Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сорау бар — җавап юк
25.05.2017

Сорау бар — җавап юк

Ижау шәһәренең Ленин районындагы Короткая урамында яшәүчеләр берничә ел законсыз чүплек проблемасы белән көрәштеләр. Уртак көч белән, ниһаять, бу проблема чишелеш тапкан иде. Ел буе чүп түгү машинасы иртән чүпне алып китә башлады. Хәзер кабат чүплек тавы барлыкка килде. Юкса, халык чүп түгү чыгымнарына акча да түли. Шунысы кызык: бер урамда урнашсалар да, берничә йорт бер идарә компаниясенә, икенчеләре икенчегә карый. “Горсервис” идарә компаниясенә караган йортларда чүп түгү чыгымнары квитанциядә күрсәтелмәгән һәм алар өчен чүп түгү савыты да урамда куелмаган. Халык ул чүпне кая ташларга тиеш? Әлбәттә, кайда чүп савыты бар — шунда. Мульдаларны куйган идарә компаниясе җитешә алмагангамы, чүпләр кабат җыела башлады. (Алар бер генә йортка хезмәт күрсәтергә тиеш, ә чүпне бар урам ташлый).
Мин үзебезнең йортның гына совет рәисе. Шулай булуга карамастан, Короткая урамында яшәүчеләр урамга кагылышлы проблемаларны чишүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Урам өчен җаваплы кеше булмасам да, аларның борчылуларына битараф кала алмыйча, проблеманы чишәргә тырышып, идарә компаниясенә шалтыраттым. Балалар мәйданчыгында өмә ясагач, җыелган чүпне түгәргә машина һәм мәйданчыкны уратып алган тәгәрмәчләрне буяу өчен буяулар, чүп түгү өчен савытлар куюны, аны түгүне оеш­тыруны сорадым. (Балалар мәйданчыгын әти-әниләр һәрвакыт тәртиптә тоталар. Форсаттан файдаланып, аларга Короткая урамында яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәсе килә). Телефонны алдылар, хәл ителү белән җавап бирергә вәгъдә бирделәр. Ләкин үзем көн саен шалтыратып, белешеп торсам да, сорауга ачык итеп җавап бирүче булмады. Вәгъдә-вәгъдә булып калды. Өч көннән “Горсервис” компаниясенең бездән баш тартуы һәм икенче идарәгә тапшырылуы ачыкланды. Шунысы кызык: безнең йортта яшәүчеләрдән ел буена урам себерүчегә хезмәт хакы түләү өчен акча алынуын да белдек. Ләкин урам себерүчегә хезмәт хакы түләнмәгән. Интернет аша безнең йортта яшәүчеләргә бу чыгымнарны кайтаруны сорап хат яздым. Ләкин җавап булырмы — юкмы, билгесез. “Яңарыш” газетасына бу гаделсезлек турында язарга булдым. Бәлки газета аша бу идарә компанияләре җавап бирерләр.

Ализә Хурамшина, Ижау шәһәре.