Сочи Олимпиадасында — татар спортчылары
Сочида кышкы Олимпия уеннарында Россия данын яклап чыгыш ясаячак спортчылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар.
Уеннарда 15 спорт төрендә 223 спортчы көч сынашачак. Алар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар. Димәк, Росссиянең спорттагы уңышларында аларның да өлеше булачак. Кемнәр соң алар?
ТАТАР СПОРТЧЫЛАРЫ
Галимов Эмиль — хоккей, үзәк һөҗүмче.
Эмиль 1992 елның 9 маенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туа. 2013 елның апрель башында Галимовны Россия хоккей җыелма командасына чакырып алалар. 2013 елда Швециядә һәм Финляндиядә узган Дөнья чемпионатында катнаша.
Гафаров Антон — чаңгыда узышу, спринт.
Антон 1987 елның 4 февралендә Ханты-Манси шәһәрендә дөньяга килә. Халыкара класслы спорт мастеры. 2008 елдан алып Россия җыелма командасының төп составы әгъзасы. 2007 елда Гафаров беренче тапкыр Дөнья кубогында чыгыш ясый, 2009 елның гыйнварында Дөнья кубогы этабында спринт буенча иң яхшы өч спортчы арасына керә.
Җиһаншин Руслан — фигуралы шуу, боз өстендә бию.
Сочида Олимпиадада ул Виктория Синицына белән парлап чыгыш ясаячак.
Руслан 1992 елның 25 сентябрендә Мәскәүдә туа. Фигуралы шуу белән 4 яшьтән үк шөгыльләнә башлый. Башта ялгызы, соңрак Валерия Зенкова белән парлаша. 2004 елның ахырыннан Виктория Синицына белән берлектә боз өстендә биюләрдә чыгыш ясый. Халыкара класслы спорт мастеры. 2008 елдан алып Росссия җыелма командалары әгъзасы.
Нәбиев Нияз — чаңгыда ике төр ярыш.
Нияз 1989 елның 31 мартында Татарстан башкаласы Казанда туа. Россия спорт мастеры. Бөтендөнья Универсиадасы җиңүчесе. 2010 елда Нияз Нәбиев Россия җыелма командасында Ванкуверда Кышкы Олимпия уеннарында катнаша.
Рәхимова Регина — фристайл, могул (чаңгылы фристайл төре, ул калкулы тау битендә чаңгы белән шуу, трамплиннан сикерүләр дигәнне аңлата).
Регина 1989 елның 22 сентябрендә Пермь өлкәсе Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. Россия җыелма командасында 2008 елдан. Парлы һәм олимпия могулында 2013 ел Дөнья чемпионы. Шул ук категорияләрдә 2011 елда икеләтә Россия чемпионы. Парлы могул буенча Европа Кубогы этабының бронза призеры. Фристайл буенча Россия хатын-кызлар командасы лидеры.
Хазетдинов Илмир — трамплиннан сикерү.
Илмир 1991 елның 28 октябрендә Башкортостан башкаласы Уфада дөньяга килә. 2013 елның Россия чемпионы. Халыкара класслы спорт мастеры. Россия җыелма командасы әгъзасы. Чаңгыда сикерү буенча Континенталь Кубок призеры. Уеннар башланганчы ук ул Сочидагы трассада шуып караган һәм шәхси рекорд та куярга өлгергән.
Хуҗин Илвир — бобслей.
1990 елның 14 июнендә Башкортостанның Нефтекама шәһәрендә туа. 2008 елдан бирле Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2014 елдан Росиянең бобслей командасы составында. Халыкара класслы спорт мастеры. Сочида Илвир дүрт кеше сыешлы бобта чыгыш ясаячак.
Яхин Эрнест — чаңгыда ике төр ярыш.
1991 елның 9 нчы гыйнварында Башкортостан башкаласы Уфада туа. Россия спорт мастеры. Командалы спринтта 2013 елда Россия чемпионы.