Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Софья Широбокова: “Татарлар үз милләтләре белән горурланып яши”
24.11.2016

Софья Широбокова: “Татарлар үз милләтләре белән горурланып яши”

1114

Кыскача белешмә
Туган елы — 1961 ел, 30 ноябрь;
Белеме — Ижау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган — агроном; Пермь авыл хуҗалыгы институты — оештыручы-икътисадчы; Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясе — “Финанс, кредит, салым сәясәте” белгечлекләре. Икътисад фәннәре кандидаты;
1984 -1995 еллар — икътисадчы, Игра районы “Чутыр” совхозында баш икътисадчы;
1995 — 1999 елларда УР Дәүләт Советының икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссия рәисе вазифасын башкаручы;
1999 елдан бирле әлеге даими комиссия рәисе, “Бердәм Россия» депутат фракциясе әгъзасы;
УР атказанган икътисадчысы, Игра районының почетлы гражданины.

Тапкыр, төпле фикерле, тәҗрибәле җитәкче, гаиләдә сабыр, зирәк, нечкә күңелле хатын-кыз, балаларына үрнәк ана, оныкларының яраткан әбисе Софья Эльфат кызы Широбокова белән якыннан очрашып аралашу минем өчен зур мәртәбә булды. 55 яше тулганда хезмәт кенәгәсендә нибары ике эш урыны булган җитәкче ул! Дәүләт Советының биш чакырылыш депутаты булу — хезмәт иткән халкына тугрылык билгесе.
Софья ханымны һәммә-без зәңгәр экраннардан еш күреп, аның эш адымнары белән хәбәрдар без. 5 ел элек — 2011 елда — “Яңарыш” редакциясе кунакханәсендә аның белән якыннан танышу, аралашу бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Аның әтисе татар, шуңа да татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен кечкенәдән үз итеп үскән. Ул үзенең генә түгел, балаларының да ата-бабалары нәсел агачын өйрәнүе, бу юнәлештә эзләнүләре, әмма репрессия җилләренең тарих эзләрен чуалтуы турында сөйләп үткән иде. Репрессия корбаннары булган туганнарының аянычлы язмышларын тетрәнеп тыңлаган идек ул чакны.
Бүгенге көндә нинди уйлар белән янып яши җитәкче? 55 яшен нинди кәеф, хисләр белән каршы ала? Әңгәмәбез шул хакта.
— Софья ханым, соңгы биш елда тормышыгызда нинди әһәмиятле вакыйгалар булды?
— Аерым вакыт эчендә нәрсә­ләргә ирештем, дип, эшләремә билге куеп хисап тотканым юк. Бу сорауга җавап та бирәлмәм төсле. Миңа барысы да әһәмиятле, һәр узган көнем, сәгатем…
— Ижау автозаводының, шә­һә­ребездәге корал җитеш­терү заводлары Удмуртия бюджетына ярдәм итәме? Соңгы вакытта Россия биатлончылары да Германия винтовкалары белән түгел, Удмуртиядә җитештерелгән ату кораллары белән ярышачак дип сөйлиләр.
— Әлбәттә, бюджетның күп­челек өлешен заводлар­дан­ җыелган салымнар тулыландыра. Ә Россиянең соңгы 2-3 ел эчендә чит ил җитештергән товарларга түгел, үзебезнең продукциягә өстенлек бирүе сөенечле күренеш. Бу үсешне санкцияләргә генә бәйләп карау дөрес булмас. Кайчандыр мондый уңай үзгәреш булырга тиеш иде. Кишер, сарымсак кебек үз бакчабызда үсә торган яшелчәләрне дә чит илнекен сатып ала идек. Хәзер үз продукцияләребезне җитештерү турында күбрәк уйлыйбыз. Без бакчабызда үзебез җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланабыз. Тавыклар һәм мускус үрдәкләре асрыйбыз. Балаларымның бакчада йорт төзеп, теплица куюлары, җир эшкәртеп, яшелчә-җимеш үстерүләре мине бик сөендерә. Оныкларым кечкенәдән җир эшен күреп, булышып үсәчәк.
— Сез: “Нәсел агачымны өй­рәнәм, архивлардан документлар соратып, хатлар юлладым”, — дигән идегез. Нәтиҗәле булдымы?
— Казан архивларында әле бу эш тулысынча тәмамланмады. Ә әтиемнең туган ягыннан — Әгерҗе районыннан җаваплар килде. Кайбер документлар каршылыклы. Үз вакытында — әти-әнием исән чагында алардан үз нәселем турында күбрәк кызыксынасы, сөйләтәсе, өйрәнәсе калган, әлбәттә.
