Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Соңгы оран
30.04.2013

Соңгы оран

Оран сала күктән киек казлар:
«Болгар углы! Йә, әйт, ничек хәлең?
Суың бармы? Кипмәдеме күлең?
Хәтерлиме болгарлыгын Илең?»

“Бик тә хөрти бит безнең хәлләребез! Көймәбез комга утырды бит! Синең уй-хыялларыңны бик-бик ишетәсем килә! Инде ни эшлик, Татарым?”


“Яңарыш” газетасын яратып укучы мөхтәрәм милләттәшләрем! Хәтерләсәгез, 2011 ел азагында газетабызда басылган мәкаләмдә, әлеге сүзләр белән мин Сезгә мөрәҗәгать иткән идем. Сүзем милли мәктәпләребезнең соңгы елларда кискен рәвештә бетерелүе, татар телен өйрәтү программасының рәхимсез кысрыклануы турында барган иде. Кабат сүз башлагач, бик тә бәйләнчек адәм бу, диючеләр булыр…

Шәхсән үзем, табигатем буенча, озын сөйләмне яратмыйм, укучылар алдында да кыска шигырьләр авторы буларак мәгълүм шагыйрь. Тик, нишләмәк, яшәеш проблемаларыбыз чиктән ашып, милли мәҗлес табынында бергәләп тәфсилләп сөйләшүне таләп итә. Әйдәгез инде, кардәшләрем, бик соңгармыйча, җыелышыйк бу табынга!

Чынлыкта, телсез вә динсез милләт — юньсез милләт инде ул, ягъни юкка чыккан, дигән сүз. Инде соңгы өмет чаткыларымны җыйнап, күктә очкан киек казларга кушылып, соңгы тапкыр оран саласым килә Сиңа, Болгар угълы! Теле киселгән сандугачтан нинди җыр көтәргә мөмкин, Бәгырем?!

Әгерҗе районындагы Кырынды авылын белмәгән-ишетмәгән укучыларыбыз юктыр, мөгаен. Ә актив хәбәрчебез Альбина ханым Гайнуллина исемен ишетмәгән укучыбыз бар микән? Ялкынлы каләм иясе дә, шагыйрә дә иде ул бичара. Нигә – “иде ”, нигә – “бичара”. Әйе, шул, туганкайлар, мәгариф чиновникларының мәктәпне бетерү чараларына каршы берүзе (чөнки, башкалар юк) көрәшеп, әмма, җиңү чарасын таба алмыйча, алҗып, Казанга күчеп китәргә мәҗбүр булды ул бичарабыз. Авыл халкының исе дә китмәде моңа. Күрәсең, милләтнең йөрәге үлгән, үзенең киләчәге (балалары) язмышы ике уйлап, бер тапкыр төшенә дә керми аның.

Уйлыйсың да шаккатасың, татарның күпчелегендә милләт язмышы өчен көрәш дәрте сүнгән. Балаларының күбесе (аерата, шәһәрнекеләр) ана телен ипилек-тозлык та белми. Кайда инде ул оныклар!

Өмет очкыннарын бары тик читтәрәк яшәүче үҗәт мишәрләребезнең авыл учакларындагы күмерләрдән генә дөрләтеп буладыр. “Халкым минем” телепрограммасында Чуашстан, Мордовия, Саратов өлкәсендәге җәннәт почмакларын күрсәткәләп, безне куандырып алгалыйлар, шөкер…

Тугандаш башкорт халкында да милли рух бик тә көчәеп китте. Алар безне дә үз сафларына чакырып торалар. Аларга хезмәткә күчкән язучылар-шагыйрьләр яшәү һәм иҗат шартларыннан һич тә зарланмыйлар, лаеклы хезмәт хакы алып яшиләр. Һәр башкорт гаиләсе үзенең җиде бабасыннан артыграк буыннарын да белә, аларда татарга йоккан маңкортлык чире сизелми кебек әлегә. Без бетсәк тә, башкорт калыр, дип кенә юатыйк инде үзебезне.

Менә, кулымда «Яңарыш»ыбыз. Аның 10нчы битендә — Башкортостан каналы телепрограмасы. Башкорт телендә барган мәдәни чараларны санап тормыйм, алар бихисап, ә “Учим башкирский язык” дигәне атнага 9 тапкыр 15шәр минутлык дәрес итеп бирелә, ягъни 2 сәг. 15 мин. Ә бездә булган «Хәерле иртә», «Безнең вакыт», «Күңелле кыңгырау» телетапшыру сәгатьләре кыскарганнан — кыскара барып, бетәргә юл тота.

