Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Спартак»та — яңа җитәкче
13.05.2015

«Спартак»та — яңа җитәкче

9Язның беренче ае Удмуртия татарларының мәдәни тормышына бераз үзгәрешләр алып килде. Ижау шәһәре Ленин районында урнашкан “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе алышыну милләттәшләребездә бик күп сораулар тудырды. Яңа җитәкченең киләчәккә планнары нинди? “Спартак” халык иҗаты йорты эшчәнлегендә нинди үзгәрешләр көтелә? Әлеге сораулар белән яңа җитәкче Гадел Юрий улы Шәриповка мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гадел Юрьевич, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
— Мин Ижауда туып-үскән этник татар. “Ни өчен этник татар”, — дим. Туган телдә сөйләшмәсәм дә, мин үземне чын күңелдән татар дип саныйм. Татар телендә аралаша алмавыма рус телле шәһәр мохите тәэсир иткәндер, күрәсең. Тик шулай да милләтемнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре миңа һәрвакыт якын булды һәм булачак. Әнием дә, әбием дә татарча аралашалар. Бүгенге көндә Ленин районында яшим һәм әйтергә кирәк: татарлар белән янәшә яшәү миңа бик ошый.
Хезмәт юлыгыз кайдан башланып китте?
— Мин — гадәти Совет баласы. Музыкага һәм сәнгатькә мәхәббәтем балачактан килә: музыка мәктәбендә укыдым, “Ровесник” балалар үзәгендә биедем. Удмурт Дәүләт университетының икътисад факультетында укыган вакытта Ижау механика заводында эшләдем. Аннан һөнәри эшчәнлегем реклама белән бәйләнеп китте. Бизнестан кала мин һәрвакыт иҗтимагый эш белән дә шөгыльләндем һәм киләчәктә дә шөгыльләнәчәкмен. Бүгенге көндә Ижау шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Удмуртия Рес­пуб­ликасының Мәдәният ми­нистрлыгы Коллегиясе вәкиле. Узган ел Удмуртия Республикасының “Ачык Хөкүмәт” проектында катнашып, Мәдәният министры постына үз кандидатурамны тәкъдим итеп, көчемне сынап карадым.
Мәдәният өлкәсенә үзен тәкъдим иткән кеше иҗатка якын булырга, аның белән мавыгырга тиештер. Сез ял сәгатьләрен ничек уздырасыз?
— Эш күп булганлыктан, кызганыч, буш вакыт бик аз кала. Ләкин андый мөмкинлек булганда, мин үземне гаиләмә багышларга тырышам, буш вакытны алар белән уздырам. Мин хайваннарны бик яратам: безнең ике этебез бар. Шулай ук кайвакыт фортепианода уйнап һәм яхшы китаплар укып та күңелемә ял алам.
“Спартак” халык иҗатын нинди үз­гәрешләр көтә?
— Яңа җитәкче килде дә тамырдан үзгәрешләр булыр дип уйламагыз. Монда нигездә барысы да диярлек ничек бар шулай калачак. Без бинаны төзекләндерү, аның эшчәнлеген камилләштерү өстендә эшләячәкбез. Ләкин бу эшләр барысы да биредә эшләүчеләргә һәм төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларга комачауламыйча гына уздырылачак. 20 елдан артык гомерен “Спартак” халык иҗаты йортына багышлаган Резеда Әлтәф кызы Миркасыймова биредә методист булып эшен дәвам итәчәк, мин аңа моның өчен бик рәхмәтле. Бу өлкә миңа таныш түгел. Шуңа күрә аның киңәшенә таянып, бергәләп эшләрбез дип уйлыйм.
“Спартак” халык иҗаты турында Ленин районына гына түгел, бөтен Ижау­га белдертәсе килә. Милли үзешчән сәнгатькә карата кызыксыну уятырга кирәк дип уйлыйм. Бар кеше дә һөнәри җырчы яки биюче була алмый бит, ә үзешчән сәнгатькә һәр кешегә юллар ачык, мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа күрә, заманча реклама ысулларын кулланып, үзебезнең “Спартак” халык иҗаты йорты турында шәһәр халкына күбрәк мәгълүмат җиткерәсе килә. Кыс­ка гына вакыт эчендә мин биредә эшләүче төрле милли үзешчән ансамбльләр белән таныштым. Алар биредә бик актив эшли һәм зур эшләр башкаралар. Аларга алга таба да эшләү өчен уңай шартлар булдырырга тырышырбыз.
Балалар өчен булган түгәрәкләр үз эшен дәвам итәчәкме?
— Әлбәттә. Нәкъ менә “Спартак” халык иҗаты йорты тирәсендә генә күпме яңа йортлар төзелеп, яшь гаиләләр яши башлады. Гаиләдә бала үсә башлагач, әти-әни аны нинди түгәрәкләргә йөртергә, кайсы юнәлештә үстерергә икән дип баш вата башлый. Ижауның башка районнарында яшәүчеләр өчен сайлау мөмкинлеге булса, Ленин районында бу яктан мактанып булмый. Шуңа күрә “Спартак”та бу эшне тагын да җанландырып, балалар өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырасы килә.
Удмуртия татарларын инде күптәннән борчыган бер сорау һәм әлегә кадәр тормышка ашырылмаган бер хыял бар. Республикада татарлар сан буенча өченче урынны алып торалар. Ләкин безнең башка республикаларга баргач Удмуртия татарларының йөзен күрсәтердәй һәм данын яклардай һөнәри ансамблебез юк. Бу мәсьәләне чишүгә сез ничек карыйсыз?
— Татарларның һөнәри җыр һәм бию ансамблен булдыру турында карар Удмуртия Республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителергә тиеш. Безнең максат — уртак тырышлыклар белән моның өстендә эшләү. Ләкин ансамбль оештыруның үз таләпләре бар. Ансамбль махсус белемле кешеләрне тупларга тиеш. Үзебезнең яктан без бу мәсьәләне чишәрбез һәм Мәдәният ми­нистрына проект тәкъдим итәрбез. Аның тарафыннан яклау тапсак, алга таба атларга була.
Гадел Юрьевич, без “Спартак” халык иҗаты йортына милли җанлы кеше килүенә бик шат. Төрле халыкларны бер түбә астына җыйган милли- мәдәни учакка әверелгән “Спартак”ның бары тик уңай якка үзгәрүен генә телибез һәм сезгә зур ышаныч баглыйбыз.

Әңгәмәне Гүзәл Шакирова алып барды.