Соңгы тукталыш
Якты дөнья бүләк иткәч кенә
Ташламагыз нарасыйларны!
Бәхет өчен туган һәр сабыйга
Әнидән дә бөек зат бармы?
Гүзәл Рамазанова,
Гали авылы.
Октябрь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре катнашында “Россия Федерациясе төбәкләрендә балаларга паллиатив (үлем алдыннан авыруга һәм аның гаиләсенә күрсәтелә торган ярдәм) ярдәм күрсәтүнең хәзерге хәле һәм яңа үсеше” исеме астында Бөтен Россия буенча беренче конгресс үтте. Анда Россиядәге беренче булган “Балалар хосписы” бүлеге һәм эшләү тәҗрибәсе турындагы доклад белән Удмуртия Республикасының Сәламәтлек саклау министрының урынбасары Людмила Гузнищева чыгыш ясады.
Әйе, 1997 елда Ижау шәһәренең 5нче балалар клиник хастаханәсендә Россиядә беренче тапкыр стационар типтагы балалар хосписы ачыла. Бүгенге көндә ул “Нейрон” 3нче шәһәр балалар хастаханәсендә эшли. Биредә журналистлар өчен Удмуртия Республикасының Сәламәтлек саклау министрының урынбасары Людмила Гузнищева катнашында пресс-конференция үткәрелде.
“Хоспис” “приют” дигән-
не аңлата, инглиз сүзеннән, өметсез авырулар өчен дәвалау учреждениесе. Авырудан терелә алмаган бала соңгы сулышына чаклы хосписта яши. Бу — дәвалау учреждениесе түгел, ә бәлки каты сызлану, авыртуларны вакытлыча оныттырып тору, азга гына булса да тормышының соңгы көннәрен җиңеләйтү, өметсез авыруларга медицина, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү бурычын үтәүче “соңгы тукталыш”.
Әлеге хосписта Удмуртия Республикасындагы 18 яшькәчә балалар дәвалану үтәләр. 1997 елдан 2013 елга кадәр 822 балага ярдәм күрсәтелгән. Биредә нерв системасы, тумыштан үзе мөстәкыйль сулыш ала алмаган авырулар, күбрәк бер яшьтән өч яшькәчә балалар дәвалана. “Палаталарда ун авыру дәваланырлык урын бар. Алга таба ул унбишкә җитәчәк”, — дип ышандыра табиблар. Авыру балаларның әти-әниләре килеп йөри, тәүлек буе да монда булырга мөмкиннәр. Көндезге стационар, барып ярдәм күрсәтү хезмәтләре эшли. Авыру балаларга, аларның гаиләләренә авыр вакытларда психологлар, дин әһелләре һәрвакыт ярдәмгә килә. Ел буена дәүләт бу авыруларга 8-10 миллион сум күләмендә акча тота.
Биредә башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыртуларын җиңеләйтергә тырышучы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табучы табиблар, шәфкать туташлары эшли.
Бу афәтне дөньяга килгәнче үк кисәтү юллары бармы? Булачак әни авырга узуга ук гаиләсенең киләчәге өчен кайгырта башларга тиеш. Таза-сау бала — гаилә өчен иң әһәмиятле. Хатын-кыз йөкле вакытта карындагы хәлләрне күреп, андагы шикле күренешкә юлыкканда, әни кешегә баласын төшертергә тәкъдим ителә. Ләкин моңа әниләрнең сирәге бара. Чөнки алар, һәркайсыбыз шикелле, барысы да әйбәт булырына ышана. Бүгенге көндә йөкле хатын-кызның сәламәтлек торышын ачыклау өчен бөтен шартлар бар. Хатын-кызга скрининг (авыруны алдан ачыклау) үткәрү дә, йөкле хатын-кызның яхшы туклануы да, консультациядә югары сыйфатлы медицина ярдәме алу да… Ләкин карындагы баланың барлык авыруларын ачыклап булмый, диләр табиблар.
Авыру балалар палатасына кергәч, вакыт туктагандай булды. Әнә баш очына “Аятел-көрси” куелган нарасый яшәү белән үлем арасында тартыша. Нәни куллары белән ябып куйган юка одеялын ача, гүя “Мин монда, әй сез, апалар, абыйлар, мин монда, зинһар, ярдәм итегез миңа, минем яшисем килә…” — дип дәшә. Бу күренештән барыбызның да, хәтта оператор егетләребезнең дә күзләренә яшь тыгылды. Ә тәрәз артында бөтен көченә тормыш гөрли…
Әлеге мизгелдә минут-сәгатьләрнең, көннәрнең никадәр тиз алышынуын, гомернең күз ачып йомганчы үтеп китүен сизгәндәй булдым. Кеше гомеренең атылган йолдыз кебек сүнүен тойдым. Гомердән кадерле нәрсә бар? Чир каршында никадәр көчсез без!
Рәфилә Рәсүлева.