Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сораулар күп. Барсына да кул җитәрме?
26.02.2014

Сораулар күп. Барсына да кул җитәрме?

Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге оешканга быел 25 ел тулачак. Февраль аенда һәр елны Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең Пленумын уздыру матур бер традициягә әверелде. Быел Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан — 22 февральдә “Халыклар Дуслыгы йорты”нда ХХVI Пленум узды.
Бирегә рес­публи­каның 14 шәһәр һәм районыннан, шул исәптән Ижау шәһәреннән дә, делегатлар, Милли сәясәт министрлыгы белгече Айрат Гайнетдинов, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире, язучы Факил Сафин һәм аның хезмәттәше Әлфия Ситдыйкова килгән иде. Эшлек­ле сөйләшүләр башланганчы, Ижау шәһәрендә иҗат итүче “Асылъяр”, “Бә­хет”, “Шатлык”, “Гүзәл” ансамбльләре килгән кунакларга үзләренең музыкаль сәламнәрен җит­кер­деләр. Иҗтимагый үзәк президенты Фнүн Мирзаянов Удмуртиядә мәдәни потенциалныңбай булуын, аларның барысы да Сабантуйларда, милли бәй­рәмнәрдә чыгыш ясауларын билгеләп үтте. Агымдагы елда Мә­дәният елы кысаларында “Очрашу” радиотапшыруына, Татар иҗтимагый үзәге оешканга 25 ел тулуга ба­гышланган чаралар уздырылачагын хәбәр итеп, “Бер кеше сугыш кырында сугышчы була алмый дисәләр дә, журналист Хәмидә Гайфуллина инде 20 елдан артык берүзе радиотапшырулар эшли, ул гына да тү­гел, “Азатлык” радиосы аша Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышы белән бөтен дөньяны таныштыра. Ул узган елда 59 радиосюжет әзерләгән. Аңа зур рәхмәт”, — диде. Шулай ук “Яңарыш” газетасының милләттәшләребез арасында көтеп алынган милли басма булуын, соңгы елда төсле булып чыгуын әйтеп узды.
Узган ел төзелгән Укытучылар ассоцияциясенең уңышлы гына эшләвен, педагогия көллиятендә татар теле белгечләре әзерләү юнәлешендә эш алып барылуын искәртте. “Узган ел ахырында “Яңарыш” га­зетасы журналистлары белән берлектә Ижау шәһәре Ленин районындагы татар сыйныфлары булган мәктәпләргә барып, җитәкчеләр белән очрашулар уздырып кайттык. Шул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә, татар сыйныфын ачу өчен, 12нче мәктәптә бер сыйныфны компьютерлаштыру өстендә эш алып барабыз. 2нче сәнгать мәктәбендә татар төркеме эшли башлады. “Халыклар Дуслыгы йор­ты”нда татар телен өйрәнү курсларына төрле яшьтәге 60ка якын кеше йөри”, — дип, мәгарифкә кагылышлы эшләре белән дә таныштырды Фнүн Гавас улы.