Шулай да бер тапкыр парламентара хезмәттәшлек буенча Казан шәһәренә баргач, әтиемнең абыйсының фо­то­сурәтенә тап булдым. Ул Татарстан ССР Советларының Беренче Оештыру корылтае делегаты булган икән. 1920 ел бу. Мин аның турында әтием сөйләве буенча гына беләм. Гаилә альбомында фотосурәтләре шактый. Җәмгыять эшләрендә актив, оеш­тырып йөрүчеләрдән булган.
— Димәк, җитәкчелек итү сәләте сезгә әтиегез ягыннан килә?
— Бәлки шулайдыр да, кем белгән инде. Әтием нәселенең язмышы гади генә булмаган. Башта әтиемнең әти-әниләрен күченеп китәргә мәҗбүр итәләр. Ә күп кенә туганнарын атып үтерәләр. Бай булалар алар. Һәм аның өчен гомерләре белән түлиләр.
— Сез ничек уйлыйсыз: бүгенге көндә милли үзаң ни дәрәҗәдә?
— Бүгенге көндә милләтләргә игътибар көчәйде. Яшь буын үз милләтенә ныграк якынайды төсле. Элегрәк алар үзләрен рус милләтеннән итеп күрсәтүне заманчарак итеп санап, үз милләтен яшерә иде сыман. Удмурт халкын күздә тотып әйтүем. Соңгы вакытта аларда да милли үзаң көчәйде. Моңа Бураново әбиләренең дә ярдәме тигәндер. Удмурт милләтен ил күләмендә генә түгел, дөнья киңлегендә танытты алар. Ә милләтен яшерү, гомумән, татар халкына хас түгел. Татарлар гомер-гомергә үз милләтләре белән горурланып яши.
Безнең Дәүләт Советына килгәндә, биредә эшләүчеләрнең телләрне белүе хуплана. Чөнки бирегә килгән башка милләттән булган өлкән буын рус телен начар белергә мөмкин. Ә әңгәмәдәшеңнең телендә аралаша алу — ул сиңа ышанычны арттыра һәм араны якынайта.
Татар милләтенең гореф-гадәтләре, башка милләтләрнеке белән чагыштырганда, миңа якынрак икәненә кат-кат инандым. Әйтик, кешене соңгы юлга озату йолалары. Мәет янында кычкырып елау тыела, якын кешеңне җирләгәч, хәмер эчү юк. Зиратка барып, якты дөньядан киткән якыннарны аракы эчеп искә алуны аңлый алмыйм. Кайберәүләр эчә-эчә шул кадәр “искә” алалар, хәтта зираттан кайта алмыйча яталар.
Милли бәйрәмнәргә килгәндә, алар күпчелек охшаш. Әйтик Сабантуй, Гербер, Семык. Респуб­ликабызда һәр милли бәйрәмгә башка милләтләрне кунакка чакыру, бер-береңнең бәйрәмендә җыр-биюләр белән чыгыш ясау бик матур күренеш. Бу — безнең дус, бердәм яшә­вебез билгесе.
Мин Удмуртия телеканалларыннан милли тапшыруларны карарга яратам. Дини бәйрәмдә дин әһелләренең вәгазь сөйләүләре һәм халыкны котлавы белән бергә җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итеп рәхмәт сүзләрен җиткерүләре сок­ландыра.
— Сезгә Удмуртиядә яшәүче татар халкының күп кенә чараларында катнашырга, милли хәрәкәтнең тоткан юнәлешен күзәтеп торырга туры килә. Татар халкы зуррак уңышларга ирешсен, үссен өчен тагын нинди эш-гамәлләр башкарырга киңәш итәр идегез?
— Афәрин, дияр идем. Милли оешмалар матди кыенлыкларга карамыйча, искиткеч матур чаралар оештыралар. Талантларны барлыйлар. Аларның булуы, даими эшләве — татар халкы өчен зур бәхет. Татар халкының дәрт белән янып яшәүләрен, респуб­ликада оештырылган барлык чараларда катнашуларын телим.
Гомумән, һәр яуланган уңыш, ул синең, минем кечкенә уңышлардан тора. Үзеннән-үзе бернәрсә дә эшләнми.