Татарны таркатучы иң явыз көч — һич тә Олы агай түгел, ә үзара көнчелек һәм битарафлык. Элек тә шулай булган, хәзер дә…

Безнең, хәтта зур зыялыларыбыз да берсен-берсе күралмыйлар, тырнак араларыннан үзара кер эзлиләр, көндәшләре күтәреп чыккан проблемаларның фикер-мәгънәсенә кереп азапланмыйлар, орфографик хата табып, тантана итәләр. Милләт мәнфәгате файдасына гамәлләр башкарырга алынган оешмаларыбыз җайлап-майлап хәрәкәт итәләр. Дөрес, тормыш-театр һәм аның режиссеры без түгел. Милли катастрофаны дәлилләүче мисаллар иксез-чиксез….

Узган гасыр азагындагы милли күтәрелештә ирешелгән шактый югары позицияләребездән бүгенге көндә бөтен фронт буйлап чигенәбез. Чын дошманыбыз исә – татарның үз Илен югалткан чорыннан йоккан хроник чире – үз язмышыбызга битарафлык һәм милли таркаулык. Чирен яшергән – үлгән, ди. Чиребезнең диагнозы көн кебек ачык ласа.

Яшәеш тарихында һәр милләт үзенең бөеклеген расларлык мизгел-форсатны сагалап тора. Моңарчы үз дәүләтләре булмаган казахлар-кыргызлар да, үсешнең якты магистраль юлына аяк бастылар. Шунысы бәхәссез, тарихны геройлар тудыра. Гомумхалык массасы бары – төче камыр гына. Безгә ачы камыр кирәк, чүпрәсез булмый. Милли чүпрә – халыкның милли лидерлары, тирән акыл ияләре-зыялылары һәм милли баһадирлары. Кызганыч, Удмуртиядә юк андыйлар бүген.

Яшәргә исәп тоткан халык үз геройларын белергә, аларны кадер-хөрмәт итәргә һәм тарихи форсатта алар артыннан иярергә тиеш. Әмма, Тукай әйтмешли, “Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү? Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач!”

Соңгы күтәрелеш кузгалткан милли көрәшебез аренасында һәм мәдәниятебез мәйданында калыккан һәм инде исемнәре тарихыбызга тирән уелып калырга лаеклы каһарманнарыбыз Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова бүгенгесе көндә күләгәдә кала бирәләр. Чөнки, алар мөстәкыйльлектән мәхрүм хакимият өчен – артык тынгысыз һәм куркыныч затлар, милли зыялылар өчен – буй җитмәслек калку көндәшләр. Бүген кыргый капитализм заманында көнчелек һәм хөсетлек чәчәк ата… Әлеге чирләр, дәүләтчелеген югалтып, җиңүче милләт олтаны астында изелгән һәм көннән-көн шагрен тиресе сыман җыерылган һәм бәләкәйләнгән башка милли төркемнәргә дә хастыр. Бу шундый бер аяусыз канундыр. Ләкин яһүдиләр калыктылар һәм планетабыз мөлкәтен үз кулларында тоталар, үз яшәү рәвешләрен, тәти рекламалар аша, башка халык-дәүләтләргә уңай иңдерәләр. Менә кемнән өйрәнергә иде безгә. Тик безнең акылыбыз һәр адымыбыздан соңгарак кала шул.

Без – дөрләп кабынучы сәрсән халык, 100 метрга шәп йөгерәбез, озын тарихи марафон – без күтәрерлек дистанция түгел.

Югарыда әйтелгәннәр бары – 75 ел гомер кичергән бер татар карты авазы гына,диик. Ә аның башка (олы яки яшь) замандашлары ниләр уйлый икән? Мәкалә авторының шуны беләсе килә. Шагыйрь буларак, аның колагына борынгы бабалары авазы ишетелә, күзләренә йокы керми, кыскасы, ул газап чигә…

Ий, угланнар!
Сездән ерак китсәк тә без,
Милләт рухын мәңге яшәтәсе килә.
Сездән-оныклардан, монда, ахирәттә
Яхшы хәбәр, изге дога ишетәсе килә!


Ибраһим Биектаулы,
Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы