Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Соңгы кыңгырау чыңлар чак җитте
19.05.2021

Соңгы кыңгырау чыңлар чак җитте

22 май көнне Ижауның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлаячак. 2021 елда бу көнне 2,7 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бәйрәм итәчәк.  Ә Удмуртиядә барлыгы 6764 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлаячак.

«Илебез югары уку йортларында алдагы ике ел эчендә өстәмә 45000 бюджет урыны барлыкка киләчәк. Аның 70 проценты регионнарга биреләчәк»Владимир Путин

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау традицион күңел ачуларсыз узачак. Бу хакта 18 майда журналистларга шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Гвоздкова хәбәр итте. «Гадәттә бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары М.Горький исемендәге җәйге бакчада бәйрәм итә иде, быел андый күңел ачулар булмаячак. Бәйрәм линейкасыннан соң күңел ачу өчен җыела торган башка урыннар да көч структуралары тарафыннан сакланачак. Бу көнне исерткеч эчемлекләр сату тыелачак. 21.00 сәгатьтә барлык балалар да өйдә булырга тиеш», — диде ул. Һәр мәктәптә соңгы кыңгырау үзләре сайлаган форматта үтәчәк: тантаналы линейкалар, бәйрәм концертлары булачак. Узган елдагы кебек параллель рәвештә «Минем яраткан укытучым» һәм «Үз сыйныфың турында сөйлә» дип аталган ике онлайн-проект эшләячәк.
Соңгы кыңгырауга килгән ата-аналар мәктәпләргә алдан килешенү буенча төзелгән исемлек буенча гына эләгә ала. «Без көч структуралары белән зур киңәшмә уздырдык, үткәрү режимын оештыру буенча барлык мәсьәләләр турында сөйләштек. Һәр мәктәпнең вахтасында әлеге бәйрәмгә чакырылган ата-аналар исемлеге булачак. Мәктәпләрдә Росгвардия белән берлектә саклау көчәйтеләчәк. Соңгы кыңгырау пандемия шартларында барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп узачак», — дип сөйләде Наталья Гвоздкова.

Элмира Нигъмәтҗан.