була иде, киноны ахырына кадәр карау өчен икенче билет та сатып алырга туры килде. Шулай да “Спартак”ка кинога йөрү «Дружба» яки «Колосс»ка бару белән чагыштырганда арзанрак чыга иде”.
“Әни белән “Спартак”ка барганда миңа 4 яшь иде», — дип сөйли Рәүф Зөфәр улы. – Без караган фильм — аклы-каралы, сүзсез комедия иде. Фильмда бер кеше башта мазутта юылып, соңыннан каурый тулы сандыкка төште. Шунысы истә калган. «Бродяга», «Мунна» Һинд фильмнары, «Таһир һәм Зөһрә», «Алар Ватан өчен көрәштеләр» совет фильмнарын да яхшы хәтерлим”.
«Абонементлар бер айга сатыла иде, һәм мин көн саен иртән бер фильм карый идем. Абонементның бәясе – 1 сум 50 тиен иде. 90нчы елларда биредә дискотекалар да үткәрелде», — дип искә алды әңгәмәдәшемнең тагын берсе.
Хатирәләр буенча, “Спартак”ның көтү залы «Колосс» кинотеатрында кебек булган. Диварларда Спартакның башы сурәтләнгән. Көтү залына һәм кинозалларга керү ишекләре дә бердәм стильдә агачтан ясалган. Залда өстәлдә зур шахмат торды. “Шахмат фигуралары балалар башы кадәр зурлыкта иде. Биль­ярд өстәле дә бар иде. Кино башланганчы уйнап ала идек”, — дип искә алалар ул елларда кинотеатрга актив йөрүчеләр.
Бүген инде кинотеатр юк, «Спартак» халык иҗаты йорты бар. Аның директоры — Игорь Юрьевич Мотовилов. “Спартак” ничек халык иҗаты йортына әверелгән? Бу турыда аның беренче директоры Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова белән әңгәмә кордым. Ул 20 ел бу вазифаны башкара. 1995 елда кинотеатр ябылганнан соң, бинаны сатмас өчен муниципаль мәдәният учреждениесенә тапшыру турында карар кабул ителгән. Чөнки Ленин районында башка мәдәният учреждениеләре булмаган. Ярты елдан соң, финанс хәле катлаулы булу сәбәпле, мәдәният һәм туризм учреждениеләренә тапшырыла “Спартак”. Шул вакытта аны шәһәр мәдәният учреждениесе буларак “Спартак” халык иҗаты йорты” итеп теркиләр. Аның төп бурычы Ленин районында ял вакытын оештыру, халык иҗат коллективларын, төрле түгәрәкләр оештыру була. Бүген дә “Спартак” бу бурычларга тугры булып кала. “Эшне башлап җибәрү авыр булды. Җиһазлар җитмәде. Түбәне, фасадны, түгәрәкләр оештырыр өчен бүлмәләрне төзекләндерергә кирәк иде”, — сөйләде Резидә Әлтәф кызы. Шулай булуга да карамастан, аның тырышлыгы белән безнең мик­рорайонда “Спартак” бердәнбер ял итү үзәге булып эшләгән һәм бүген дә эшли.
“Спартак” халык иҗаты йортында күп еллар дәвамында «Кичке Сабантуй», «Май вальсы», «Кичке уен» (12 июнь), Май чабу (Масленица), Яңа ел бәйрәмнәре, төрле конкурслар, фестивальләр, иҗат кичәләре үткәрелә. Бию, вокал, баян, фортепиано һәм гитара, мәктәпкә әзерләү түгәрәкләре эшли. Шулай ук залда «Барс» спорт оешмасы гимнастика дәресләре оештыра. Өлкәннәр өчен шәрыкъ биюләре түгәрәге эшли.
«Спартак» халык иҗаты йорты канаты астында күп кенә халык коллективлары шөгыльләнә: «Родники» халык хоры, «Россиянка» ветераннар хоры, «Лира» җыр коллективы, «Бәхет», «Шатлык», «Дуслык», «Яшьлек», «Рәйхан» ансамбльләре, “Чулпан” үзешчән театры. Бу коллективлар, түгәрәкләр, секцияләр барысы да Резидә Әлтәф кызы эшләгән елларда оеша һәм бүген дә уңышлы эшчәнлек алып бара. Резидә Әлтәф кызы үзе дә «Спартак»та эшләвен дәвам итә. Ул атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия, мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы бил­гесе, “СССР мәдәният хезмәткәре отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.
Аның белән әңгәмә вакытында «Спар­так»та бик күп талантлы кешеләр эшләгәнен белдем. Коллективларның күбесе район, шәһәр, УР Хөкүмәте, УР Президенты, Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы грамоталарына ия. Баянчы Илгизәр Шакиров, «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшина, җырчысы Таңсылу Бәйрәмгулова Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре исеменә ия. “Родники” ансамбле җитәкчесе Геннадий Бердников — Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ә иң кызыклысы: бу бинада хисапчы булып эшләүче Василий Останин 1941 елның июнендә биш сәгать буе берүзе немец колоннасын тоткан. Ләкин һәлак булган. Аның хөрмәтенә «Спартак» бинасында истәлек тактасы эленеп тора. Шулай ук бина бик зур тарихи кыйммәткә ия һәм безнең буынның бурычы – аны саклап калу.
“Спартак” халык иҗаты турында уздырган тикшеренү эшем белемнәремне тулыландырырга мөмкинлек бирде. Тема буенча эзләнүләр вакытында күп яңалык белдем.
Теләсә кайсы урын, һәр йорт, һәр бинаның үз тарихы бар. Бу тарихта серләр да шактый. Без аларны ачып, күп нәрсәне беләбез һәм үзебез дә тарихка, гомумән, Ватаныбыз тарихына кереп калачакбыз. Киләчәктә “Спартак” халык иҗаты йортының элекке фотосурәтләрен таба алсам, тагын да кызыклырак булыр иде. Тик, кызганыч, әлеге бина турында мәгълүмат бик күп түгел. Бу эшем тарих белән кызыксынучы мәктәп укучыларына файдалы булыр, дип ышанам.

Илдана Хыялиева, Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.