Татар иҗтимагый үзәгенең Шәрәфле президенты Мәсгуд Гаратуев милли хәрәкәтнең киләчәге яшьләр кулында булуына басым ясады. “Яшьләрнең үз клублары булырга тиеш. Ул матур, әллә каян күренеп торучы бина булсын. Моңа ирешү өчен төрле юлларны кулланырга кирәк. “Спартак” халык иҗаты йортының исемен алыштырып, татарлар өчен милли-мәдәни үзәк итәргә иде”, — дигән теләкләрен җиткерде.
Бриллиант Абдрахма­нова үзе җитәкләгән 107нче “Энҗе” балалар бакчасының уңышлары турында сөйләгәннән соң, бакчаны тәмамлаган балаларның татар сыйныфларына бармыйча, рус мохитендә югалып калуларына борчылуын белдерде. Балалар бакчалары җәйге ялга туктаган чорда әзерлек төркемендәге балалар өчен җәйге ял лагере оештырырга, тәрбиячеләргә бюджет хисабыннан 15% күләмендәге өстәмә түләүне кайтаруны сорап, иҗтимагый үзәк исеменнән тиешле органнарга хат язарга кирәк дигән тәкъдимнәрен ясады.
Яр Чаллыдан килгән кунаклар Удмуртия татарларының шушындый җыенында катнашуларына чиксез шат булуларын белдерделәр. Факил Сафин “Көмеш кыңгырау” газетасының балалар өчен иҗат мәйданы булуын ассызыклап, әлеге газетага язылырга өндәде. Әлфия Ситдыйкова мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылар өчен “Бәләкәч” программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә чыккан 10 китаптан торган тупланманы тәкъдим итте. Дөрестән дә, бер үк шигырьләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе, матур рәсемнәр белән бизәлүе, фикерләү сәләтен үстерү өчен уеннар, башваткычлар белән бае­тылуы әлеге китапларны балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда куллану өчен алыштыргысыз әсбап итә.
Балезинодан килгән Светлана Казбековна мәдәниятне үстерүгә бернинди ярдәм булмавына зарланды. Узган ел ансамбльләренең таралырга җиткән гармун белән Казанда үткән фестивальдә Удмуртия данын яклап чыгыш ясаулары, музыка уен коралларының, сәхнә костюмнарының юклыгы турында ачынып сөйләде. Фнүн Гавас улы бу мәсьәләдә ярдәм итәргә ышандырды.
Делегатлар арасында Глазов шәһәреннән Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Фәнил Арсланов, Сарапул районы депутаты Фелүн Шәйхалисламов, эшмәкәр Зөлфәт Арсланов кебек яңа кешеләрне күрү шатландырды. Алнаш районыннан Фәргать Фатыйхов, Кизнердан Нурия һәм Налия ханымнар да милли хәрәкәттә яңа кешеләр булулары, бирегә зур өметләр баглап килүләре, үз төбәкләрендә телебезне, мәдәни байлыкларыбызны саклап калу өчен тырышып эшләргә теләкләре барлыгын белдерделәр. Тик аларга бу эштә остазлар, юл күрсәтүчеләр кирәк. Район-шәһәрләрдә үз казаннарында гына кайнаган милләттәшләребезнең биредә моң-зарларын түгүләре дә урынлыдыр. Алар төрле җирләрдә яшәсәләр дә, проблема бер төрле үк: нәрсәгә генә алынма, акча кирәк. Әлбәттә, иҗтимагый үзәк акча өләшүче түгел. Ләкин ул һәр оешмага акча табу юлларын күрсәтә ала. Узган ел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни оешмаларга проектлар язып, грант отарга мөмкинлек тудырды. Бу конкурс агымдагы елда да игълан ителәчәк. Иҗтимагый үзәк үз канаты астындагы оешмалар өчен проект язарга өйрәтү семинары оештырса, бик урынлы булыр иде.
Пленумда “Спартак” халык иҗаты йорты турында да сүз барды. Элек-электән ул татарларның очрашу, танышу, кавышу урыны булган. Эчке кыяфәте начар булса да, хәзер дә дистәгә якын ансамбльләрне үз канаты астына җыеп тора. Ләкин аның язмышы да бүген икеле. Җылы мәдәни учагыбыз булуын теләсәк, Пленум карары буларак, аны яклап, төзекләндерүне сорап, тиешле урыннарга мөрәҗәгать итү дә комачауламас. Шулай ук респуб­ликабызда татар телендә чыгучы теле-радиотапшыруларның вакытларын киметүгә юл куймаска дигән тәкъдимнәр дә карарларга өстәлде.
Бер караганда, бар да яхшы кебек. Милли хәрәкәткә яңа кешеләр өстәлү, кайбер өлкәләрдә бераз алга китеш киләчәккә өмет уята. Тик фикер алышулар вакытында мәгариф өлкәсендәге проблемаларның читтә калуы аңлашылып бетмәде.

Рәмзия Габбасова.