Финанс теле белән дә түбән­дәгеләрне әйтәсем килә. Акча да һавадан яумый. Әгәр без үз яшә-гән урамыбызда агач утыртмасак, йорт төземәсәк, яки төзелгән йортны төзекләндермәсәк, тирә-юнь үзеннән-үзе матурланмый. Үзебез яшәгән урамыбызда, һәрберебез үзебездән өлеш кертеп, юлны төзекләндермәсәк, кайчандыр кемдер килеп эшләр дип, бик озак көтәргә туры киләчәк. Элек бабаларыбыз беркемнән дә көтмәгән, бакча артындагы елгага үзе басма салган, басма гына аз тоелса, күршеләре белән бергәләп күпер төзегән, үзләре суын эчкән чишмәгә улак куйган.
Хәзер үз вакытында авырлыкларны күбрәк кичергән ата-ана балаларын гади генә сынаулардан да саклый, аларга юлны үзләре ярырга тырыша. Шуңа күрә күп кенә яшьләр бер җирдә дә эшләмичә, әзерне көтеп ята. Диванга ятып, телевизор карыйлар да, көнбатышта шәп яшиләр, бездә начар”, — диләр. Иң башта үз-үзеңә карарга, син дә Россиянең, Удмуртиянең өлеше икәнен аңларга, мин үзем нәрсә эшләдем, дигән сорауны бирергә кирәктер.
Үзем эшләгән районнарда мин бик күп инициативалы кешеләрне очратам. “Материал белән ярдәм итмәссез микән, без өй каршында балаларга уйнау өчен мәйданчык төзер идек”, — дигән кешеләргә сокланам. Әзерне генә көтеп ятмаган, үзеннән ниндидер өлеш кертергә әзер булган кешеләр белән очрашу үзе рәхәт.
— Сез эшләгән төбәк дигәннән, Якшур-Бодья, Игра районында яшәүче милләт­тәш­ләребезгә “Яңарыш”ка язылырга булышканыгыз өчен зур
рәхмәт сезгә. Безнең өчен биредә яшәүче милләттәш­ләребез белән бәй­ләнеш бул­дырылу, аларның татар дөнья­сы белән танышып баруы бик мөһим. Сез газета укучыларыбызга нинди теләк һәм фи­керләрегезне җиткерер идегез?
— Һәр туган көнгә шатланып, якыннарын кадерләп, сәламәт булганнары өчен рәхмәтле булып яшәсеннәр. Гаиләләре артып, тулыланып, сабый балалар туып торсын. Минем үземнең өч оныгым бар. Әмма күбрәк булуын телим. Балалар туу — үзе зур бәхет.
Абыемны, әниемне бик иртә югалттым. Әтием дә якты дөньядан киткәч, ел буе һушыма килә алмыйча йөрдем. “Нигә мин генә бик иртә иң якын кешеләрсез калдым икән?” — дип еладым. Шул вакытта икетуган абыем: “Башка безнең янда мондый сүзләр әйтәсе булма, без синең туган түгелмени?” — диде. Дөрестән дә, туганнарым миңа һәрвакыт терәк. Алар мине юк-бар белән борчымый, һәрвакыт хәлемне белеп торалар. Гади һәм җиңел булмаган хезмәтемдә туганнарымның аңлаучан һәм терәк булулары миңа көч бирә.
— Сез бүгенге көндә иң һөнә­ри, чын мәгънәдә, тәҗрибәле депутат. Шушы дәрәҗәгә ире­шү өчен нәрсәләр ярдәм итте? Уңышларыгызның нигезендә нәрсә ята?
— Әлбәттә, бу минем генә уңышлар түгел. Шушы күп еллар эчендә республика җитәкчеләр командасына, Александр Волковка, Александр Соловьевка зур рәхмәтле мин. Минем укытучыларым Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, УР Финанс министры Владимир Бельтюков, Равил Кәримов, Валерий Богатырев булдылар. Төгәл саннарны, законнарны белү ул бит нинди дә булса җыр ятлау түгел. Аны ятлап булмый. Барсын да аңларга, нечкәлекләренә төшенергә, өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә гомерем буена укырга, гыйлем туп­ларга туры килә.
Мин һәрвакыт бюджет гадел булсын, халык өчен булсын өчен, куелган максатлар кәгазьдә генә калмасын өчен, беркайчан да буш вәгъдәләр бирмәскә тырышам. Максатым — әйткән сүземдә калу, сайлаучыларыма тугрылык­лы булу. Кайчакта мине якыннарым: “Нигә бөтен чакырылган чараларга да барасың, ярдәм итәсең?” — дип әрлиләр. Башкача булдыра алмыйм, мөгаен, шулай күнегелгәндер. “Депутат — халык хезмәтчесе”, — дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Бу — минем өчен буш сүзләр түгел, ә тормыш девизы.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне юбилеегыз белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, катлаулы һәм үтә җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Әңгәмәне Элмира Нигъмәтҗан алып барды.