Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Соңгы кыңгырау чыңлады
26.05.2016

Соңгы кыңгырау чыңлады

Быел Удмуртия республикасының шәһәр һәм район мәктәпләрендә 6341 укучы унберенче, ә 6700 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Ә татар сыйныфларына килгәндә, Ижау шәһәренең 10, 12, 55нче мәктәпләре һәм 6нчы гимназиясенең, Юкамен районының Починки, Балезино районының Кистем, Падера мәктәпләренең тугызынчы сыйныфларыннан 47 укучы чыга. Унберенче татар сыйныфларын Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә — 20, ә Балезино районының Кистем мәктәбендә 2 укучы өлгергәнлек аттестатын алалар.
Соңгы кыңгырау бәйрәме моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Чыгарылыш укучылары арасында балаларың, якыннарың булса, ул аеруча күңел кылларын тибрәтә. Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназиядә булган тантана шундыйлардан булды. Без укыганда киеп үскән көрән төсле күлмәк өстеннән ак алъяпкычлар бәйләгән, ак тасмалы кызларны күреп, күңел тагы да нечкәреп китте. Мәктәп директоры Гөлчәчәк Әхмәтованың, укытучыларның, Ижау шәһәре һәм Ленин районы хакимиятеннән килгән кунакларның чыгышлары йөрәккә үтәрлек булды. Чыгарылыш укучылары да әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Гимназиянең быелгы чыгарылыш укучы­ларының икесе — алтын, берсе көмеш медальгә, ә 10 укучы фән нигезләрен “4” һәм “5”ле билгеләренә тәмамлыйлар. Киләчәктә аларны Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Бу зур сынауны да алар уңышлы үтәрләр, үзләре теләгән югары уку йортларына укырга керерләр һәм олы тормышта лаеклы урыннарын табарлар дип ышанабыз.

Рилия Закирова.
Фотосурәттә: 6нчы гимназия укучылары.